Рәнис Габбазовның хатыны җырлый башлаган
Рәнис Габбазовның хатыны җырлый башлаган
Рәнис Габбазов хатыны Гөлиянең җырлаганы төшерелгән видеоны инстаграмдагы сәхифәсенә куйды. "Җырлый минем матурым", - дип яза ул.
Инстачылар җырны ошаткан.
"Шундый матур тавыш, моңлы. Сәхнәләрдә күрергә насыйп булсын", "Ник шулай җырлаучылар күбрәк сәхнәдә юк икән, афәрин, балам! Эч пошыргычлар күбрәк бит, алар зур сәхнәләргә ничек үтәләр икән?", дип язалар.
Рәнискә хатыны белән дуэт җырларга тәкъдим итәләр.
"Бигрәк матур җырлый ич тормыш иптәшең, ник анын белән концертлар куеп йөрмәскә сезгә. Төрле кызлар кочаклап җырлап йөргәнче (шутка), давай үз хатының белән дә җырла инде безнең өчен, Рәнис", -диләр.

"Тормыш иптәшем Гөлия Сагиева - Казан кызы. Аның белән Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында укыганда таныштык. Мин Венера Ганиевада укыдым, Гөлия Салават Фәтхетдинов кафедрасында белем алды. Тәүге тапкыр аны ашханәдә очраттым. Гөлия шоколад ала иде, мин исә "үзем алып бирәм" дидем. Шулай итеп, Гөлиягә алып биргән беренче бүләгем - шоколад булды. Гөлия бик матур җырлый, концертларымда да катнашканы бар. Ул шулай ук Ваһапов фестивале лауреаты", - дип сөйләгән иде Intertat.ru хәбәрчесенә Рәнис Габбазов.