«Дәр, дәр, дәрәгә, майлы ботка казанда»: төрки халыклар Нәүрүзне ничек каршылый?
21 март көнне, көн белән төн тигезләшкән вакытта төрки һәм фарсы халкының бер өлеше Нәүрүз бәйрәмен - төркичә яңа елны каршылый. «Нәүрүз» - фарсы теленнән кергән сүз, ул «яңа көн» дигәнне аңлата.
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, фольклор белгече Фәнзилә Җәүһәрова Нәүрүз бәйрәменең килеп чыгышы турында сөйләде.
«Нәүрүз бәйрәмен оештырып, муллалар үзләренә орлык җыйган»
«Нәүрүз безнең бәйрәм түгел. Нәүрүз бәйрәме турында сүз алып барганда беренче чиратта аның төрки, бер төркем фарсы телле халыкларга хас булуын әйтергә кирәк. Ул Урта Азиядә яшәүче халыкларда, Советлар Союзы вакытында безнең союздаш республикаларга хас бәйрәм булган. Хәзер дә ул үзбәк, таҗик, төрекмән, казах, әзербайҗан, төрек халыклар тарафыннан бәйрәм ителә.
Нәүрүз дигәндә яңа көн, җирнең кояш тирәсендә әйләнүгә бәйле яңа цикл башлануны күз алдында тотабыз, ул көн белән төн тигезләшкән вакытка туры килә.
Орлык чәчүгә бәйләп караганда, ул бәйрәмнең асылын тәшкил иткән ризыкларның берсе — сумалак. Ул бераз гына шыттырылган бодай ярмасыннан әзерләнә. Йола ризыгы булып санала. Нәүрүздә сумалактан кала пылау пешерәләр, аны барлык кеше ашый, социаль чикләүләр булырга тиеш түгел.
Нәүрүзгә хас тагын бер образ бар — ләкләк. Ул үзенең канатында язны алып килә дип санала.
Татар халкына килсәк, быелгы 21 мартны күз алдында тотсак, кыш әле үз хокукларын язга бирми. Бездә ләкләкләр юк. Без чәчүгә күпкә соңрак чыгабыз, сукага да соңрак тотынабыз. Бездә Нәүрүз йоласына «аналог» булган үзенчәлекле йола бар ул — Карга боткасы. Ул җир кардан ачылгач, язны үз канатларында алып килүче каргаларга бәйле рәвештә үткәрелә торган йола. Аның асылында шулай ук орлык бар.
Карга боткасына кагылышлы «зәрә тау» дигән төшенчә бар. Зәрә ул «зерно» дигән сүз. Галимнәр әйтүенчә, русларга ул сүз төрки халыклардан килеп кергән. Топоним буларак зәрә таулар хәзер дә бар. Карга боткасы алдыннан анда менеп кычкыру йоласы бар. Ул бәйрәмнәр бик охшаган: Нәүрүздә — ләкләк, бездә — карга, Нәүрүздә сумалак пешерәләр, карга боткасында ярма җыялар, соңыннан ботка пешерәләр. Ул ботканы күмәкләп ашыйлар, ни кадәр уртаклашсаң, шул кадәр мал, бәрәкәт килә диләр.
Татарларда ничек үткәрә башлаганнар? Екатерина II вакытында татарлар Бохарага барып белем алган. Аннан кайткан укымышлы муллалар шул бәйрәмне оештырган. Нәүрүз таягы булган, ул хәзер дә музейда саклана. Анда язылган теләкләрне әйтеп, йорттан йортка кереп ярмалар җыеп йөргәннәр. Гали Рәхим Нәүрүз татарларга шартлы рәвештә килеп кергән дип саный. Ул муллалар оештырган йола, шул бәйрәмне үткәреп, алар үзләренә орлык җыйганнар, ди ул. Бәлки, шулай булгандыр. Шәкертләр йорттан йортка кереп Нәүрүз такмаклары әйткән. Такмак нигезендә теләкләр булган. Казан асып пылау пешерү булмаган.
Шулай ук Нәүрүз бәете бар. Ике кыз егетләр булып киенеп мәдрәсәгә укырга керә, хәйләне белеп, аларны куып чыгаралар, ә кызлар өйләренә кайтудан читенсенеп, өйдән-өйгә кереп йөреп тамак туйдырганнар.
Әстерхан һәм Себер татарларында көн белән төн тигезләшкән вакытта уза торган «Әмәле» бәйрәме бар, ул хәзерге телгә тәрҗемә иткәндә «апрель» дигәнне аңлата. Бәйрәм вакытында кояш формасындагы төче күмәч пешергәннәр, аны балаларга өләшкәннәр, өй алдыннан капка аша тышкы якка атканнар. Себердә халык иген игеп көн күрмәгән, шуңа күрә бәйрәм нигезендә орлык юк, кояшка табыну бар, — дип сөйләде Фәнзилә Җәүһәрова.
Бүгенге көндә төрки халыклар Нәүрүзне ничек бәйрәм итә?
Үзбәкстан
Татарстан Республикасындагы үзбәк милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе урынбасары Рахмидин Солтанов күмәк күңел ачуларның ничек узуы турында сөйләде.
Нәүрүз бездә бик зурлап, Сабантуй кебек уза. Район үзәкләрендә, шәһәр паркларында киң программа әзерләнә. Республика күләмендә һәр елны Ташкентта зур концерт була.
Ул көнне кафелар, рестораннар үз ризыкларын тәкъдим итә. Иң төп гадәт — сумалак пешерү. Ул безнең милли ризык, бик озак, 24 сәгать дәвамында зур казанда пешерелә. Ул ризыкның кайчан һәм кем тарафыннан пешерелә башлавы билгесез, тик ул бик күптәннән бар. Сумалак шыттырылган бодай бөртекләреннән ясала, аны иттарткыч аша чыгарталар. Ачлык заманында аны ашап, исән калганнар.
Бәйрәмдә катнашучылар матур итеп киенеп килә, урамнар бизәлә. Кешеләр туганнарына кунакка йөри, әти-әниләрен хөрмәтли, олы яшьтәге туганнарга сәдака бирәләр. Кичке ашка һәр гаиләдә милли ризыклардан табын коралар. Гаилә белән бәйрәм ашы ашыйлар, — диде ул.
Казахстан
Казахстанда яз бәйрәменә шулай ук зур игътибар бирелә. Аны өч көн бәйрәм итәләр. Татарстандагы казах милли-мәдәни автономиясе рәисе Сагит Джаксыбаев сүзләренчә, ул милли уеннар белән бик күңелле үтә.
Нәүрүз табигать яңару, яңа ел башлану белән бәйле. Ул — бик борынгы йола. бездә Нәүрүз уеннар, ат чабышлары белән уза. Биек таганнар куела, яшьләр таганда атына, кечкенә балалар сөякләр белән уеннар уйный.
Төп ризык — «Нәүрүз куҗе», ул — ит шулпасында җиде ярмадан пешерелгән аш. Җиде саны Нәүрүз бәйрәме өчен изге дип санала. Мин бу бәйрәмгә үзем дә бик уңай карыйм, чыннан да бәйрәм дип кабул итәм. Гаиләләрдә бәйрәм табыннары әзерлиләр, туганнарга кунакка йөриләр, — дип сөйләде ул.
Кыргызстан
Кыргызлар Нәүрүзне төп бәйрәм буларак кабул итә. Татарстандагы кыргызларның милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Бейшенбек Мөхәммәтов бәйрәмнең ничек узуы турында сөйләде.
Кыргызстанда Нәүрүз — төп бәйрәм, ул бик зурлап үткәрелә. Милли биюләр, җырлар, уеннар, ат чабышлары, кунакка йөрешүләр өч көн дәвам итә. Төп ризык буларак, ат, сарык, сыер итеннән «бишбармак» ясыйбыз. Милли эчемлекләр, һәм, әлбәттә, сумалак тәкъдим итәбез. Ул ризыкны һәр йортта пешерәләр.
Беренче урында, әлбәттә, ат ярышлары. Барлык уеннарны әйтеп бетереп тә булмый. 21 март бездә бәйрәм көне, ял дип санала, аннан кала тагын ике көн бәйрәм итәбез. Ул безнең өчен бик зур язгы бәйрәм, — дип сөйләде ул.
Төрекмәнстан
Татарстан Республикасындагы төрекмәннәрнең милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Вепа Нурсахатов Нәүрүзнең алар өчен бик зур бәйрәм булуын әйтте.
Без Нәүрүзне бик зурлап үткәрәбез, халык ял итә. Гадәт буенча сумалак, пылау, төрле милли, баллы ризыклар ясыйбыз. Шулай ук милли уеннар була, мәсәлән, гүрәш, татарча ул көрәш була инде.
Барлык начарлыклар үткәндә калсын өчен учак аша сикерү бар. Нәүрүз бәйрәмендә бер көн ял итәбез. Татарстанда ял көне бирелми. Киләчәктә, бәлки, ял булыр. Революциядән соң беренче Нәүрүзне 1989 елда Татарстанда яшьләр үзәгендә без үткәрдек. Анда биш-алты милләт җыелды. Нәүрүз зур бәйрәм буларак кереп китсен өчен аны бәйрәм итәргә, халыкка аңлатырга кирәк, ул бәйрәмнең тарихы бик еракка барып тоташа, — дип сөйләде ул.
«Дәр, дәр, дәрәгә! Майлы ботка казанда»
Йошкал-Олада 2007 елдан «Ел башы — Нәүрүз» бәйрәмен зурлап үткәрәләр. Бәйрәм төрки-татар йолалары белән уза. Без татар үзәгендә үткәргән кебек, төрки халыклар да үткәрми, ди Мари Эл Республикасының «Республика татар мәдәнияте үзәге» методисты Рамай Юлдашев.
Күп җирдә Нәүрүз бәйрәме концерт, рәсми рәвештә котлаулар белән башлана, аннан соң спорт ярышлары була. Ул форматны стандарт дип әйтеп була. Миндә егерме елдан артык төрле чыганаклардан тупланган мәгълүмат бар иде. 2007 елларда бәйрәм башка төрле булсын дигән тәкъдим белән чыктым. Без Нәүрүз бәйрәмен Карга боткасы белән берләштерергә булдык. Балалар килгән кунаклардан ярма җыя, мин зур казан белән: «Дәр, дәр, дәрәгә! Майлы ботка казанда», — дип йөрим. Ул ярмаларны ботка пешерүчеләргә тапшырабыз.
Аннан соң каен һәм нарат утыныннан учак ягабыз, анда әрем, артыш яндырабыз. Ут иясе безне начар көчләрдән арындырсын дип теләкләр телибез. Шул ук вакытта берничә кешенең кулында катык салынган балчык савытлар була. Ул катыкны агач кашык белән утка аталар, шул рәвешле ут иясен ашатабыз.
Шуннан соң катнашучыларга кара һәм ак тукыма кисәкләре таратабыз. Кара тукымага барлык начарлыкларны, авыруларны, бәхетсезлекләрне бәйлиләр дә, аны учакка ташлыйлар. Ак тукыманы, уңышлы ел, исәнлек, муллык теләп, ак каенга бәйлибез. Катнашучылар учак аша сикерә. Шуннан соң әкренләп концерт, спорт программасы башлана. Төрле уеннар үткәрәбез. Башкорт, үзбәк, кыргыз, таҗик һәм башка халыкларның да уеннары уйнатыла. Бәйрәм азагында барлык катнашучыларны карга боткасы, пылау, чәй белән сыйлыйбыз. Калган боткаларны карга ташлыйбыз, анда чыннан да каргалар җыела.
Гадәттә, бәйрәмгә ике-өч йөзләп кеше җыела, бәйрәм шәһәр читендә уза, киләчәктә шәһәр уртасында матур итеп уздырасы иде, — ди ул.
Казанда
21 март көнне Казан ипподромында Нәүрүз бәйрәме уңаеннан халык күңел ачулары булачак.
Төп сәхнәдә Татарстан халыклары ассамблеясенең милли-мәдәни берләшмәләре коллективлары чыгыш ясаячак. Бәйрәм программасына беренче тапкыр пылау фестивале кертелгән. Казанлылар аш-су татып караячак, иң яхшы оста һәм рецепт өчен тавыш бирәчәк, ә соңыннан җиңүчегә бүләк — казан тапшырыла. Бәйрәмдә пылаудан тыш, Нәүрүзнең төп ризыкларының берсен — шыттырылган бодай бөртекләреннән сумалак татып карарга мөмкин була.
Урам театры үзенең бәйрәм программасын әзерләгән. Шулай ук казанлылар традицион халык уеннарында һәм күңел ачуларында катнаша, джамперлар тамашасын карый, милли-мәдәни автономияләр арасында киез итекләр белән хоккей буенча чемпионатта катнашучылар өчен җан ата ала.
«Нәүрүз гүзәле» һәм «Нәүрүз батыр» дигән ике матурлык һәм талант бәйгесе планлаштырылган. Көн дәвамында бәйрәм мәйданчыгында Этномаркет узачак, анда үзенчәлекле осталар милли колорит белән үз эшләрен сатуга куячак.