Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рәшит Галләмов&«Бизнес-онлайн» мәшһүр башкортлар исемлегенә ник татарларны керткән?

«Бизнес-онлайн» электрон газетасы халык санын алу чорында татар шәхесләрен танылган башкортлар исемлегенә кертеп, язма чыгарды. Ул киң җәмәгатьчелек арасында зур шау-шу уятты.

news_top_970_100
Рәшит Галләмов&«Бизнес-онлайн» мәшһүр башкортлар исемлегенә ник татарларны керткән?

«Интертат» электрон газетасы Башкортстанның төрле район-шәһәрләрендә дөньяга килгән танылган татарларның исемлеген тәкъдим итте. Әлеге исемлеккә мәдәният, әдәбият, фән, спорт өлкәсендә дан казанган, шулай ук сугышчан батырлыклары белән легендага әверелгән шәхесләрнең исемнәре кертелде. «Интертат» принцибы — бу шәхесләрнең татар булуы яки инде чыгышы белән татар булуы (Әйтик, үзен башкорт халык әдибе дип таныткан Мостай Кәрим татар авылыннан, үзен соңрак башкорт дип атаган Шәехзадә Бабич татар авылында туа, «татар телем» дип шигырьләр яза, Миңнегали Шәйморатов документларда үзен татар дип күрсәткән, Әхмәтзәки Вәлиди үзенең милләтен революциягә кадәр «Татар-башкорт» дип күрсәткән һ.б.

«Интертат» әзерләгән бу исемлек шактый дәгъвалар тудырды. Татар шәхесләре исемлеккә кертелгәннәр арасында мәшһүр татарларның барысы да юк дисә (чыннан да, бу исемлеккә бөтен кешене дә кертеп бетереп булмый), башкорт милләте вәкилләре исә кайбер шәхесләрнең татар булуына шик белдерде.

Халык фикере һәм фәнни чыганакларга нигезләнеп, әлеге исемлек алга таба да тулыландырылачак. 

Татар шәхесләре «Топ — 50 башкорт» исемлегендә

«Бизнес-онлайн» электрон газетасының атаклы башкортлар исемлеге җанисәпнең соңгы көннәрендә чыкты һәм кайбер татар җәмәгатьчелеге вәкилләрен гаҗәпкә калдырды.

«Бизнес-онлайн» сайтында «Сугышчылар, фетнәче-шагыйрьләр һәм артистлар: башкорт дөньясының топ-50 герое» дигән мәкалә дөнья күрде. Сүз дә юк, тугандаш халкыбызның легендасына әверелгән, аның милли-мәдәни үзаңын үстерүдә алдынгы рәтләрдә торган шәхесләр исемлеген тәкъдим итү, безнең карашыбызча, мактауга лаек гамәл. Әмма газета милләте бәхәсле кешеләрне тулысынча башкортлар дип атаган, алай гына да түгел, мәшһүр башкорт шәхесләре исемлегенә үзләрен чеп-чи татар дип санаучы кешеләрне дә керткән.

Топ-50 башкорт арасында Гази Заһитов, Батырша, Айдар Галимов, Тәлгать Таҗетдин, Земфира Рамазанова, Мәҗит Гафури кебек шәхесләр бар. Айдар Галимов, Тәлгать Таҗетдин, Земфира Рамазанованың беркайчан да үзләрен башкорт дип әйткәне юк, башкорт җәмәгатьчелеге дә аларны татарлар дип белә.

«Бизнес-онлайн» бу исемлекне чыгарганнан соң, газетаны социаль челтәрләрдә ачыктан-ачык провокациядә гаепләүчеләр дә булды.

Мисал өчен, 2016 елда Казанда үткән концертыннан репортажда Земфираның «мин-татар» дигән сүзләрен «Бизнес-онлайн» үзе үк цитата итеп китергән. 

«Минем яраткан татарларым, мин әлеге концертны тур башлану белән көттем. Музыкантларым миннән: «Мәскәү, Питер аңлашыла инде. Ә син тагын кайсы шәһәрне көтәсең?» — дип сорадылар. Мин аларга: «Казанны» дидем. Хәзер алар моны аңлыйлар инде», — диде Земфира. Кабат ул инглиз теленә күчеп, үзенең музыкантларына мөрәҗәгать итте.

— Алар — минем кебек үк татарлар. Россиядә бик күп милләт вәкилләре бар һәм без әлеге чиксез зур илнең бер өлеше», — дип сөйләгән популяр җырчы Казан халкы алдында. 

Тагын бер легендар герой — Батырша тарихын алсак, аның да милләте халыкта икеләнү тудырырга тиеш түгел. Мөселман халыклары өчен бик зур үзгәрешләр алып килгән баш күтәрү идеологы Башкортстандагы татар авылы Карышбашта туган, татар мәдрәсәләрендә укыган. Башкорт Википедиясендә дә Габдулла Галиев (Батырша аның тәхәллүсе) мишәр буларак күрсәтелгән. Батыршаны иң «усал» башкорт этномиссионерларының да башкорт дип әйткәне юк.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш мөхәррире Рәмис Латыйповка биргән әңгәмәсендә Батырша музее җитәкчесе һәм «Батырша» мәчетенең имам-хатыйбы Рафис Шәйхәйдәров мондый сүзләр әйткән: 

«Батыршаның татар икәнлеген беркем инкяр итми. Ул Карышбаш авылыннан, хәзер Югары Карыш, Верхнекарышево дип атала. Ул авылда, авыл нигезләнгәннән башлап, башка халык яшәмәгән. Катнаш авыл түгел. Кайбер авылларның бер очында бер халык, икенче очында икенче халык, өченче очында өченче халык яши. Бу авылда татар халкы яшәгән, башка халык яшәмәгән, бары тик татарлар гына яшәгән, әле дә шулай».

Башкортстанның беренче халык шагыйре дип атасалар да, үзен күбесенчә башкорт милләтенә хезмәт итүгә багышласа да, татар әдәбияты классигы Мәҗит Гафури да әсәрләрен татар телендә язган һәм үзенең татар икәнлеген шигырьләрендә ачыктан-ачык белдергән. Үлгәч бөтен мирасын Казанга васыять итүе дә шул турыда сөйли түгелме? Бөтендөнья сәнгать әһелләре баш иярлек талантлы Рудольф Нуриев исеме янәшәсендә дә «татар» сүзе һәрвакыт янәшә йөргән. «Оча торган татар», «Канатлы татар» дип атыйлар аны сәнгать дөньясында. Татар милләтеннән булуын атаклы биюче үзе дә сөйли торган булган. Рудольф Нуриевның: «Я не могу точно определить, что значит для меня быть татарином, а не русским, но я в себе ощущаю эту разницу. Наша татарская кровь течет как-то быстрее и готова вскипеть всегда», — дигән сүзләре әлеге легендар шәхес турындагы китаплар һәм башка чыганакларда бик еш очрый. 

Земфира Рамазанова һәм Айдар Галимовның татар икәнлекләрен халык алдында да әйткәннәре бар. Гази Заһитовның да авылы татар авылы буларак билгеле, ул авылда әле дә татарлар яши.

Социаль челтәрләрдәге кайбер фикерләр:

Fauziya Bayramova: «Мин дә шаккатып укыдым. Нинди хәл бу?! Кем анда шулай милләткә каршы эшли? Тарихны биргәнне, болар татарны бирә дә бирә инде! Җанисәптә татарга каршы башкортларның кулларын чиштеләр болар. Бу Татарстан хакимияте сәясәтеме? Әллә „Бизнес- онлайн“ га кереп оялаган милләт дошманнары эшеме? Моның очына чыгарга кирәк».

Ильнур Ярхамов: «Батырша — башкир?»

Монте-Кристо Миякинский: «Айдар Галимов татарин, у него в деревне Большие-Каркалы ни одного башкира не найдете. Кстати соседняя деревня Малые-Каркалы родина писателя Айдара Халима».

Ирек Таттарыч: «Вопрос есть. В перечислении именитых людей Башкортостана, помимо башкир, указаны только татары, а почему? Были, живали в Башкирии именитые, и не башкиры и не татары: например русский художник Некрасов, писатели Аксаков, Гарин-Михайловский, Довлатов и многие, многии другие. Так почему же всё-таки так? Чудны дела».

Татарларны «бүләк итә» башлыйкмы?

«Бизнес-онлайн» газетасындагы 18 октябрь көнне чыккан тагын бер язма безне шактый аптырашта калдырды.

Халык санын алу турындагы фикерләрен тәкъдим иткәндә, язма авторлары татар халкы турында ниндидер бер җансыз әйбер турында сөйләгән кебек яза.

 «Казан белән Уфага төньяк-көнбатыштагы шартлы 100 мең кеше өчен көрәшергә кирәкме икән? Бәлки, киресенчә, Татарстанга „туганнарына“ терәк булырга һәм саннарын арттырырга ярдәм итәргәдер? 100 меңгә арту яки кимү, татарлар өчен картинаны артык үзгәртмәячәк. Аның каравы, бу күршеләр белән килешү өчен чираттагы адым булып тора алыр иде. Милли күзлектән караганда, татар һәм башкортларның максатлары учпочмак һәм өчпочмак формасы кебек үк охшаш», — дип анализлаган язманың авторлары. 

Алар фикеренчә, башкорт халкына 100 мең татарны «бирү» безгә берни тормый икән. Үзләреннән сорамыйча, милләтен сайлау хокукы бирмичә, халыкны башка халыкка «бүләк итеп» буламы? Әйдәгез, өләшик соң, алайса. Бәлки башка халыкларга да баш санын арттырырга ярдәм кирәктер? Тагын кемнәрнең саны аз әле анда, диясе килә.

Без халык санын алуның максималь рәвештә гадел үтүенә, нәтиҗәләренең дөрес булуына омтылырга тиештер бит. Халык санын алуның иң кызган чорында мондый рухтагы язмалар ачыктан-ачык провокация була түгелме?

Социаль челтәрләрдәге кайбер фикерләр:

Damir Iskhakov: «Бу тамыры тирән булган бик куркыныч татар чире — барыберлек күренеше».

Ирек Таттарыч: «Минем бабайның андый бәндәләргә бер алтын сүзе бар — тәре кую».

Айгиз Баймухаметов: «Кем болғап ята ул?»

Альберт Бикбов: «Прям работорговля какая-то! Отдадим приказ в 100 тыс душ с барского плеча, мы же аристократы»

Римма Гомәрова: «Әйтерсең икмәк уңышы цифрларын бүлешәләр. Кызык та инде бәндәләр».

Халида Хамидуллина: «Татар киң йөрәкле кеше: халкыбызны сатып икенче милләтне үрчертик!»

Rim Sabitov: «100 тыс это целый народ, как абхазы или ногайцы, а хантов вообще 25 тыс. Что за ерунда?»

Камиль Абдрахимов: «Вы что, баранов делите?»

Газета ни өчен мондый эчтәлектәге язмалар бастыра? Татар милләтеннән булган кешеләрне башкортлар исемлегенә нәрсәгә нигезләнеп кертә?

Татарстан Башкортстанда җанисәп гадел үтми, анда яшәүче татарларны башкортлар дип яздыралар дип саный. Ә башкортлар, үз чиратында, чиктәш территорияләрдә яшәүче халыкны төньяк-көнбатыш башкортлар дип атый. «Бизнес-онлайн» электрон газетасымондый бәхәсле мәсьәләдә нинди позициядә тора һәм ни өчен җанисәп барган һәм болай да татарларның санын киметү, тарихын юкка чыгару, таркату өчен һөҗүмнәр барганда мондый мәкаләләр чыгара?

Бу сорауларыбызны «Бизнес-онлайн» электрон газетасына юлладык.

Рәшит Галләмов җавабы: «Максимум хөрмәт, минимум троллинг»

Әлеге сорауларны без «Бизнес-онлайн» газетасының гамәлгә куючысы Рәшит Галләмовка бирдек. 

Иң беренче чиратта, Рәшит Замирович безгә газетада басылган башкорт шәхесләре исемлеген әзерләүдә катнашы булмавын һәм язмага кагылышлы сорауларны аның авторларына юллавын хәбәр итте.  

Рәшит Замирович сүзләренчә, аның җанисәп, татар-башкорт мөнәсәбәтләренә карата шәхси позициясе, тулысынча «Бизнес-онлайн» позициясе белән туры килә. Аны яхшырак аңлау өчен Рәшит Замирович безгә соңгы айларда һәм елда «Бизнес-онлайн» сайтында шушы темага чыккан барлык мәкаләләрне укып чыгарга киңәш итте. Рәшит Галләмов фикеренчә, язмаларның асылы түбәндәгедән гыйбарәт: 

«Татарлар һәм башкортлар — ике тугандаш халык (асылда бер халык). Ике туганга, халыкны көлдереп, кеше алдында җәнҗал чыгарып ятарга кирәкми. Бөтен мәсьәләләрне гаилә эчендәге кебек бер-береңә мәхәббәт белән, стратегик мөнәсәбәтләргә зыян салмыйча гына хәл итәргә кирәк.

Сезнең дә гаиләгездәге якын туганнарыгыз белән үзара аңлашылмаучанлыклар чыкмыйча калмыйдыр. Сез күршеләрегез алдында савыт-сабалар ватып, үзара провокацияләр белән танаулар җимереп, гауга чыгарасызмы икән? Ышанмыйм. Әгәр дә сез йөз тапкыр хаклы, ә сезне туганнарыгыз хаксыз булса да, бу халык алдында танау җимерергә сәбәп түгел. 

Ике якның медиасы да (иҗади кешеләр) үзләрен югарыда әйтеп үтелгәнчә тотарга тиеш. Бер-берсенә максимум хөрмәт, минимум троллинг һәм провокацияләр (кызганычка каршы, соңгы вакытта ике яктан да киресен генә күрәбез) белән. 

Җанисәп килә дә китә, ә бер-беребезгә карата дошманлык хисләрен бик озакка җитәрлек итеп чәчәргә була. 

Һәм «татар» темасы белән махсус грантлар бүлеп бирелер алдыннан түгел, ә җанисәп башланганчы, даими һәм системалы рәвештә, халыкларның мәдәни мәсьәләләре, уңай һәм тискәре яклары турында фикер алышып шөгыльләнергә кирәк. Эзлекле мәдәни сәясәт алып барырга кирәк», — дип язды безгә Рәшит Галләмов.

«Бизнес онлайн» мәшһүр башкортлар исемлегенә татар халкы вәкилләрен дә кертте. Бу сезнең провокацияләр һәм троллингларсыз сакчыл сәясәт алып барырга кирәк дигән позициягезгә туры килми, чөнки татар Айдар Галимовны башкорт исемлегенә кертүне татарлар провокация дип санады. Бу ике яктан да аптыраш китереп чыгара. Шул сәбәпле, ни өчен «Бизнес онлайн» мондый мәкаләләр чыгара. Ни сәбәпле шулай булуын аңлатуыгызны сорыйбыз» дигән сорауны Рәшит Галләмов җавапсыз калдырды һәм редакциягә юллады.

Редакция җавабы: «Язмада сүз башкорт дөньясы турында бара»

«Бизнес-онлайн» редакциясенең җавабы да озак көттермәде. Әйтергә кирәк, әлеге сораулар җибәрелгәннән соң, электрон газета тәкъдим иткән исемлек «Топ — 50 башкорт» дигәннән «Башкорт халкы горурланучы топ — 50 шәхес» дип үзгәртелде. Җавап хатында алар үзләре дә хата җибәрүләрен аңлап, төзәтмә кертүләре турында искәртә. 

Ни сәбәпле «Бизнес-онлайн» әлеге кешеләрне башкорт халык вәкилләре дип саный?

«Язмада сүз башкорт этносы турында түгел, ә киңрәк күзаллауда — башкорт дөньясы турында бара. Язма да шулай дип атала, инфографикада җибәрелгән төгәлсезлек төзәтелде. 

Исемлек күп кенә башкорт экспертлары белән аралашу нигезендә төзелде. Аларның күбесе башкорт милләтеннән булмаган килеш тә милли мәдәниятләрен үстерүгә зур өлеш керткән якташлары белән горурлануларын җиткерде. Шул ук вакытта Ык елгысының ике ярын да үзләренеке дип санаучылар да бар.

Әлеге күренешне игътибарсыз калдыру аңлашылмас иде: шуңа күрә без «башкорт дөньясы» дигән төшенчә «башкорт этносы» дигән төшенчәгә караганда киңрәк дигән фикергә килдек

Элвин Грейны гына алыйк. Җырчы үзен башкорт дип санавын бик еш ассызыклап әйтә. Әмма ул татар герое буларак, «Татнефть Арена» залын җыймымы? Без аны татар эстрадасының топ җырчылары исемлегенә кертмибезме?

Нәкъ шуның кебек үк башкортлардан да Рудольф Нуриев, Гази Заһитов, Мостай Кәримгә булган хокукларын тартып алырга ярамый. Аларга һәйкәлләр Казанда да, Уфада да булсын. Бу нуль суммалы уен түгел. Иң яхшысы базардагы кебек тарткалашмыйча, бергәләп горурланырлык уртак геройларыбыз булсын.

Мондый язма халык исәбен алу барган вакытта провокация түгелме?

Бу язманы провокация дип санамыйбыз. Безгә калса, халык санын алу Татарстанда да, Башкортстанда да бик үк сәламәт булмаган дәртләрне уятты. 

Иң мөһиме — хәзер уртак үпкә, гаепләүләр һәм провокацияләрнең спиральләрен боруга юл куймау. Җанисәп — аз гына да республикалар һәм халыклар — татарлар һәм башкортлар арасындагы тугандаш мөнәсәбәтләрне корбан итеп китерергә ярамый торган бюрократик процедура. 

Үзебезнең геройларыбыз белән беррәттән, күршеләребезнең кемнәр белән горурлануын белү дә бик мөһим. Язмабыз шул турыда иде. 

Бюджет акчаларын бер-беребез белән мәгънәсез көрәш, авточабыш һәм социаль челтәрләрдәге таргет рекламага сарыф иткәнче, уртак мәсьәләләрне бергәләп хәл итү дөресрәк булыр иде. Россиядәге бер генә халык та татарлар һәм башкортлар хәтле бер-берсенә якын түгел. Татарларның да, башкортларның да уртак максатлары бар: мәдәниятне һәм туган телне саклау. 

Конфликтларга киткән деструктив энергияне уртак максатка юнәлтү дөресрәк булыр иде. 

Татарстан Башкортстанда җанисәп гадел үтми, анда яшәүче татарларны башкортлар дип яздыралар дип саный. Ә башкортлар, үз чиратында, чиктәш территорияләрдә яшәүче халыкны төньяк-көнбатыш башкортлар дип атый. «Бизнес-онлайн» электрон газетасы кем яклы? Мондый бәхәсле очракларда Татарстан һәм Башкорстанның массакүләм мәгълүмат чаралары кайсы позициядә торырга тиеш? 

«Татарстан ягы» дигән сүз юк, шәхси фикерләр тупланмасы гына бар. Әгәр фальсификация һәм басымның төгәл фактлары бар икән, аларны хокукый мәйданда хәл итәргә кирәк. Милләтен кем дип күрсәтүне кеше үзе генә хәл итә ала. Татар җәмәгатьчелегенең борчылуын аңларга мөмкин, әмма башка якка да карарга кирәк. Бәйләнчек агитацион компанияләр, нигезсез гаепләүләр Башкортстанда Татарстан үзенең эчке эшләренә катышырга һәм киңәергә җыена дигән тойгылар тудырырга мөмкин. 

Халык санын алу үтәр, ә юшкыны калыр. Халыклар арасындагы тынычлык һәм дуслык күпкә мөһимрәк», — дип җавап бирде «Бизнес-онлайн» редакциясе.

Редакциядән: Рәшит Галләмовка комментарийлар сорап хат язгач, ул безнең журналистыбызга ябырылды, аның телеграмда фамилиясен язмавын зур гаеп итте, аннары ни өчен үзенә чыгуларын сорап, редакторга шалтыратып шелтәләтәчәген әйтеп, сорауларны аңламыйм дип җаваплады. Әмма ахыргы нәтиҗә шундый — мәкаләгә барыбер төзәтмәләр кертелде, «моны провокация дип саныйсызмы?» дигән соравыбызны җавапсыз калдырды.

Шуңа да «Бизнес-онлайн»дагы бик оста журналистлар һәм осталардан да оста редактор да ялгыша икән дип уйлап, тынычланып калдык. Осталар да милләтләрне аерып троллинг ясар дәрәҗәдә ялгышкач, безнең телеграмдагы хатта ялгышлык белән фамилияне язмый калуыбыз бик кечкенә генә хата булып тоела башлады. Һәм иң мөһиме азакка нәтиҗә бит — татарларыбыз башкорт исемлегеннән чыгарылды!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100