Рөстәм Миңнеханов «ШАЯН ТВ»да: «Без кечкенә вакытта президент булу хыялы юк иде»
2018 елның 12 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тантаналы шартларда татар телендә тәүлек әйләнәсе эшли торган беренче балалар телеканалын эшләтеп җибәрде. Ике елдан соң ул янә балалар янына кунакка килде.
«Сез зур хезмәт куясыз. Бу уен гына түгел, бу — профессиональ зур эш. Сезнең эшегез халык, милләт, балалар һәм олылар өчен бик кирәкле. Мондый юнәлештә эшләү бик дөрес. Без ярдәм итүче генә. Оештыручы кешеләр фикерләрен белдерде, без хупладык. Әлбәттә, киләчәктә тагын яңа формалар, юлларны табып эшләргә кирәк. Хәзер туктарга ярамый. Сез булдырдыгыз, баскычның 30-40 процентына күтәрелдегез. Сезгә әле күтәрелергә дә күтәрелергә, аннан соң без сезгә тагын да зуррак баскыч ясап куярбыз», — ди Рөстәм Миңнеханов балаларга.
Балалар «Шаян ТВ»ның уңышлары белән уртаклашты. «Шаян ТВ»ны көн саен миллионнан артык тамашачы карый, ә гомуми аудитория — 15 миллион кеше. Сайт аша каналны бөтен дөнья татарлары карый ала. Алар социаль челтәрләрдә дә эшне алып бара, Инстаграм аккаунтында 20 меңгә якын язылучы бар. Җиде меңгә якын мультфильм һәм фильм татар теленә тәрҗемә ителгән.
Сез кечкенә чагыгызда әкиятләр ярата идегезме? Кайсы исегездә калды?
Без кечкенә вакытта мондый шартлар, мөмкинлекләр, әкиятләрне шулай матур итеп күрсәтү юк иде. Безнең Габдулла Тукай һәм Пушкин иде. Мультфильмнардан «Ну, погоди» һәм «Карлсон». Без аларны яратып укый, тыңлый идек, ә бүген бөтенләй икенче шартлар.
Сез — Z буыны. Хәтта Илшат Әминов сез эшләгән эш турында: «Мин моны аңлый алмыйм», — ди. Шуңа күрә безгә сез кирәк. Сез бүгенге көндә балаларга нәрсә кирәк икәнен беләсез, ә мин аны белмим. Без белгәнчә эшләсәң, аны беркем карамый. Телебезне, гореф-гадәтләрне сакларга, шул ук вакытта үзебезне бүгенге тормышта күрсәтергә тиешбез. Без сезгә зур өметләр баглыйбыз. ТикТокта булырга һәм башкаларның кирәклеген әйттегез, без ул мәсьәләдә ярдәм итәрбез.
Сезгә беренче чиратта дөньяны түгел, ә Татарстан, Башкортстан, татарлар яшәгән төбәкләрне Үзбәкстан, Казахстан, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм башка өлкәләрне капларга кирәк. Ул читтә торган татарлар белән аралашу ысулы, баласы карагач, аны бит ата-анасы да карый. Шул эшне көчәйтергә кирәк. Сезгә Европадагы өч кеше түгел, ә Татарстанда, Башкортстанда, Себердә күп караулар кирәк. Сезнең программалар бик кызыклы. Аларны тагын да киңәйтергә кирәк. Беренче чиратта татарча белүче генә түгел, ә татарчаны белмәгән балаларны җәлеп итәргә кирәк. Анда барысын да сүз белән генә түгел, башкача да күрсәтергә була. Шул вакытта ниндидер татарча сүзләр, җөмләләр истә калачак. Мин сезгә киңәш итеп кенә карыйм, сез барыбер яхшырак беләсез.
Рөстәм абый, сез безнең әти-әниләр кебек үзегезнең улыгызга гаджетларда күп утыруны тыясызмы? Күпме уйнарга рөхсәт итәсез?
Тыярсың сезне (көлә). Шөгыль кирәк, үзенә шөгыль таба алмаган бала гаджетта уйный. Менә сезнең гаджетта уйнарга бик вакытыгыз калмый. Сезгә әзерләнергә, өйрәнергә, спорт, җыр белән шөгыльләнергә кирәк. Гаджет — ул буш вакытны үтерү. Мин дә самолетта очканда, мәсәлән, кәгазьләрем беткәч, карап алам. Эш вакытында гаджет карарга вакытым юк. Буш вакытым була, нидер эшли алмыйм икән, карый алам. Эш гаджетны баладан тартып алып яшереп куюда түгел. Балаларга башка шөгыль табарга кирәк. Бераз спорт белән шөгыльләнеп, арып кайтсын ул. Гаджетлар белән артык утыру өчен вакыты булмасын, стимул булырга тиеш.
Бүгенге дөньяда гаджетны кулланырга кирәк, тик ул файдалы булырга тиеш. Анда бик күп кызыклы һәм кирәкле мәгълүмат, ә кирәкмәгән әйбер аннан да күп. Нәрсә өчен сез ул гаджетта утырасыз? Сезне нәрсәдер кызыксындыра, эзлисез, ул эшегез өчен кирәк. Бу очракта гаджет файдалы. Икенчесе — сез үзегезне кая куярга белмисез. Сезгә күбрәк аралашырга кирәк, сез бер-берегезгә гел нәрсәдер язасыз. Күрешегез, сөйләшегез, бергә уйнагыз. Гаджетлар булырга тиеш, тик алар файдалы булсын. Миндә бар ул. Берсе кесәдә, берсе сакчыларда — бөтен җирдә. Мин эш буенча кирәк булганда гына кулланырга тырышам. Буш вакыт булганда сезнең кебек бераз югалып китәбез.
Минем әти-әнием дә шундый фикердә.
Шулай инде, без бер фикердә.
Рөстәм абый, Сез балык тотарга яратасыз, әгәр Сез алтын балык тотсагыз, нинди теләк теләр идегез?
Балык тотарга минем түземлегем җитми. Балык тоту — һавага чыгу, үземнең малай белән бергә булу өчен сәбәп. Мин шундый гына балыкчы.
Алтын балык тотып теләкләрне хәл итеп булмый, без аны тотып карадык инде. Һәр әйберне дә үзеңнең тырышлыгың белән булдырырга кирәк. Ниндидер алтын балык, казино, лотереядагы отышка ышанырга ярамый. Ул юк әйбер, әкият. Сез алдыгызга режиссер яки оператор булу хыялын куясыз. Бу яшьтән үзегезнең киләчәгегез өчен нигез саласыз. Алтын балык ул — сезнең тырышлык, булдыру, укытучыларыгыз. Үз көчегезгә ышаныгыз. Сез нәрсәдә дә булса иптәшләрегездән көчлерәк булырга тиеш. Ул «конкурентоспособность» дип атала. Иртәрәк торырга, вакытында йокларга ятарга кирәк, ниндидер кызыксыну булырга тиеш, — дип сөйли Рөстәм Миңнеханов.
Балалар аның үзләре өчен үрнәк булуын, алтын балык тотсалар, үзләренең дә президент булу теләген әйтергә теләүләрен сөйлиләр. Шул уңайдан «Мин президент булсам» дип исемләнгән флешмоб та ясаганнар. Балалар «Әгәр мин президент булсам…» җөмләсен дәвам итәләр. Менә аларның җаваплары:
«Эшемне мәктәптә уку-укыту процессына үзгәрешләр кертүдән башлар идем. Беренчедән, биш көнлек уку атнасын кертер идем».
«Рөстәм абый кебек яхшы булыр идем. Матур парклар төзер идем».
«Кешеләргә шоколад таратыр идем».
«Бөтен җиргә асфальт җәяр идем».
«Балаларга күп итеп ашарга ярый торган кәнфит һәм туңдырма заводын төзер идем. „Мерседес“та гына йөрер идем»
«Татарстанны һәм татарларны бөтен дөнья белсен өчен барлык көчемне куеп эшләр идем, чит илләрдә балалар өчен "Шаян Тв" каналын ачар идем».
Күргәнегезчә, президент булырга хыялланган балалар шактый күп.
Бик әйбәт. Һәркем кемдер булырга хыялланырга тиеш. Хыялы булмаган кешенең киләчәге юк, гел ниндидер хыял белән яшәргә кирәк. Без кечкенә вакытта космонавт, хәрби кеше булу бик дәрәҗәле иде. Кемдер милиционер, доктор булырга тырышты. Президент булу хыялы ул вакытта юк иде. Әлбәттә, алтын балык тотып кына президент булып булмый. Шуңа күрә сез һөнәри, тырыш кеше булырга тиеш. Ул очракта һәммәгезнең дә президент булу мөмкинлеге бар. Әлбәттә, президент эше бик җаваплы, ул шушы җирлектәге халык өчен җавап бирә. Андый фикерегез булу бик әйбәт. Ул фикерне тормышка ашыру өчен бөтен шартлар бар. Безнең чорда андый мөмкинлекләр юк иде. Без үзебезгә шөгыль эзләдек. Шәһәрләр өчен ул булгандыр, ә безнең күбебез авылда үсте. Карап торам: сез инде үзегезне профессиональ хезмәт итүче кеше кебек тотасыз. Мин безнең республиканың киләчәге өчен шатланам: безнең көчле президент, министрлар булачак.
Җаваплы урыннарда эшләү өчен кечкенәдән нинди сыйфатларга ия булырга кирәк?
Беренчедән, тырыш булырга кирәк. Син сәләтле, уңган булырга мөмкин, тик ялкау булсаң, ул сәләтләрең беркая илтә алмый. Бөтен кеше бертөрле була алмый. Үзеңнең көчле якларыңны табып, аны тагын да күтәрергә кирәк. Шул очракта сиңа җаваплы эшне тапшыралар. Сиңа эшне сорап алырга кирәкми. «Син шул эшне әйбәт эшлисең, шул йөкне үз өстеңә алып эшләсәң әйбәт булыр иде», — дип үзеңне чакыралар. Мин сездә андый сәләтләрнең булуын күрәм. Ялкауланмасагыз, бозылмасагыз, һавада очып йөрмәсәгез, президент, министр була аласыз. Җирдә йөрергә кирәк, халыктан аерылырга ярамый. Әти-әнине тыңларга кирәк, алар беркайчан начар киңәш бирми. Олыларны хөрмәт итеп, кечеләргә ярдәмле булсагыз, безнең милләтнең гореф-гадәтләрен, тәртибен киләсе буыннарга тапшыра алачаксыз.
Рөстәм абый, безнең каналга инде ике ел булды. Безгә нинди теләкләрегез бар?
Сез әле зур эшнең башында гына. Руслар әйтмешли, «старт очень хороший». Эшне матур итеп башлап җибәрдегез. Әле сезгә үсәргә дә үсәргә. Сез үзегез өчен киләчәкне үзегез үстерергә тиеш. Сезгә тагын яңа шөгыльләр кирәк. Мәсәлән, «Сәләт» юнәлеше бар. Без балалар бакчасына йөргән балаларның башына фикер кертеп калдыра алабыз, сезнең эшегез бик җаваплы. Алар бу юнәлештә киләчәктә дә үсәргә тырышачаклар. Эшли торган эшегез халкыбыз өчен бик кирәк. Яңа юнәлешләр тагын да күп булсын. Безнең тарафтан хәер-фатыйха, без хуплыйбыз. Сезнең белән эшләгән белгечләр төркеменә бик зур рәхмәт. Ике елда зур үсеш булды, зур профессиональ коллектив тупланды.
Әңгәмәбез өчен зур рәхмәт. Киләчәктә без сезнең ышанычны акларга тырышырбыз.
Мин бер дә шикләнмим, сез инде бүген үк акладыгыз. Киләчәгегез уңай, файдалы булыр. Әти-әниегез, туганнарыгызны шатландырып, республиканы күтәрегез. Без матур республикада яшәргә хыялланабыз, аның өчен һәрберебез ниндидер көч куярга тиеш. Анда уку йортлары, яшәү шартлары яхшы булырга тиеш. Сез республиканың бүгенгесенә һәм киләчәгенә зур өлеш кертәсез. Сезгә зур рәхмәт. Без сезнең белән горурланабыз!
Рәхмәт Сезгә!