Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Миңнеханов муниципалитет башлыкларына: «Эшләгән саен эш кимеми, арта гына»

Бүген Казанда «Татарстан муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясенең XVI съезды узды. Үзара салым акчасын кушып, шактый гына эшләр эшләнсә дә, чиста су, юллар, кадрлар проблемасы көн кадагыннан төшми. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр алдында яңа бурычлар куйды.

news_top_970_100
Рөстәм Миңнеханов муниципалитет башлыкларына: «Эшләгән саен эш кимеми, арта гына»
Владимир Васильев

«Без районда эшләгәндә, бу программаларның чиреге түгел, ун проценты да юк иде», — ди Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Үзе дә гаҗәпләнгән төслерәк итеп: «Эшләгән саен эш һаман килеп чыгып тора», — ди. Шулай шул, яхшыга тиз ияләнәсең, безнең халык та хәзер тигезне, чистаны, җылыны, рәхәтне генә ярата хәзер. Чокыр-чакыр, пычрак, суыкларны хәтереннән сызып ташламакчы. Ә бер яхшыга күнексәң, җиң сызганып эшләргә кирәк дигән сүз.

«Хакимият халыкка якын булганда нәтиҗәле»

2021 елгы эшчәнлек турында Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин хисап тотты. Ул Россиядә Ачык хакимият системасын үзгәртеп коруга бәйле рәвештә, җирле үзидарәнең гомуми принциплары турында закон проекты кертелгәнен әйтте. «Бу документта илдә җирле үзидарәнең бер дәрәҗәле системасын кертү күздә тотыла, ягъни авыл җирлекләрен бетереп, шәһәр һәм муниципаль округларын булдыру», — диде.

Әгъзам Гобәйдуллин әйтүенчә, реформа халыктан ерагайтырга тиеш түгел, законга үзгәрешләр кертелгән очракта, халык өчен хакимиятнең үтемле булу чараларын кайгыртасы булыр, ди ул. «Хакимият халыкка якын булганда нәтиҗәле. Безгә, Дәүләт Думасы, Дәүләт Советы депутатлары белән берлектә, халыкның территорияләр белән идарәсендә катнашу формаларын уйларга кирәк», — диде.

Әгъзам Гобәйдуллин съезд алдыннан шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашулар узганын әйтте. Аның сүзләренчә, төп проблема булып, авыл җирлегендә сыйфатлы су белән тәэмин итү тора.

— Ун ел эчендә алмаштырылырга тиешле челтәрләр 800 км га арткан. Таушалу сәбәпле, суүткәргеч челтәрләрнең 32 проценты алмаштыруга мохтаҗ. Су белән тәэминат проблемалары халыкны эчәргә яраклы су белән тәэмин итү буенча республика программасы ярдәмендә хәл ителә, аның нигезендә ел саен 650 млн сумлык эшләр башкарыла. 2010 елдан алып 2,7 мең км суүткәргеч челтәрләр төзелгән һәм төзекләндерелгән. Бу мәсьәлә буенча республика Президентының Хөкүмәткә йөкләмәсе булуын исәпкә алып, бу сорау чишелер дип уйлыйбыз, — диде.

Ассоциация рәисе әйтүенчә, әле һәркайда да эш тиешенчә оештырылмаган. Су белән тәэминат чыганакларының шактый өлеше кадастр учетына куелмаган, су белән тәэминат объектларының күп өлеше авыл җирлекләрендә мөстәкыйль карала. Бу объектларны махсус оешмаларга тапшыру, скважиналарны лицензияләү эше акрын бара.

«Районнар бушап калырга тиеш түгел» 

Әгъзам Гобәйдуллин соңгы съездларда эре предприятиеләрнең филиаллары, цехларын районнарда урнаштыру турында сүз барганын искәртте. Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каршында эшче төркем эшләгәнен әйтте.

«Без бу юнәлештә гамәли адымнар көтәбез. Бу сәнәгать предприятиеләрендә кадрларга кытлык проблемасын өлешчә хәл итәргә булышыр иде», — диде.

— Татарстанда агломерацияләр үсеше авыл районнары бушауга китерергә тиеш түгел. Авыл халкын саклап калу өчен, иң мөһиме, авыл хезмәтчәннәрен эш белән тәэмин итү, яшәү урынында квалификацияле иҗади хезмәт кую мөмкинлегенә ирешү, — дип белдерде.

Әгъзам Гобәйдуллин Президент программалары ярдәмендә авыл җирлегендә яхшы социаль инфраструктура булдырылганын искәртте. «Эш урыннарын булдыруда актив, яңалыкларга юнәлдерелгән эш кирәк», — дип мөрәҗәгать итте.

Ассоциация рәисе сүзләренчә, быел Татарстанда халыктан 296 млн сум үзара салым акчасы җыелган. Республика бюджетыннан 1,2 млрд сум бүлеп бирелгән.

Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка үзара салым акчасына кушып финанслау өчен 200 млн сум күләмендә өстәмә финанс чаралары бүлеп бирелгәне өчен рәхмәтен җиткерде. 2013 елдан бу максатларга 6,5 млрд сум акча юнәлдерелгәнен әйтте.

«Кадрлар мәсьәләсе сиздерә башлады»

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев утырышта юллар торышы мәсьәләсен күтәрде.

— Иң күп чыгымнарны юллар торышы таләп итә. Төбәк һәм авылларга килүче 600 км дан артык юлның 154 км норматив таләпләргә туры килми. Кайбер юллардагы асфальт ярты гасыр элек салынган, — диде. 

Сергей Димитриев «Чиста су» белән тәэмин итү проблемасына да тукталды. «17 авылда су белән тәэмин итү системасына реконструкция таләп ителә. „Җирлекләрнең заманча йөзе“ ведомство проектында яки „Чиста су“ программасында катнашырга мөмкинлек булса дип, 11 җирлек үзара салым акчасына 257 млн 100 мең сумлык проектлар әзерләде», — диде Кукмара башлыгы. 

5 скважина, 12 су башнясы урнаштырырга кирәк, тузган су торбалары да шактый. Бу проблема күп районнар өчен актуаль. Аны хәл итү өчен республика ярдәменә өмет баглады.

— Соңгы елларда кадрлар мәсьәләсе дә сиздерә башлады. Социаль өлкәдән белгечләр хезмәт хакы югарырак булган металл савыт-сабалар заводына, сәнәгать паркындагы яңа производстволарга китә башлады. Районда җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрнең эш хакы районда уртача хезмәт хакыннан күпкә калыша. Нәтиҗәдә, югары квалифкацияле белгечләр вакантлы урынарга килергә теләми. Авылда яшьләрне беркетүнең төп юлы — югары технологияле эш урыннары, лаеклы хезмәт хакы, уңайлы торак белән тәэмин итү.

Авыл җирендә биш ел эшләү шарты белән 35 яшькә кадәрге квалифкацияле эшчеләргә торак өчен беренче взносны кертергә 300 мең, Кукмараның үзендә укытучылар, тренерларга 200 мең сум субсидияләр бирсәк, ел саен 10 млн бюджет чыгымнары белән кадрлар проблемасын хәл итүдә, социаль өлкәдә кадрларны тәэмин итүдә зур этәргеч булыр иде. 

«Торбалар тузды, су сыйфаты начарайды»

Питрәч районы Колай авыл җирлеге башлыгы Наталья Поповская бистә эчендәге юллар, су белән тәэминат проблемалары белән уртаклашты. «Халык контроле» системасына зарланулар килеп тора икән.

— Колай җирлегендә бистә эчендәге юллар 46 км. Үзара салым акчасына әзме-күпме хәл итеп була. Юлларны норматив хәлгә китерү өчен программалар да бар, ләкин юл эшләренә акча социаль билгеләнешле объектларга юллар салу өчен генә җитә.

Су белән тәэминатка килгәндә, районда суүткәргеч челтәрләр 422 км, шуның 190 км өлеше 70-80 елларда тимер һәм чуеннан төзелгән. 225 км суүткәргеч авария хәлендә, торбалар грунт йөкләнешен дә чыдата алмый, су сыйфаты да начарая. «Чиста су» программасы буенча лимит акча җитми. Юл һәм су программалары күләмнәрен артыруны теләр идек.

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов кадрлар кризисы проблемасын күтәрде. Аның сүзләренчә, хезмәт хакларын арттырып, кадрлар җәлеп итү эшенә шактый чыгымнар түгәргә туры килсә дә, вакыты белән чыккан акча үзен аклаячак, дип саный ул. Тимур Нагуманов шәһәр җәмәгать транспорты эше сыйфатына да зур игътибар бирелергә тиешлегенә басым ясады. «Вазгыять шулкадәр кискенләште», — диде.

«Ел авыр булса да, позитив тәмамлана»

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, пандемиягә карамастан, федераль һәм республика дәрәҗәсендә кабул ителгән ярдәм чаралары һәм җирле үзидарәнең актив эшчәнлеге социаль-икътисади һәм иҗтимагый-сәяси үсеш бурычларын уңышлы хәл итәргә мөмкинлек бирде.

— Республика потенциалын үстерә, икътисады, белем бирү оешмалары белән үзенә тартып тора. Инвестицион климат, тормыш сыйфаты буенча — Россиядә иң яхшы төбәкләрнең берсе. Ил җитәкчелегенә, Россия Президентына һәм Хөкүмәткә илкүләм проект кысаларында ярдәм чаралары өчен рәхмәтлебез. Барлык проектлар да бик кыйммәтле, федераль үзәк ярдәменнән башка эшләп булмый аларны, — дип искәртте Президент.

Ел авыр булса да, нәтиҗәләре уңай булыр төсле. Тулай төбәк продукт күләме 103,8, сәнәгать производствосы индексы 108,3, төзелеш эшләре күләме 103,1 процент, төп капиталга инвестицияләр 660 млрд сум булыр дип фаразлана.

Шул ук вакытта сәнәгать парклары эшенә игътибар кирәк. Аларның эшчәнлеге бар җирдә дә нәтиҗәле түгел. «Актаныш», «Буа», Әлки районында «Золотая Долина» сәнәгать парклары эшенә игътибар юнәлтү зарур, — диде.

«Авыр шартларда эшләргә резервлар булырга тиеш»

Рөстәм Миңнеханов быел авыл хуҗалыгы тармагы корылыктан зыян күргәнен, 2010 елга охшаш булганын искәртте.

— 2010 елгы сабак нәтиҗәләрен күрсәтте. Мелиоратив системалар кулланышы, дым саклый торган культуралар һәм алдынгы агротехнологияләр үсеше аграрийларга 2010 елга караганда 3,5 тапкыр күбрәк уңыш бирде. Киләсе ел уңышлырак булсын иде.

Үсемлекчелектә инвестицияләр күп. Терлек азыгы белән тәэмин итү зур бурыч булды. Шәхси хуҗалыкларда да зур эш башкарылды.

Катлаулы чорлар циклы еш кабатлана. Ун елдан диярлек шундый ук вазгыять кичердек. Димәк, без әзер булырга, авыр шартларда эшләргә резервлар булырга тиеш, — диде. 

«Сусыз булмый»

Су буенча проблема зур. Суны яхшы сыйфатлы итеп бирергә тиешбез. Яхшы сыйфатлы булсын өчен, бик күп акча түгәргә кирәк. Ә ул суны бакчага сибәбез, башка җирдә кулланабыз. Сусыз булмый. Һәр авылда, һәр шәһәрдә җитәрлек күләмдә су булырга тиеш, — дип белдерде Президент.

«Иң куркынычы — кеше үлеме»

Татарстан Президенты 60 яшьтән өлкәннәрне вакцинацияләү урыннарда сүлпән баруын әйтте.

— Барлык хакимият органнарының төп бурычы — авырулар санын киметү һәм җәмгыятьне нормаль тормыш шартларына кайтару. 60 яшьтән узганнарны вакцинацияләү эшен җиренә җиткереп башкармыйсыз. Хәзер көненә 5-6 кешене югалтабыз, ә 10-12 кешене югалткан көннәр булды бит, — диде Президент.

Ул коронавирустан үлгән кешеләрнең нигездә вакцинацияләнмәгән, 60 яшьтән өлкән, хроник чирле кешеләр булуын әйтте.

— Җирле хакимияттә аерым җаваплылык. Сездән башка бу проблеманы хәл итеп булмый. Чикләүләрне катгый үтәргә кирәк. Тикшерүләр белән чыгабыз, кайбер урыннарда моңа ваемсыз карауларын күрәбез. Вакцинациядән башка юл юк. Бездә барысы да вакцинация узган: Минтимер Шәрипович, Фәрит Хәйруллович, мин дә инде берничә тапкыр. Көн саен эшкә йөрибез бит. Халыкка таралган сүзләрне фейк дип аңлатырга кирәк. Иң куркынычы — кеше үлеме, — дип искәртте Президент.

«Цифрлаштыру эшне җиңеләйтә»

2022 ел Цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Татарстан Президенты Цифрлаштыру елын уздыруга әзерлек буенча зур эш оештырылганын әйтте.

— Бу җитди эш һәм финанс чараларын таләп итә. Без моңа әзер. Цифрлаштыру эшне җиңеләйтә, Ул медицинада, мәгарифтә, дәүләт һәм муниципаль хакимият эшендә бик мөһим. Бу җитди эш, бу юнәлештә эшне дәвам итәчәкбез, — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Президент цифрлаштыру өлкәсе белгечләрен әзерләүгә игътибар бирергә кирәклеген ассызыклады.

— Цифрлаштыру эшендә төп әйбер — бу өлкәдә бурычларны хәл итә алырдай кешеләр. Югары, махсус урта уку йортлары, Иннополиста белгечләр әзерләү мөһим, — диде.

«Нинди генә милләт кешесе булса да, телен өйрәнергә шартлар булырга тиеш»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы булган 2021 елга йомгак ясады. «Нинди генә милләт кешесе булса да, телен өйрәнергә шартлар булырга тиеш», — дип ассызыклады.

Президент Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия эшен җитәкләгән Марат Әхмәтовка рәхмәтен җиткерде. «Муниципалитетларда, өлкәләрдә дә үзгәрешләр бар», — диде.

«Татар теле генә түгел, чуваш, удмурт, мари, мордва телләре дә…Ассамблея матур гына эшләп килә. Нинди генә милләт кешесе булса да, телен өйрәнергә, дини традицияләр буенча яшәргә шартлары булырга тиеш. Бу юнәлештә зур эшләр башкарыла», — дип эшне дәвам итәргә өндәде.

Рөстәм Миңнеханов Марат Әхмәтовка мөрәҗәгать итеп: «Үз кулыгызда бу эшне тотып барырга тырышсагыз, безнең тарафтан ярдәм булачак», — дип сүз бирде.

Президент киләсе елда Ислам динен кабул итүгә 1100 еллыгына зур бәйрәм оештырылачагын әйтте.

Бөтенроссия халык санын алуның якынча нәтиҗәләре Татарстан халкы артуын күрсәтә.

— Җанисәпнең якынча нәтиҗәләре куандыра. Алар әлегә игълан телмәсә дә, республика халкы саны артуын күрәбез. Бу Татарстан башкалар өчен кызыклы төбәк булуын раслый, кемдер китсә дә, безгә килүчеләр дә аз түгел, — диде.

Татарстан Президенты Бөтенроссия халык санын алуны сыйфатлы итеп уздырган өчен муниципаль берәмлекләргә рәхмәтен җиткерде.

— Сезнең тырышлык һәм көчегез нәтиҗәсендә, бу эш позитив башкарылды», — диде.

Гадәттәгечә, съезд дәүләт бүләкләре тапшыру белән тәмамланды.

— Республикада бик күп эшләр эшләнә, эшләгән саен эш кимеми, арта гына. Районда эшләдек, моның кадәр программаның чиреге дә, ун проценты да юк иде. Аңа карап, тормыш алга бара, халыкның таләпләре хәзер икенче. Бу таләпләргә әзер булырга кирәк. Ходай Тәгалә эшләгән эшләрегезне кабул итсен, Аллаһы Тәгалә безнең тырышлыкны күрсен, — дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100