Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: «Әни кешенең бәддогасы да кабул була»

Ноябрьнең соңгы якшәмбесе иң матур бәйрәм - Әниләр көне. «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән Исламда ана хакы, карьера артыннан чабучы әниләр, «родить для себя» һәм аборт ясатуның нинди зур гөнаһ булуы турында сөйләде.

news_top_970_100
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: «Әни кешенең бәддогасы да кабул була»
Рамил Гали

«Әни кешенең төп вазифасы — тәрбияле бала үстерү»

Исламда әниләргә караш нинди?

Коръәндә «Иң зур гөнаһны кылмагыз, Раббыбыз Аллага эндәш әйберне китермәгез» диелгән. Раббыбыз Алла белән бергә тәңгәл итеп Коръән китабында әти-әниләрегезне хөрмәт итегез дип тә әйтелә. Шуңа күрә әти-әни — ул шундый биек дәрәҗәдә. Рәсүлебез нәрсә ди? «Әниләрнең аяк астында җәннәт», — ди. Әгәр дә әни безгә үпкәләсә, әгәр дә безгә ләгънәт укыса, бәддогаларын кылса, Аллаһ сакласын, без җәннәткә эләгә алмыйбыз.

Әни кеше нинди булырга, баланы үстергәндә иң мөһиме нәрсәгә игътибар итәргә тиеш?

Аны бер сүз белән генә әйтеп булмый. Әни — ул бик бөек сүз, бөек кеше. Рәсүлебез с. г. в. үз вакытында, инде әйткәнемчә, «җәннәт ишекләре — әти-әниләрнең аяк асты» дип әйтә торган була.

Беркөнне Рәсүлебез с. г. в. урамга чыга. Анда сәхәбәдән бер шәкерт чыгып, елый башлый. Рәсүлебез аннан нәрсә булды дип сорый. Шунда шәкерт: «Йә Рәсүл с. г. в., җәннәт ишекләренең берсе ябылды, әнием вафат булды», — ди. — Ул нәрсә тели, нәрсә сорый — мин барысын да эшләдем, барысын да таптым. Мин аңа әманәтне бирә алдыммы?» — дип сорый. Рәсүлебез с. г. в. аңа болай дип җавап бирә: «Син аны гомер буе кулыңда күтәреп йөртсәң дә, сине тапканда кичергән авыртуга бәрабәр бернәрсә дә беркайчан да булмас», — ди.

Кыз кеше кияүне дә «минем туачак балаларымның әтисе» дип сайларга тиеш. Сайлагач, никах укыткач, гаилә коргач, балага уза, баланы карында тугыз ай буе йөртә, аннары таба. Рәсүлебез с. г. в. Коръән китабында нәрсә ди: әни кеше баласын ике ел дәвамында имезсен, ди. Халык әйтә бит: «Ана сөте белән кермәгәнне, тана сөте белән керми», — дип. Рәсүлебез с. г. в.: «Әни — ул мәдрәсә», — ди. Ике ел эчендә имезгән вакытында ул балага үзендә булган әхлакне, ватанпәрвәрлекне, кешеләрне хөрмәт итү — бар белгәнен шушы балага кертә. Хәзерге психологлар әйтәләр бит — өч-биш яшьтән соң тәрбия бирү файдасыз, аңа кадәр бирергә кирәк дип. Нәкъ шушы имезү чоры иң файдалы вакыттыр. Ата-аналарның төп вазифасы да — шушы баланы үстерү. Рәсүлебез бер хәдис шәрифләрендә «һәрбер бала бу дөньяга килгәндә иманлы булып килә», — дип әйтә. Аннан соң әти-әни бу баладан кеше ясыйлар, ди.

Әле бүген генә телевизордан ишеттем: президент балалар бандитизмы буенча җыелыш җыярга кушкан. Бу бит инде тәрбиясезлектән килеп чыккан проблема.

Хәзерге әниләребез «безгә тизрәк ясле бирегез», «балалар бакчасы бирегез», «без тизрәк эшкә чыгыйк», тегесе-монсы дип йөриләр. Аннары шундыйрак нәтиҗәләрен дә күрәбез: балалар ата-ананы тыңламый, олыларны хөрмәт итми, җәмәгать транспортында урын бирми һәм башкалар, һәм башкалар. Әни кешенең төп бурычы һәм вазифасы әллә нинди югары үрләү яулау, әллә кем булу түгел, ә баласына тәрбия бирү.

Аннары Рәсүлебез с. г. в. икенче бурыч дип, шушы балага үзенә гаилә корырга ярдәм итүне атый. Менә хәзерге яшьләр өйләнешкәч, озак яшәми. ЗАГС биргән статистика да бар. Шушы корган гаиләләрнең 50 проценты тарала икән бит. Бу бик куркыныч! Димәк, ул балаларны үстергәндә, тәрбия биргәндә, тормыш иптәше сайлаганда әни кеше үз вазифасын төгәл үтәми.

Мәсәлән, кыз кеше кияүгә чыгарга теләгәнен әйтә ди. Ә әни кеше: «Юк, ул кеше миңа ошамый, ул минем киявем булмаячак», — ди. Ничек инде ошамый? Очрашып йөргәндә каршы килмәдең бит! Әни кеше алай дип әйтергә тиеш түгел. Ул инде кечкенәдән биргән тәрбиядән дә тора. Әни кешенең төп вазифасы — тәрбияле бала үстерү.

«Хатын-кыз өчен иң зур карьера — тәрбияле бала үстерү»

Хатын-кызлар хәзер карьера артыннан куалар, бала тәрбияләүгә зур игътибар бирмиләр. Карьера белән бала арасында карьераны сайлау дөресме?

Җәмәгать, Коръән китабында Рәсүлебез с. г. в. ачыктан-ачык әйтә: «Бу дөнья фани дөнья, ул бетәчәк. Без бу дөньядан мәңгелек дөньяга күчкәндә без Раббыбыз Аллаһ каршына басып, җавап бирәчәкбез», — ди. «Ну, хәзрәт, ашатырга кирәк, киендерергә, укытырга кирәк. Бөтенесе кыйммәт бит», — дип әйтә күпчелек хатын-кыз. Балаларын шулай итеп үстерүчеләр алар бәхетле микән? Минемчә, юктыр.

Бөтен проблема каян чыга соң? Вазифаларны алыштырудан. Хатын-кызлар ир вазифасын үти башлый, ирләр — хатын-кызныкын. Аллаһы Тәгалә бит иргә ир вазифаларын кушкан һәм шулай итеп яраткан ир затын, ә әнигә әни вазифаларын кушкан.

Әгәр дә әни тәрбия бирмәсә, аңа мәктәп тә, балалар бакчасы да бирми ул тәрбияне. Алар белем генә бирә. Әнинең мәхәббәтен, әнинең назын, әнинең тәрбиясен бернәрсә дә алмаштыра алмый. Әллә нинди карьера корсагыз да, әллә нинди зур күләмдә хезмәт хакы алсагыз да, балаларыгызга ул акча тәрбия бирмәс. Ризаэтдин Фәхретдин әйтә бит: «Әгәр дә без балаларны үстергәндә аларга әдәп, әхлак, дин ягыннан белемнәр бирмәсәк, алар үскәч, без еш кына Аллаһы Тәгаләне зикер итәчәкбез», — ди. Ягъни, Аллам, карале, тыңламый, хәлемне белми, ашатмый, карамый диячәкбез. Андый гаиләләр бик күп бит.

Шулай бер хәл булды. Бер картны соңгы юлга озатырга бардым. Бабайлар мәетне юарга кереп киттеләр, мин вәгазь сөйлим. Шунда мәетнең ике кызы басып тора, уллары юк. Елыйлар инде. Бабайлар чыктылар да, «бер генә минутка кереп чыгыгыз әле, хәзрәт» дип, мине чакырдылар. Керсәм, бабайның тырнаклары икенче түгәрәккә киткән. Ә тышта ике кызы елап басып тора. Карамаганнар бит.

Шулай акча дип, карьера дип чаба, дөнья куа. Рәсүлебез с. г. в. әйтә: «Без дөнья куган саен, дөнья бездән кача», — ди. Икенчедән, балалар үскәч, без биргән тәрбияне күрсәтәләр әле алар. Хатын-кыз өчен иң зур карьера — балаларны тәртипле, әдәпле, әхлаклы чын кеше итеп үстерү.

Тәрбия бирүнең дә методлары төрле. Кайбер аналар яңа туган балаларының кулларына кыйммәтле телефоннар, акчалар да тоттыра…

Мин күп кенә бай гаиләләрдә үскән кешеләрнең биографияләре белән таныштым. Нәрсә дә булса эшли икән, күпмедер акча бирәләр. Эшләми икән, бирми. Кайбер кешеләр балалары ундүрт, унбиш яшькә — бәләгать чорына барып җиткәч, дәфтәр ачалар һәм: «Улым, менә мин сине ашатам, мине сине киендерәм, мин сиңа смартфон алам. Алар барысы да шушында язылып бара. Син үскәч, акча эшли башлагач, ул акчаны миңа кайтарырга тиешсең», — дип әйтәләр. Кемдер материаль яктан карый шулай.

Минемчә, иң мөһиме — дин һәм иман. Рәсүлебез с. г. в. дан диннең, иманның нәрсә икәнен сорыйлар. Ул: «Фани дөньяда Аллаһы Тәгаләне күргән шикелле яшәү», — ди. Әлбәттә, без аны күрмибез, ул үзен күрсәтсә, без беребездә сәҗдәдән күтәрелмәс идек. Шунда Рәсүлебез с. г. в. әйтә: «Әйе, без аны күрмибез. Тик бар эшне эшләгәндә дә ул безне күрә дип эшләргә кирәк», — ди. Балаларыбызгы шуны җиткезә алсак, смартфоны да кирәкми, акчасы да кирәкми. Чөнки ул алыш-бирешкә әйләнә.

Андый хәлләр күп булды. Әле әти-әни бу дөньядан киткән генә, ә балалар шул кечкенә фатир өчен талаша, сугыша башлый. Бу без ул балаларга тәрбия бирә алмадык дигәнне аңлата. Смартфоннар белән генә тәрбия биреп булмасын аңласак иде. Балага әдәби-әхлакый тәрбия кирәк.

Әйе, кемнәрдер тәрбиянең төрле ысулларын куллана. Әйтик, японча метод дигән булалар. Ягъни бар нәрсәне рөхсәт итәләр, тегесе- монсы. Җәмәгать, төп тәрбия ысулы ул, Рәсүлебез с. г. в. өйрәткәнчә, Коръән хәдисләреннән таба алабыз. Шуннан да яхшысы булмас.

«Родить для себя» — зур гөнаһ!»

Интернетта көн саен баласын кыйнаган аналарның видеолары таралып тора. Әле өстәвенә ул хатынның өстәлендә аракы тора. Ул хатын «әни» дигән исемгә лаекмы?

Әстәгъфирулла. Алла сакласын! Ул зур гөнаһ. Бу вакыйга ике яклы. Беренче булып балаларга мөрәҗәгать итәм. Әти-әниегез нинди зур гөнаһ кылсалар да, алар безгә әти-әни булып кала. Һәм без аларны карамасак, Аллаһ каршында үзебез гөнаһлы булачакбыз. Без әти-әнине карарга, ашатырга, юындырырга тиеш. Бу — безнең бурыч. Әйе, ул безне кыйнаса да, сүксә дә, сүгенсә дә. Тик алар әти-әни. Аллаһы Тәгалә безгә шулай тәкъдир иткән. Бер кеше дә әти-әнине сайлап алмый, аларны Аллаһы Тәгалә биргән.

Икенчедән, әниләргә мөрәҗәгать итәм. Аллаһы Тәгалә Коръән китабында менә нәрсә ди: «Бу дөньяда нәрсә телисез, шуны эшләгез. Тик белегез: сез миңа кайтырсыз», — ди. Хөрмәтле әни, сез дә Алла каршына басарсыз, ул гамәлләрегез өчен ничек җавап бирерсез? Бөтен кеше, ышанамы ул, юкмы, үлем фәрештәсе килеп, Газраил җаныбызны алгач, Аллаһы Тәгалә каршына басып, җавап бирәчәкбез. Менә шуның турында онытмыйк. Бу зур гөнаһ. Алла сакласын иде.

Шундый әниләргә капма-каршысы: бала таба алмаучы хатын-кызлар да бар бит. Алар да әни булу бәхетен татырга тиештер бит. Бу Аллаһы Тәгалә биргән сынаумы?

Шушы «Гаилә» мәчетендә, Аллаһның рәхмәте белән, без гаиләләр белән эшлибез. Еш кына гаиләләр шушы мәсьәлә белән киләләр. Аллага шөкер, дога кыла идек. Һәм Алланың рәхмәте белән бер елдан соң, шалтыратып, исем кушарга чакыралар. Өметсез шайтан гына. Чөнки Аллаһы Тәгалә аңа ачыктан-ачык «син тәмугъка эләгәсең» дип әйтә, шуңа аның өмете юк. Калган бар нәрсә дә Аллаһтан.

Әйе, табиблар да әллә нинди диагноз куярга мөмкин, әллә нәрсәләр булырга мөмкин, вә ләкин Аллаһ бирүче. Шуңа күрә, беренче булып мәчетебезгә килегез. Дога кылыйк, өшкерик. Икенчедән, нинди дога кылырга икәнен дә өйрәтербез. Иншә Аллаһ, андый бәхетне дә Аллаһы Тәгалә насыйп итәр.

Хәзер бик еш кына «родить для себя» дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Иң олы гөнаһ — ул зина. Ягъни, никахсыз тору тыелган, никахсыз балага узу тыелган. Гөнаһ! Газиз әниләр, менә шушыны онытмасагыз иде.

Ирләре ташлап киткән хатын-кызлар да бар бит. Алар да ялгыз үстерә.

Иң беренчедән, ирләр, нинди мөнәсәбәт булмасын, нинди сәбәпләр булмасын, ул баланың сезнеке икәнен онытмагыз. Безнең динебездә «алимент» дигән төшенчә юк, бездә «тәэмин итү» дигәне генә бар. Ягъни, шушы баланы карау тулаем сезнең өлештән булырга тиеш. Ул сезнең фамилиядә, ул сезнең исем белән йөри. Фамилия белән атасының исемен үзгәртергә ярамый. Әтиләр, әгәр дә сез балагызны карамыйсыз икән — ул зур гөнаһ. Аллаһы Тәгалә шуннан сакласын. Бу бит сез баланың өлешен ашыйсыз дигән сүз.

Хөрмәтле әниләр, сезгә дә зур үтенечем бар. Әйе, әлбәттә, сез зур савапка ия. Ләкин бу бала сездә кунак кына. Ул үсәр. Үскәч, егет икән, үзенә хатын сайлар, кыз икән, үзенә ир сайлар. Әтиләре нинди генә кабәхәт булса да, сез аның турында балагызга начар итеп сөйләмәгез. Берәр әкият сөйләгез, тик «әтиегез начар», «әтиегез сезне яратмый, сезне карамый» дип әйтмәгез. Чөнки балагыз киләчәктә ирләрдән куркыр, үз гаиләсен торгыза алмас. Әйе, ничек сезгә авыр булса да, ничек ул сезне мыскыл иткән булса да, балагызның киләчәге хакына, атасы турында начар сүзләр әйтмәгез, сүкмәгез. Ул «минем әти иң әйбәте» дип үссен.

«Ана кеше бала тапканда беренче тулгакны кичерү, беренче авыртуны тою белән аның бөтен гөнаһлары юыла»

Балаларын ташлап китүчеләр дә, аборт ясатучылар да бар. Аларга бу гамәлләре өчен җәза булачакмы?

Рәсүлебез с. г. в. бер хәдистә болай ди: «Ана кеше бала тапканда беренче тулгакны кичерү, беренче авыртуны тою белән аның бөтен гөнаһлары юыла». Бала табу — бик тә саваплы эш. Икенчедән, Аллаһы Тәгаләнең сезгә әманәт итеп биргән баланы ташлау — гөнаһ. Аллаһ сакласын. Ул гөнаһтан ерак булыйк.

Коръән китабында «шайтан сезнең янга килеп, ачлык белән куркыта» диелә. «Ничек бу баланы карармын, ничек үстерермен», — дип уйлана башлыйлар. Аллаһы Тәгалә нәрсә ди? «Ризыкны мин бирүче», — ди. Шайтан кисми дә, бирми дә. Һәр бала бу дөньяга үз ризыгы белән туа. Хөрмәтле әниләр, балаларыгызны өздермәгез, балаларыгызны ташламагыз.

Баланы ташлап китү, йә карында килеш үтерү — зур гөнаһ. Ул юыла торган гөнаһмы?

Акылына килеп, тәүбә кылса, бар гөнаһлар да юыла. Әгәр дә мөмкинлегегез бар икән, ташлап калдырган баланы кире алыгыз. Инде мөмкинлегегез юк икән, гомер буе Аллаһы Тәгалә гафу итсен дип дога кылыгыз.

Кемдер ташлап калдыра, ә кемнәрдер чит кеше балаларын балалар йортыннан алып тәрбияли.

Рәсүлебез с. г. в. бер хәдис шәрифләрендә «иң саваплы эш — ул ятимнәрне карау» дип әйтә. Балалар бакчасыннан бала алып тәрбия кылу — бик тә саваплы эш. Без аның чит бала икәнен аңларга тиешбез. Безнең аны ашатуыбыз да безгә савап булып бара.

Хәзер ятимнәрне алган өчен дәүләт акча да түли башлады. Әгәр дә, шушы акчага ия булыр өчен, баланы алабыз икән, ул — гөнаһ. «Әйе, хөкүмәт ярдәм итә, кирәге чыгар. Тик аның өчен түгел. Аллаһ ризалыгы өчен алам. Үстерергә балам булсын дип алам», — дисәләр, ул — савап.

«Ананың балага атап кылган начар догасы да, яхшы догасы да кабул була»

Ана рәнҗеше балага ничек төшә?

Рәсүлебез с. г. в. бер хәдистә «әти-әниләрдән һәр дога кабул була» ди. Монда яхшы догалар да, начар догалар да керә. Шуңа күрә, хөрмәтле әниләр, сезгә зур үтенеч. Балагыз нишләсә дә, ничек кенә ачуыгызны китерсә дә, бәддогалар кылмагыз. Чөнки Аллаһы Тәгалә аны да кабул итә.

Әле кайчак әниләр үзләре Аллаһы Тәгаләдән «нишләп минем кызымның бу эше килеп чыкмый, тегесе килеп чыкмый» дип сорыйлар. Алла Сакласын, бәлки аңа ананың уйламыйча әйткән ләгънәте төшкәндер. Телебездән сак булсак иде.

Рәсүлебез с. г. в.: «Тел ул җәннәткә кертүче дә, тәмугъка кертүче дә», — ди. Аннары Рәсүлебез с. г. в. теге дөньяда сәяхәттә булып, җәннәтне дә, тәмугъны да күреп кайткач әйтә: «Тәмугъка иң күбе хатын-кызлар», — ди. Моны ишеткән хатын-кызлар елап җибәрә, «Я Рәсүлебез, нишләп?» дип сорыйлар. Шунда Рәсүлебез с. г. в. теленә төртеп күрсәтә, «бар нәрсә тел аркасында», — ди. Шуңа күрә, әниләр, балаларыгыз өчен хәерле догалар гына кылыгыз.

Менә балагызның тормышта бернәрсәсе дә барып чыкмый, эшенең җае юк, кияүгә чыга, өйләнә алмый, тагын әллә нәрсәләре барып чыкмый икән, телегезне тыеп, кулларыгызны күтәреп, «Йа Раббым, гафу кыл» дип, әйткән сүзләрегезне кире алыгыз.

Үз балаңа бәддога кылу гөнаһмы?

Әгәр дә ул аны сәбәпсез әйтә икән, әлбәттә, гөнаһ.

Ә баланың анасына карата булган рәнҗеше төшә аламы?

Төшә. Чөнки Рәсүлебез с. г. в. хәдис шәрифләрендә «мәзлүмнең догасы кабул» ди. Мәзлүм — ул золым кылынган кеше. Аллаһы Тәгалә аны шул ук мизгелдә кабул итә ди. Булгалый бит. Аллаһы Тәгалә төрлечә хәл итәргә мөмкин.

Аннары хөрмәтле әниләргә тагын бер мөрәҗәгатем бар. Менә балагызны таптыгыз, үстердегез, кияүгә бирдегез, йә өйләндердегез. Аларны өйрәткәнче, үзегезне искә алып утырып торыгыз әле. Сез алар яшендә нинди булдыгыз соң? Менә алар сезнең копия! Сез эшләгән эшне алар да эшлиләр, сез эшләгән хатаны алар да эшлиләр. Әйе, сез аларга әйтергә, аңлатырга телисез, тик алар әле ишетми. Шуңа күрә, әниләр, башта үзегезне искә алыгыз. Сез нинди булдыгыз, алар да шундый.

«Балагызны „бисмилла“ дип имезегез»

Хәзер әни булырга теләүче кызлар артуга табамы, әллә инде кимеп барамы?

Алланың рәхмәте белән, без кире гореф-гадәтләребезгә, динебезгә кайтабыз. Әйе, минемчә, әни булырга теләүче кызлар арта.

Тик монда икенче як та бар. Без бит инде хәзер материализм, капитализм дигән чорда яшибез. Кызларыбыз хәзер башта карьера, машина, фатир булсын, аннары кияүгә чыгам, бала табам дип йөриләр. Хөрмәтле кызлар, сез әби-бабайларыгыз, әти-әниләрегез белән утырып сөйләшегез. Алар кияүгә чыкканда аларның машина, фатир ише әйберләр бар иде микән? Юк. Аллаһы Тәгалә бар нәрсәне дә биргән, Әлһәмдүллиләһ. Башта дөнья куып, аннары барысы да булды дигәч кенә, 30га җиткәндә кияүгә чыгу, минемчә, дөрес түгел. Барысын да вакытында эшләгез.

Әгәр егетегез кулыгызны сораган икән, әгәр дә ул яхшы, ышанычлы, терәк булырдай егет икән, әйбәт нәселдән, әйбәт гаиләдән икән, сезнең әти-әниләргә ошый икән, бисмилла белән кияүгә чыгыгыз. Машина булмаса да, фатир булмаса да, Аллаһка тапшырып, чыгыгыз. Чөнки ул егет эшчән һәм тырыш булыр. Аллаһы Тәгалә барысын да бирер. Әкрен-әкрен булса да бирер. Русларда шундый бик әйбәт әйтем бар бит: «Чтобы стать женой генерала, нужно выйти замуж за лейтенанта». Бергә тапкан, бергә алган, бергә үстергән ул барыбер күпкә яхшырак булыр.

Яшь кызларга, әни булырга әзерләнүче ханымнарга нәрсәләр әйтер идегез?

Хөрмәтле кызлар! Әни булу — ул иң олы бәхет. Рәсүлебез с. г. в. баланы йөрәк астында булганда да ишетеп ята ди. 120 көнне аның янына фәрештә килә дә, Алланың рәхмәте белән, балага җан өрдерә ди. Шул мизгелдә бер тәндә ике җан яши башлый. Шуңа күрә безгә ирләргә бит: йә җиләк тели, йә теләми, йә монысы, йә тегесе. Ике җан үзара уйныйлар. Ул икенче җан сезнең һәр сүзегезне ишетә. Аның белән күбрәк сөйләшегез, йокларга ятканда «бисмилла» дип ятыгыз. Тапкач та, имезгәндә «бисмилла» дип имезегез. Динебезне өйрәнегез, иманлы булыгыз, уразалы булыгыз. Шунда Аллаһы Тәгалә бәхет-бәрәкәтен дә бирер.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100