Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Миңнеханов хатын-кыз журналистлар белән очрашу вакытында сөйләшкән ун тема

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, 8 Март бәйрәме уңаеннан, гадәттәгечә хатын-кыз журналистларны үзенә кунакка җыйды. Очрашу барышында көнүзәк мөһим мәсьәләләр турында сораулар да, шәхси тормышка кагылышлылары да яңгырады. 

news_top_970_100
Рөстәм Миңнеханов хатын-кыз журналистлар белән очрашу вакытында сөйләшкән ун тема

Очрашуга кадәр каләм ияләренә Республика клиник хастаханәсе Перинаталь үзәген дә, Республика балалар клиник хастаханәсенең “Азино” сырхауханәсен дә күрсәттеләр. Бу бала табу, дәвалау өчен уңай шартларны күрсәтеп, журналистларның да демографияне яхшыртуга өлеш кертә алуларына ишарә кебек иде. 

Иң элек, Президент шул экскурсиянең нәтиҗәләре белән кызыксынды.

– Бик яхшы экскурсия үткәрделәр. Хатын-кызны бала табарга өндәгәндә, мөгаен, нинди шартлар тудырылганы күрсәтү кирәктер. Экскурсия бик ошады. РКБ бала тудыру йорты кире кайтасы килә торган урындыр, мөгаен, - диделәр журналистлар.

Торак йортның беренче катында – балалар яслесе

Рөстәм Миңнеханов балалар яслеләре торак йортларга якын булырга тиешлеген әйтте. Инде санитария таләпләре мөмкинлек бирсә, аларны йортларның беренче катларында ачарга мөмкин.

– Без торак йортларга якын урында, торак йортларның беренче катларында ук яслеләр ачып булмасмы дип өйрәнәбез. Мин шундый йөкләмә бирдем. Баланы ерак йөртмәс өчен якын араларда яслеләр ачу мәслихәт, - дип өстәде ул.

Татарстан Республикасы Президенты искәрткәнчә, Татарстанда балалар яслеләре төзү программасы гамәлгә ашырыла.

– Зур программа, 14 млрд сумга, без аны 2021 елга кадәр тормышка ашырырга тиеш. Акчаларның бер өлеше федераль булачак, әмма бер өлеше бездән була, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул республикада 3 яшьтән өлкәнрәк балалар бакчалар белән тәэмин ителгәнлеген, әмма ясле яшендәгеләр өчен бу мәсьәлә кискен калуын искәртте. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, балаларны ясле төркемнәрендә урыннар белән тәэмин итүгә бизнес та кушылырга мөмкин.

– Мин шәхси яслеләр ачылыр дип өметләнәм. Мин беләм, мондый тәҗрибә Иннополиста бар, - дип билгеләп үтте Президент.

Дүрт зур мобиль медицина комплексы авылларга барып диспансеризация уздырачак

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, табибка вакытында бармау аркасында, бик күп кешеләрнең вакытсыз үлеп китү проблемасына тукталды.

– Авыл кешесе егылгач кына хастаханәгә алып китәләр, ул вакытта соң була. Шуңа профилактика эше бик кирәк. Шәһәр кешесе үзе турында күбрәк кайгырта, аның мөмкинлекләре дә күбрәк, таныш-белешләреннән дә ишетә. Без, гадәттә, исәнлек ягыннан иң кискен проблема килеп чыкканда гына сырхауханәгә, хастаханәгә барабыз. Профилактика өчен диспансеризацияне һәр кеше тиешенчә үтәргә тиеш. Безгә һәр авылга барып җитәргә кирәк. Шуңа күрә шундый мобиль комплекс булдыру турында сөйләшү булды. Әйтик, комплекс килә, авыл халкы санына карап, бер көнме, ике-өч көнме – бөтен кеше дипансеризация уза. Аңа каядыр барырга кирәк түгел, ул үзенең авылында бөтен төр анализларны ясата алачак, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Аның әйтүенчә, мондый комплекслар дүртәү булыр дип көтелә. Президент хәзер бу машиналарны җиһазлау һәм башка нечкәлекләр буенча сөйләшүләр баруын әйтте.

Татар халкының үсеш стратегиясе: Без бу юнәлештә эшләргә бурычлы

Татарстан Президенты Татар халкының үсеш стратегиясе бик кирәк булуын ассызыклады.


– Бөтендөнья татар конгрессы, аның югары органы бар. Теләсә нинди эш системалы характер йөртергә тиеш. Телебез, милли үзенчәлегебез, традицияләребез турында сөйлибез икән, болар төгәл язылган булырга тиеш. Шул исәптән? җаваплылар да билгеләнгән булу кирәк. Бөтендөнья татар конгрессы, аның Россиядә, илдән читтә бүлекчәләре бар. Әлбәттә, бу эшне калыплаштырырга, тәртипкә салырга кирәк. Безне телебез борчый. Сораулар күп. Татарларның 30 проценты гына Татарстанда яши, ә калганнар ничек? Аларны кем кайгыртырга тиеш? Кызганыч, әлегә ниндидер федераль программалар юк. Шуңа күрә без бу юнәлештә нидер эшләргә бурычлы, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Дәүләт Советына сайлау: Җитди конкуренция булачак

2019 елның көзендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына алтынчы чакырылышка сайлау узачак.

– Сайлаулар – хакимият структуралары эшендә җаваплы этап. Җитди конкуренция булачак. Сайлауларны яхшы итеп уздыру кирәк. Парламент эшлекле, булдыклы, депутатларыбыз республика мәнфәгатьләрендә эшләрлек булырга тиеш.

Метроның икенче тармагы: федераль үзәк булышамы?

Казан метрополитенының икенче тармагы төзелешен финанслау тулысынча республика бюджеты хисабына алып барыла, бу максатларга федераль акча бүленми.


– Безнең метроның икенче тармагы - 11 перегон һәм 12 станция, якынча ул 20 километр. Без беренче этапны башладык, бу 5 яки 6 км. Тиз төзеп булмаячак, барысы да финанс чыганакларына бәйле. Метро тулысынча безнең республика акчалары хисабына төзелә. Элек бу бурычны гамәлгә ашыру өчен федераль акчалар бар иде, хәзер болар барысы да безнең җилкәгә төшә, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, әлегә метрополитенның икенче линиясе төзелеше күпме вакыт дәвам итәсен фаразлау кыен.

– Станцияләр арасында һәр юлның озынлыгы – ул зур акчалар. Катлаулылыгына бәйле рәвештә, һәркайсы 5-6 млрд сум дип уйлыйм. Әмма без ел саен бюджетта акча бүлүне карыйбыз, эш бара, – диде Татарстан Президенты.

Оттырган очракта да, команда безнеке булып кала!

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Ак Барс” хоккей командасының Гагарин Кубогы плей-оффыннан төшеп калуына карамастан, командага карата мөнәсәбәте үзгәрмәвен әйтте.

– Оттырган очракта да команда безнеке булып кала. Клубка карата мөнәсәбәтем нинди булган, нәкъ шулай булып кала. Хоккей сөючеләргә дә эмоцияләрне киметергә кирәк дип мөрәҗәгать итәм. Хоккейчыларыбызны куәтләп торырга кирәк. “Ак Барс” – Россиядә генә түгел, Европа масштабында да җитди клуб, - дип өндәде Рөстәм Миңнеханов.

Казанда – җәйге, Красноярскида кышкы Универсиада ачылышы тантанасы: Кемнеке яхшырак дип бәяләү максаты куймыйбыз!

Президент фикеренчә, безне уздыра алганнармы-юкмы дигән сорау куярга ярамый. “Кемнеке яхшырак дип чагыштыру кирәкми”, - дип җавап бирде ул.

– Бик матур оешкан. Безнең республикадан бик күп белгечләр, волонтерлар анда. Губернатор, кичә миңа шалтыратып, бик зур рәхмәтләр әйтте. Әгәр дә Татарстаннан ярдәм булмаса, сезнең кешеләрегез безгә килеп булышмаса, безгә бик авыр булыр иде, диде. Без кемнеке яхшырак дип бәяләү максаты куймыйбыз. Без шатланабыз: Россиядә шундый зур вакыйга! Әгәр теләсәң, җитешсезлекләрне кая да табарга була. Кунакка чакыр, өегезгә киләм, күп кенә җитешмәгән әйберләрне күрсәтәм. Без алар өчен сөенеп, аларга яхшылык теләп бардык.

Беренчедән, Себердә бөтен дөнья күләмендә шундый зур вакыйга. Себергә 50-60лап илдән вәкилләр килде. Красноярскта Универсиадага әзерлек барышында күп кенә эшләр башкарылды. Красноярскига Россия Президенты килде. Әлбәттә, Красноярск бик матурайды. Без дә бит аннары футбол чемпионаты, башкасын да уздырдык. Һәр адым – ниндидер алга барыш, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Хөкүмәттә хатын-кызлар: Бөтенегезне нәчәлник итеп бетерсәң...

Президент Хөкүмәттә хатын-кызлар эшенә карата фикерен белдерде.

– Хөкүмәттә хатын-кызлар безгә караганда күбрәк. Әлбәттә, җитәкчеләр арасында кимрәк дисәгез генә. Сезгә бала да табарга кирәк бит әле, бөтенегезне нәчәлник итеп бетерсәң... Без бит бала таба алмыйбыз, – дип шаяртты Президент.

Очрашуда Хөкүмәттә җитәкче урыннарда унике хатын-кыз эшләве әйтелде.

– Без каршы түгел. Бездә я хатын-кыз гына, я ир-ат булырга тиеш дигән катгый бүлү юк. Ничек килеп чыга. Ләкин без сезне ишеттик, хатын-кызлар санын арттыру кирәк, димәк. Финляндиядә бөтенесе хатын-кызлар. Ир-атларның шикаятьләре юк бит, - диде.


Хатын-кызга иң отышлы бүләк, хатын-кызның иң күркәм сыйфаты турында

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хатын-кызларда ашарга тәмле итеп пешерү сыйфатын өстен куюын әйтте.

Яхшы, тәмле итеп ашатса, Аллаһка шөкер, – диде Президент. 

Сорау биргән журналист Айгөл Бәдретдинованың тормыштамы-юкмы икәне белән кызыксынып: “Әгәр тәмле итеп ашарга пешерә белсәң, үзеңне гел яратачаклар”, – дип киңәш бирде Рөстәм Миңнеханов.

Ул, шулай ук, хатын-кызның балаларны да яхшылап карарга тиешлеген әйтте.

Рөстәм Миңнеханов хатын-кызга чәчәктән дә яхшы бүләк юк, дигән фикердә. Сорау хатын-кызга иң зур бүләк турында иде.

– Хатын-кызга нәрсә бүләк итсәң дә, ялгышырга мөмкин. Чәчәктер. Иң отышсызы шул. Кием алсаң, үлчәме туры килмәве бар. Авыр мәсьәлә бу, – диде.

Рөстәм Миңнеханов – оста балыкчымы?

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов балыкка баруны улы белән бергә чыгу өчен бер сәбәп дип атады.


– Балык тотуга караганда, аны ашарга күбрәк яратам. Малай белән чыгу өчен бер сәбәптер инде ул. Күңелле бит. Беркөнне кояшлы матур көн иде. Балык күп булмаса да, бераз тоттык. Үземне балыкчы дип мактый алмыйм. Аңа вакыт күп кирәк. Кузьмин ("Татмедиа" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин - ТИ) бар безнең, бер балыкчы, аннан сорарга кирәк, - диде.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100