Рәхмәт хатлары турында уйланулар: «Бүләкләнәсе килү кешенең күңелендә бар ул»
Почет такталары һәм почет грамоталарына яңа заман карашы.
Үз эшен яхшы башкарган кешене зурлауның ике төп ысулы бар: беренчесе — акчалата премия, икенчесе — грамота, рәхмәт хатлары. Моңа әле өченче ысул баларак, төрле иҗтимагый һәм коммерциячел оешма-берләшмәләрнең шәрәфле (почетлы) әгъзасы (академигы) кебек исемнәрне дә өстәргә була.
Премия аңлашыла инде, бу гаилә бюджетына өстәмә керем дигән сүз.
Икенче ысулны ике өлешкә бүлеп карарга мөмкин. Беренчесе — зуррак дәрәҗәгә күчү өчен басма булып торган «рәхмәт» һәм икенчесе — «коры рәхмәт».
Әйтик, ул рәхмәтне (беренчесен) синең оешмаңның ходатайствосы белән министрлык йә Президент, йә Дәүләт Советы биргән икән — алга таба ул мактаулы исем һәм Хезмәт ветераны исемен алу өчен бер баскыч булып тора. Ә мактаулы исем инде ул хезмәт хакына аз булса да өстәмә бирә. Тиешле документларың җитеп, Хезмәт ветераны да булып куйсаң, коммуналь түләүләргә ташламадан да файдаланасың. Димәк, акчалата бүләкләүгә барып тоташа, әмма катлаулырак юл белән, аның каравы бер тапкыр гына түгел, аз булса да даими керем турында сүз бара.
Сүз уңаеннан, хәтерлисезме, элек колхоз-совхозларда почет такталары була иде. Анда алдынгы тракторчы, шофер, терлекче, савымчыларның фотолары куела иде.
Почет тактасына өстәп, почет грамоталары да бар әле. Һәркайсыбызның өендә әти-әниләребезнең, әби-бабаларыбызның тартма-тартма рәхмәт хатлары сакланадыр.
Әйе, совет иле эш кешесен хөрмәтләүнең бу алымын оста кулланды. Әйбәт эшлисеңме — исемең тактада, әле шуңа өстәп — мә сиңа грамота! …Соңрак сатириклар мактау такталары һәм грамоталар темасын әсәрләренә керттеләр.
Мин инде бу такталарны совет чоры архивында калган дисәм, юк икән, «Исеме почет тактасында», «Фоторәсеме почет тактасын бизи», дигән түгәрәк җөмләләрне матбугат битләрендә әле дә очратырга була.
Димәк, почет такталары совет илендә хезмәт кешесен акчасыз зурлауның бер үрнәге булып тарихта калмады — алар яңа гасырга да килеп керделәр, кереп кенә калмадылар, ә чәчәк аттылар.
Балаң укыган мәктәпнең оештыру эшләренә үз өлешеңне кертәсеңме — директорның рәхмәт хаты, Тукай шигырен сөйләп онлайн-конкурска катнашасыңмы — мә сиңа онлайн-рәхмәт. Кыскасы, хәрәкәтләнгән саен — рәхмәт өстенә рәхмәт.
Игътибар итсәгез, һәрбер дәүләти яки иҗтимагый оешманың ел йомгакларына багышланган яки ниндидер әһәмиятлерәк җыенының бер өлеше шушы бүләкләүләргә багышлана.
Ярар, аласың инде кабул итеп ул рәхмәтне, фотога төшәсең, фотоны каядыр эләсең, котлыйлар… Аннары ята инде рәхмәт кәгазе куелган ул матур рама тузан җыеп. Чыгарып ташларга да кул бармый, китап киштәләрендә дә урын кызганыч.
Теманы куәтләп, бер мисал...
Быел Татарстан Язучылар берлеге шигырь бәйрәмен онлайн уздырды. Язучыларның шигырь укыган видеоязмасын тыңлаганда алар утырган фонга игътибар итсәң, шактый кызык әйберләргә юлыгасың.
Мәсәлән, шагыйрь Таһир Шәмсуаров әтисе турында сөйләгәндә аның хезмәтендә зур уңышларга ирешүе, мактау кәгазьләре алуы турында искәртеп уза. Шунысы игътибарга лаек, шагыйрь бу сүзләрне дивар тутырып мактау кәгазьләре эленгән фонда сөйли.
Шәрәфле әгъзалар армиясе
Яңа заманда барлыкка килгән бер күренеш — бүгенге әһелләребез «портфолиоларын» төрле халыкара иҗтимагый һәм башка форматтагы оешмаларның почетлы әгъзасы (академигы, профессоры) дигән титуллар белән бизи башлады. Шушы оешмаларның ниндидер почетлы билгеләренең лауреатлары да булып куялар әле. Мисаллармы? Рәхим итегез!
Композитор Юлия Бек ЮНЕСКО дөнья мәдәнияте институтының почетлы профессоры.
Эшкуар, хәйрияче, җәмәгать эшлеклесе Фәрит Мифтахов «Европа-Азия» Халыкара гуманитар академия академигы, шәрәфле әгъзасы.
Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире, шагыйрь Ленар Шәех Кыргызстан Республикасының Омор Солтанов Халыкара иҗтимагый Поэзия академиясе академигы, «Евразия иҗат гильдиясе» әгъзасы. Моннан тыш, ул «Дөнья генераллары Тынычлык өчен» халыкара иҗтимагый ассоциациясенең иң югары бүләге булган Генераллар премиясенә — «Тынычлык күгәрчене» медаленә лаек булды.
«Тынычлыкны, дуслыкны һәм халыклар арасында үзара аңлашуны ныгытуга багышланган иң яхшы әсәрләр өчен бирелә торган әлеге бүләк татар шагыйренә Европа Берлегенең үзәге булган Брюссель шәһәрендә узган VIII Open Eurasian Literature Festival and Book Forumында тапшырылды», - дип Татарстан китап нәшрияты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шунысын искәртә алам, «Ачык Евразия» (Open Eurasian Literature Festival& Book Forum) конкурсында катнашу өчен оешманың әгъзасы булу һәм әгъзалык взносы түләү кирәк. Яхшы әсәр өчен җиңүчеләр әйбәт кенә грантлар да алганнар. Әмма грантлар һәм премияләр алучылар арасында татар шагыйре юк.
Инде Татарстан «производствосы» булган үзенчәлекле медальләргә килсәк, бер мисал.
Мәсәлән, берничә ел элек танылган шагыйрь Ркаил Зәйдуллага Аксакаллар шурасының Рәхмәт хаты тапшырылган иде. Рәхмәт хатын язучыларның Тукай клубында узган Яңа ел кичәсендә Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Ибраһимов тапшырды. Ә Аксакаллар шурасының махсус медале Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Вахит Имамовка бирелде.
Әлеге темага берничә фикер
Социаль челтәрдә галим Азат Ахуновның үз аккаунтына ТР Фәннәр Академиясеннән бирелгән Рәхмәт хатын элеп куюына игътибар иттем.
Филология фәннәре кандидаты Азат Ахунов:
«Миндә андый әйберләр күп түгел. Нибары ике рәхмәт хаты бар — берсе университетта эшләгәндә Гафуров исеменнән, икенчесе — Фәннәр Академиясеннән. Алар минем өчен кадерле. Университетта эшләгәндә без аларның барысын да җыеп барырга тиеш идек. Ләкин мондый әйберләргә — орден, медальләргә, рәхмәт хатларына, грамоталарга исем китми. Бу юлы сирәк булганга күрә күрсәттем. Ул булса да, булмаса да бернәрсә дә үзгәрми. Әмма элеп куйгач, кешенең реакциясе кызык — мактый башлыйлар. Шуңа күрә кешенең мөнәсәбәтен күрү өчен дә элеп куялар. Минем өчен аккаунт шәхси фикер әйтү урыны түгел, үзенә күрә бер портфолио. Чит илләрдәге хезмәттәшләр кереп карап, бу кешенең нәрсә белән шөгыльләнгәнен күрә ала, ышанычлы кешеме, уңышлары бармы…
Бездә совет чорыннан шулай калган — кеше ялтыравыкка игътибар итә. Әти гомере буе җайсыз кеше булгач, аның андый әйберләре бөтенләй булмады. Өйдә ниндидер бер медальне балачакта унитазга батырган да идем. Аның өчен дә өйдә тавыш булмады».
Чуашстан татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Гыйбатдинов:
«Кеше эш дәверендә хезмәт хакы гына түгел, эшләгән эшенә башка уңайлыклар да көтә. Уңайлыклар булдыру өчен бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә стимул баллары булдырыла. Баллар бирү өчен аның эшчәнлеген ачыкларга кирәк. Ачыклауның бер билгесе — бүләкләнүләр. Моңа рәхмәт хатлары, лауреат исемнәре, ведомство бүләкләре керә. Бу күрсәткечләр баллар алу өчен кирәк. Әле бит безнең кешегә ветеран исеме дә кирәк. Ветеран исеме алу өчен ведомство бүләге һәм дәүләт бүләге кирәк.
Советлар чорыннан килгән бу әйбер кешенең яшенә дә карамыйча тәэсир итә. Генерал буласы килмәгән солдат начар, диләр. Бүләкләнәсе килү кешенең күңелендә бар инде ул. Телиме-теләмиме — ул шушы адымнарны үтә. Кирәкми, дигән кеше сирәк. Ләкин алар да андый бүләкләүләрдән баш тартмый.
Аны алганда шатланасың, алгач каядыр бәрәсең дә шунда ята ул. Комодтамы, каядыр инде… Ләкин бит аны алган мизгеле кадерле. Алынган грамоталар барысы да кешенең шәхси эшенә теркәлеп барыла. Кирәк булса, тиз генә кереп карап була. Хикмәт кайда саклауда түгел — эш аны алуда һәм алга таба куллануда.
Без иҗтимагый хәрәкәттә булгач, андый кәгазьләрне жәлләмибез. Менә «Урмай-Зәлидә» конкурсын үткәрдек. Халык катнашырга тели, дибез. Нигә тели соң ул? Сәнгать җитәкчеләренә җиңгән дигән исем кирәк. Шуңа да 1, 2, 3 урын лауреатларына исемнәрне жәлләмибез. Гран-прины гына бик карап бирәбез.
Минем өчен иң кадерлесе икесе — Татарстанның һәм Чуашстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исемнәре, Татарстанның һәм Чуашстанның "Фидакарь хезмәт өчен" медале. Аларның кәгазьләре комодта кадерләп саклана. Медальләрен тагып йөргәнем юк».
Дизайнер Илдар Әюпов:
«Андый грамоталар балаларга кирәк инде ул. Стимул өчен. Аларның да кечерәк яшьтәгеләренә. Өлкәннәргә кирәктер дип санамыйм. Минем юк та ул… Хәер, „Сәләт“ чорындагылар бар бугай. „Сәләт“ ярата бит инде андыйларны бирергә».
Алынмый калган медальләр, исемнәр, дәрәҗәләр…
Шагыйрь Зөлфәт бу дөньядан халык шагыйре дигән рәсми дәрәҗәне алмыйча китеп барды. Ул халык шагыйре дигән исемне көткән иде, ә аңа медаль бирделәр.
«Хәтеремдә, Зөлфәт абыйның Г.Камал театрындагы юбилей кичәсендә ул шушы хәбәрне көтте кебек. Әмма аңа медаль бирделәр. Аның аптыраулы карашы әле дә күз алдымда тора», — дигән иде язучы Вакыйф Нуриев.
«Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясен алганнан соң алты-җиде ел үтте. Зөлфәтнең Халык шагыйре исемен алырга бөтен хокукы бар иде. Рәсми исемнең алынмавы өстәгеләр аркасында эшләнми калган эш түгел, хөкүмәт уеннары түгел иде», — диде Камил Кәримов.
«Ул үләргә тиеш түгел иде, көтмәгәндә китеп барды, әнә, Мөдәррис Әгъләмгә соң булса да, авырган вакытында, әмма исән чагында бирелеп калды бит», — диде Ркаил Зәйдулла.
Шаһинур абый Тукай премиясенә кандидат иде, аңа да медаль бирделәр…
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 8 майда күренекле язучы Шаһинур Мостафинны «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» медале белән бүләкләү турындагы Указга кул куйды. «Язучы дәрәҗәле бүләккә күпьеллык нәтиҗәле иҗади хезмәте, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм тыл хезмәткәрләре турында хәтерне саклауга керткән зур өлеше өчен лаек булды», — дип яза Язучылар берлегенең матбугат үзәге.
Бер ай да үтмәде, Шаһинур абый бу медальне тантаналы шартларда кабул итәргә өлгермичә, якты дөнья белән хушлашты.
Ә бит эзтабар язучыбыз быел Тукай премиясенә дә тәкъдим ителгән иде. Эх!.. Комиссия башкача хәл итте шул ул вакытта.