Рөстәм Миңнеханов алты яшьлек Әмиргә һәм аның яман шеш белән авыручы әнисенә ярдәм итәргә кушты
Айгөл Фазыйлова алты яшьлек улын тәрбиягә алырдай гаилә эзли.
Татарстанда яшәүче Айгөл Фазыйлова яман шештән интегә. Хатында яман шешнең дүртенче стадиясе. Ул алты яшьлек улын балалар йортына алып китәрләр дип курка. Айгөл алты яшьлек улын тәрбиягә алырдай гаилә эзли. Шуңа күрә ул Андрей Малаховның «Туры эфир» тапшыруына мөрәҗәгать иткән.
- "Әнием үлмәсен иде": Яман шеш белән авыручы Айгөл баласына гаилә эзли - үзәк өзгеч кадрлар.
Тапшыру эфирга чыкканнан соң, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Айгөл Фазыйловага ярдәм итәргә күрсәтмә биргән. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесе Казан Кремле вәкиле Лилия Галимова әйткән сүзләргә сылтама белән хәбәр итте.
«Рөстәм Нургалиевич бу вакыйга турында белә. Ул да битараф калмады. Тиешле күрсәтмәләр бирде», — дигән Галимова Хакимият йортында узган брифингта.
Татарстан буенча Балалар омбудсмены Гүзәл Удачина бу гаиләгә барган. Алты яшьлек Әмине тәрбияләүче Айгөл Фазыйлова белән аралашкан. Татарстан
«Балалар бакчасы өчен түләү мәсьәләсе ел азагына кадәр хәл ителде. Бала быел укырга бара. Арендага алынган фатир бәясен түләү дә хәл ителде», — дигән Галимова.