Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рәфис Атаказов: "Үзебезне азат, горур халык дип күпме генә борын күтәрсәк тә, безнең аңда курку хисе ята"

“Сагындым мин сезне, кызлар” видеосы таралганнан соң популярлашкан блогер Рәфис Атаказов белән без татар блогерлары, халкыбызның киләчәге, бүгенге журналистика турында сөйләштек.

news_top_970_100
Рәфис Атаказов: "Үзебезне азат, горур халык дип күпме генә борын күтәрсәк тә, безнең аңда курку хисе ята"

Рәфис Атаказов интервьюсындагы төп фикерләр:

“Видеоларымда мин ихластан елыйм”

“Татар блогерлары куркак”

“Татар халкы беркайчан да бетмәячәк”

“Артистлар турында гына түгел, хезмәт кешесе турында язарга кирәк”

“Мин татар булуым белән горурланып яшим”

“Бер идея бөтен кешене берләштерә алмый”

“Ник өйләнмисең дигән сорауны яратмыйм”

- Рәфис, мин сине “Сагындым мин сезне, кызлар” дигән роликтан беләм. Бөтен кеше дә шуннан беләдер дип уйлыйм. Мондый популярлык килер дип уйлаган идегезме?

- Дөресен генә әйткәндә, Рәмис әфәнде, ике ятып бер төшкә дә кермәгән иде. Видео чыккач иң башта үпкәләгән булсам, аннан соң үземә дә бик кызык булып китте. Шушы яшькә җиткәч шулкадәр популяр булырмын, меңләгән кеше мин әйткән сүзне тыңлап, шуннан мәгънә алып, фикерләрем белән килешер дип бер генә дә башыма килмәде. Чын күңелемнән әйтәм.

- Кайда тудың, кайда укыдың? Укучыларың беләдер инде. Шулай да тагын бер искәртеп китсәң иде.

- Мин бик тә кызык фамилияле - Атаказов Рәфис. Чуашстанның Батыр районы, атаклы Шыгырдан авылыннан. Шунда туып үстем, укыдым. Армиядән кайткач, Чаллы педагогика колледжына укырга киттем. Без укыган факультетны Казан дәүләт университеты факультеты ясадылар. Шунда югары белем - татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге алып чыктым.

- Ә нишләп Атаказов?

- Атаказов бик тә сәер, әлбәттә. Хәзер блогер булгач, бөтен кешедә ике генә сорау: ник син Атаказов һәм ник син өйләнмәгән? Ул бабамнардан, җиденче буыннан калган кушамат. Бабам “тешләргә” бик ярата торган булган. “Ата каз”га “–ов” дип кушканнар да, менә шундый яңгыравыклы мишәр фамилиясе килеп чыккан. Бабамның бабасының бабасы буладыр инде. Аның нәсел дәвамчысы буларак мин - Атаказов. Мин үзем дә тешләргә бик яратам.

“Видеоларымда мин ихластан елыйм”

- Син “Сагындым мин сезне, кызлар” дигән видеоның килеп чыгу тарихын сөйләгән идең инде. Шушы колледждагы кызларга багышлап яздырылган видео бу, әйеме?

- Әйе. Интервьюлар чыкты бит инде минем белән. 20 елдан артык күрмәгән кешеләремне сагынып, ихлас күңелдән елап төшерелгән хат иде бу. Бернинди инстаграм, блог, кызык өчен дә, мине күрсеннәр әле дип тә ясаган әйбер түгел. Егермедән артык кешегә генә ясалган видео иде. Шуннан китте инде.

- Рәфис, чынлап та күңел тулып еладыңмы? Әллә инде кызларга кызык булсын дипме?

- Рәмис, син дә шул ук сорауны бирәсең инде. Кая гына барсаң да, чын күңелдән еладыгызмы әллә сез аның сценариен язып еладыгызмы, диләр. Юк, җәмәгать. Гел әйтеп тә арыйм: күңелең булмаганда ничек елап була? Теләгең булмаганда елап булмый. Артистларның бар елавы, ләкин алар бит инде ихлас күңелдән еламый. Ә минем бит бу ихлас. Чын йөрәктән, күңелдән чыккан әйберне генә мин шулай елап бирә алам.

- Хәзер шундый ук видео яздырам дисәң, яздыра аласыңмы?

- Юк. Мин аны яздырыр өчен, минем елый торган мизгелне көтәргә кирәк. Китап укысам да елыйм мин.

Әле шул нисбәттән генә әйтеп үтим. Бүген иртән мин бер-ике яшь кешегә Һади Такташның “Мокамай” шигырен укып күрсәттем. Нигә? Чөнки яшьләр Мокамайны ниндидер бер авыл диванасына карата язылган шигырь дип кабул итә. Ә мин башта аның тарихын сөйләдем. Ул Мөхәммәтҗан исемле кеше булган, ул дустына карата язылган шундый шигырь дип, Мокамайны укыдым. “Мокамай, син шундый булмадың” дип укыганда, күзләрдән яшь тамды. Менә минем елаган вакытымда шундыйрак видео ясагыз әле дисәгез, ясый алам. Ә менә хәзер син миңа, Рәфис, шундыйрак типтагы видео ясыйк әле дисәң, ул инде ихлас видео булмый. Вайн дип аталачак инде ул яшьләр теле белән әйтсәк.

- Хәзерге заманда шушы видео, фотографияләр үзе бер аралашу чарасына әйләнде. Моны нәрсә белән аңлатып була? Кешенең традицион газета укырга, телевизор карарга вакыты юкмы?

- Әлбәттә. Хәзер бит, Рәмис, без мәгълүматны кыска рәвешле генә алырга өйрәнгән. Без бит бик ашыгыч рәвештә яшибез. 

Без бер куллы кешеләр бит бөтенебез. Безнең һәрбер нәрсә менә монда - кулда, телефонда дип әйтик. Безнең утырып, гәзит, китапны аңлап укырга вакытыбыз юк. Без аның 6-7 җөмләсен укып, тиз генә анда нәрсә турында язылганны белергә тиеш.

Шуңа күрә, әлбәттә, Ватсап, Инстаграм, Вайбер, Телеграм һәм бүтән аралашу чаралары, интернет челтәрләре - алар бөтенесе дә ашыгуга, кешенең вакыты юклыгына бәйле. Үземдә дә, эшлекле кешеләрдә генә түгел. Үзебезне генә алыйк әле. Без туганнар белән дә тиз-тиз генә аралашабыз бит телефонны тотып. Озак кына сөйләшеп торырга вакыт юк. Авылда өчәр, дүртәр сәгать, өйдә, диванда утырган кебек түгел, ә тиз-тиз генә. Әйттек 6-7 мәгълүмат, ул сиңа 6-7 сүз әйтте. Бетте. Һәм син шуннан киттең бүтән нәрсәгә. Хәзер бит заманасы шундыйрак инде. Әби әйтмешли, ахырзаман кешеләре бит без.

- Ахырзаман килә инде алайса озакламыйча?

- Килер диләр инде. Китапта шулай язылган бит. Без күрмәбез инде дә, күрергә язмасын. Мин ахырзаман дип атыйм инде, чөнки бөтен әбиләр, бәбиләр телефонда. Мин блогер булгач, тагын шуны ассызыклап үтим. Миңа күбрәк олы яшьтәге кешеләр язалар бит. Төрле видеоның үз аудиториясе бар. Күбрәк олы яшьтәгеләр, хәтта 60-70тәгеләр дә бар. Инстаграмда бит ачып, мине карап утыручы 80 яшьлек әбиләр дә бар. Әбиләр дә шул аралашу чарасына күчкәч инде... Конвертлы хат язып кына булмый инде берничек тә. Бер карасаң, бу начар да. Икенче карасаң, бик тә уңайлы. Һәрбер нәрсәнең плюсы да, минусы да бар инде.

“Татар блогерлары куркак”

- Татар кешеләре буларак, хәзер татар темасына күчик. Татар блогерларына нәрсә җитми дип саныйсыз?

- Үз күлендә йөзеп дип әйтим инде, татар блогерларына татар теле җитми, әлбәттә. Мин - Рәфис Атаказ, беренче чиратта, татар телендә сөйләүче кеше. Үзен блогер дип санаучыга да, блогер булып маташучыга да, шул блогерларга ияреп, алар кебек булучыларга да - бөтенесенә дә бары тик татар телендә сөйләшү җитми. Татар теле дип әйткәндә, мин, әлбәттә, әдәби телне күздә тотам. Урамда, авылда үзара сөйләшкән татар телен түгел, ә матур, әдәби татар телен белүләре җитми. Сөйләмнең мәгънәви логикасы, мәгънәви басымы, логик басымы юк. Сүзнең басымын да дөрес куеп сөйләмиләр кайсыбер очракта. 

Аннан соң, әдәби телне бит инде өйрәнергә кирәк. Син кеше алдына чыгасың бит. Бу инстаграм бик күп сфераны урап алды, бөтен тормыш та шул инстаграмда бит хәзер. Шулай булгач, сине ун гына кеше тыңласа да, син аларга матур, әдәби, чиста, саф, матур итеп сөйли белергә тиеш. Урамда ниндидер дустың белән сөйләшкән телдә түгел, ә әдәби норма белән сөйләшә белергә. Менә шунысы җитми дип уйлыйм татар блогерларына.

- Ә мондый сөйләм нәрсә бирер иде?

- Бу беләсезме нәрсә бирер иде? Үзегез уйлап карагыз, без бит инде үскәндә күбрәк газета-журнал укый идек һәм радио тыңлый идек. Казан радиосы бит инде: “Казан сөйли”, дип башлый иде, иртән-кичен сөйлиләр иде. Шуннан без нәрсә тыңлый идек? Без матур, әдәби телдә сөйләгәнне. Матур, әдәби телдә язганнарны укый идек. Хәзер бит радио, телевидение, инстаграмнан карап, тел саклыйбыз, әдәби тел дип, милләт, аның кыйммәте дип сөйлибез. Яшьләр бит шуннан карап өйрәнә. Халык алдында танылган кешеләр - радио ди-джейлар, телевидение алып баручылары шулай сөйләгәч, димәк, бу телнең нормасы икән дип, шулай өйрәнәчәкләр башкалар.

Шул яшьләр әле мине өйрәтә, Рәфис абый, син дөрес сөйләмисең, бу сүз бит болай әйтелергә тиеш, дип. Мин үзем татар теле укытучысы буларак, шулай икәнен беләм аның. Сингармонизмга буйсынганын, басым кайда куеласын беләм мин аның, аңлап сөйлим. Ә алар кайда ничек ишетә, шулай сөйли. Шуңа хәзерге буын алардан ишетеп өйрәнсен өчен, әдәби тел нормалары белән сөйләшергә кирәк блогерларга, алып баручыларга.

- Интернет ул берәүгә дә буйсынмый, буйсынырга тиеш тә түгелдер инде. Менә яшьләр, шушы блогерлар син әйткәнне эшләсен өчен нишләп була? Алар бит инде әйтәләр, бу - минем аккаунт, синең анда эшең булмасын, мин нәрсә телим, шуны язам, дип.

- Хәзер бу бик тә сәер яңгырар инде, әлбәттә. Безнең заманда шундый бик яхшы әйбер – цензура дигән әйбер бар иде. Аны бетереп харап иттеләр. 

Мин һаман шуны кабатлыйм - һәрбер нәрсәнең аның яхшы ягы да, начар ягы да бар. Цензураның да яхшы ягы бар. Мин ул теманы кайда да булса, кемгә дә булса языпмы, күтәрәсем килә. Шундый безнең кебек блогерларга цензура ише әйбер кирәк. Аның исеме башка да була аладыр. Менә шундый ниндидер нормалармы, цензурамы кебек әйбер булырга тиеш бөтен җирдә. 

Минем аккаунтым дип бит инде... Син бит кеше алдына чыгасың! Мәсәлән, сәхнәгә чыкканда кешеләр ертык, пычрак күлмәк киеп чыкмый бит, ничектер матур күренергә тырыша. Чәчләрен дә тарыйсылары килә, битенә корым буяп та, пычрак куллар белән дә чыкмыйлар, бу - мин үзем, нәрсә телим, шуны эшлим дип. Алар бит никтер матур күренергә тырышалар кеше алдына чыкканда. Блогерларга да шундый ук нормалар, шул ук кагыйдәләр булырга тиеш дип уйлыйм.

- Рус блогерларын карасак, алар арасында төрле темага язучылар бар. Тарих, сәясәт, икътисад турында язучылар да бар, оппозицион фикерләүчеләр дә... Ә менә татар блогерларына карасак, күбесендә, хәзерге сүз белән әйтсәк, треш, ниндидер шаккаттыру дип әйтимме инде. Мәсәлән, синең блогыңда җитди әйберләр бар, шул ук тел турында. Җитди әйберләр турында язучы тагын кемнәрне атап китәр идең һәм нишләп ул бездә җитди әйбер юк?

- Безнең татарда бит ул мәңге дә бетми торган бер хис - курку хисе яши, Рәмис. Без үзебезне азат, горур халык дип күпме генә борын күтәреп сөйләп йөрсәк тә, безнең аң астында курку дигән хис ята. Без әле куркабыз. 

Минем инстаграмда аралаша торган бик күп блогерларым бар, Ригада, Питерда, Мәскәүдә яшәүче блогерлар белән аралашам мин. Алар бернәрсәдән дә курыкмыйлар, чөнки аларның андый хис юк. Ә безнең татарда шундый бер әйбер бар. Без куркабыз әле. Без болай әйтсәк, миңа нәрсә әйтерләр икән, миңа начар комментарий язарлар, минем язылучыларым миннән китәр, минем аккаунтыма язылучы булмас, мине кертмәсләр, минем белән аралашмаслар... 

Җитди мәсьәләләр күтәреп, әйтеп карыйлар алар, кайберсендә бар шундый фикерләр. Ләкин мин аны бөреләнергә тырышкан бөре генә дияр идем, бөреләнгән дә түгел әле ул. Курку хисе яши кешедә, шуңа күрә бик җитди әйберләрне безнең блогерлар әле күтәрә алмый.

- Ә менә бу куркуны ничек бетереп була ул?

- Берничек тә булмый. Менә беләсеңме, караңгы мунчадан куркуны ничек бетерәләр? Караңгы мунчага ябып куялар да, 1-2 сәгать тоталар. Кеше бөтен нәрсәгә күнегә бит. Тозланган кыярны алыйк. Кыярның бит тозланасы килми. Ләкин без аны банкага тутырабыз да, тоз салабыз да, башын борабыз да, нишли кыяр? Ул телиме-теләмиме, берни эшли алмый, утыра да тоз эчендә, бер айдан тозлана да, тозлы кыярга әйләнә. Караңгы мунчадан куркучыны да шулай ук - мунчага кертәсең, аның ишеген бикләп куясың да, ике сәгать анда акыра-бакыра, кычкыра, елый да кеше, аннан соң күнегә. Караңгыда күзе күрә башлый аның, әйберләрне төсмерли башлый, караңгыдан курыкмый башлый. Курка торган әйберне ничек җиңәсең? Шуңа ажгырып керергә дә, үтәли чыгып китәргә кирәк, үзең аша үткәреп чыгарып җибәрергә. Шуннан соң курку бетәчәк.

Җитди әйберләрне язар өчен үзеңә көчле булырга кирәк, синең ихтыяр көче зур булырга тиеш. Әгәр дә син, мин татар кешесе, мин татар турында, татар өчен янам дисең икән, син куркуны күз алдыңа китер шул ниндидер кара бер төтен дип, шуны үтәли чык та, курку беткән була, монда кара төтен юк инде.

- Ә каян килә соң ул курку?

- Элек-электән, буын-буыннан, генетик рәвештә килгән куркудыр дип уйлыйм. Совет заманында да без курыктык, аңа чаклы да без курыктык, патша заманында яшәгәндә дә... Казан ханлыгын алганнан бирле курку башланган, шуннан бирле килә дип уйлыйм мин. Бетми ул бездә беркайчан да. Аның өчен тагын берничә буын алышынырга кирәктер әле.

“Татар халкы беркайчан да бетмәячәк”

- Ул буын алышынганчы татар бетмәсме?

- Менә гел шуны әйтәләр инде. Кайда гына укысаң да, менә татар бетәчәк, татар үләчәк, татар юк, татар теле югала... Җәмәгать, дөнья яралганнан, от Рождества Христова 2019 елга җиттек - без әле һаман да бетмәгән. Моннан соң да бетми, әлбәттә, бетми беркайчан да. Аның өчен куркырга да кирәкми. Безнең телебез дә бетмәячәк. Әллә нинди болганыштан да, әллә нинди давылларда да исән калган татар халкы беркайчан да бетмәячәк. Мин моңа ышанам, татар яшәр дип хыялланам.

- Әле генә үзең әйттең бит, татар телендә сөйләүче кешеләр инстаграмда татарча язмыйлар дип. Татар телен белүчеләр саны да кими...

- Кимүдә генә түгел эш. Менә совет заманында күп идеме татар телендә сөйләшүчеләр?

- Күп иде. Җанисәп мәгълүматларына карасак, ул вакыт белән чагыштырганда без хәзер азрак.

- Минем андый җанисәпләр белән караганым юк. Тик мин уйлыйм - совет заманында татар телендә белгәне дә сөйләшми иде аның. Хәзер әле татар телендә бик әйбәт сөйләшәләр. Совет заманында авылдан укырга китәләр иде дә, яңа елга кайтканда рәхәтләнеп русча сөйлиләр иде авылда: “Мама, дай парное молоко”, дип. Хәзер бит алай түгел. Сөйлиләр, яшьләр дә сөйли. 

Ләкин тел белән телнең дә аермасы бар бит, Рәмис. Без әле генә синең белән әдәби тел нормалары турында сөйләдек. Әле бит үзара сөйләшә торган тел дә бар. Синең белән минем авылда гына сөйли торган тел бар, керәшеннәрнең үз телләре. Алар бит саклана, бетми. Алар яшәгәндә, әлбәттә, аның нормасы да булыр, бәлки нормасы үзгәрер дә. Алар рус телендә дә үзгәртелә бит. Хәзер звАнить итәргә дә ярый, звОнить итәргә дә, тОрты ашарга да ярый, тортЫ да. Шуның кебек бәлки татар теленең дә нормалары үзгәрер кайчан да булса. 

Бүген ниндидер уянып килә торган телне әдәби тел дип кабул итәрбез дә, Такташлар сөйләгән, Мәһдиевләр язган әдәби тел арткарак чигенеп, бүтән төрле тел барлыкка килер. 

Һәрбер нәрсә үзгәрә, һәрбер нәрсә үсә. Шуңа күрә бәлки татар теле дә бүтән төрле татар теле булыр, тел тел инде ул ничек булса да. Шундый мөмкинлек булса, мин вакыт машинасында бер 300 елга алгарак барып карар идем телнең ничек үзгәрүен. Әлбәттә, ул бүгенгедәй булып калмаячак, тел үзгәрәчәк. Әмма ул барыбер татар теле булачак һәм аңарда сөйли торган кешеләр дә булачак, милләт тә булачак. Мин шулай уйлыйм.

“Артистлар турында гына түгел, хезмәт кешесе турында язарга кирәк

- Хәзерге матбугатта, телевидениедә, журналистикада нәрсә ошамый? Нәрсәне тәнкыйть итәр идең?

- Хәзер әйтерләр инде, бу Атаказов искелектә калган икән, гел артка тарта дип. Тартмыйм, җәмәгать. Бүген без матбугатта, телевидениедә күбрәк матур тормыш турында сөйлибез. Әле беркөнне генә инстаграмнан укып утырам, кайсыдыр блогта язалар инде ниндидер бер ир хатынының сеңлесе белән йоклаган. Бу хәбәрме? Кирәкме ул миңа? Димәк, аның язарга әйбере юк.

Иң тәнкыйтьләгән әйберем: без хәзер хезмәт кешесе – табиблар, укытучылар турында язмыйбыз. Язсак та без аны бары тик тәнкыйтьләп кенә язабыз, мактау юк. 

Ә бит аларның яхшы яклары да бар. Менә ниндидер олимпиадаларда безнең укучылар җиңә. Алар турында да юк, кыска гына ике җөмлә язганнар да, беткән шуның белән. Нигә аның белән таныштырмаска? Хәзер дә безнең әллә нинди яшьләребез бар, үзенең эшендә, үзенең мохитендә зур казанышларга ирешкән кешеләр бар. Алар турында беркая да, бернәрсә дә язмыйбыз. Без бары тик артистлар, кем кая барган, кем нинди күлмәк кигән, бүген нинди премия биргәннәр, кем кем белән талашкан - шундый юк-бар язып ятабыз.

Безнең менә производствода нишлиләр? Завод-фабрикалар эшли бит, шунда нинди алдынгы хезмәткәрләр бар? Алар турында кайда да булса берәр мәкалә укыганың бармы? Юк. Ниндидер бер укытучы турында, аның эшләре турында язганнары бармы? Юк. Безнең укучылар менә математика-информатика буенча олимпиадада җиңгәннәр. Кайда да булса укыдыгызмы сез бу хакта? Каядыр язылган ул, кечкенә генә бер абзац. Бетте, бүтән бернәрсә юк. Ник шунда зур мәкалә язмыйлар? Кемнеңдер нинди күлмәк киеп, нинди премия алырга барганы - ачсаң бөтен блогта бар! Аны өстәп-өстәп, кабатлап, берсеннән-берсенә алып куялар. Матбугатта да, телевидениедә дә. Кемгә кирәк ул? Мин монда хәзер татарлар турында гына әйтмим, бөтен Россиядә шулай.

- Татарның бүтән өлкәләрен алсак, мәсәлән, хәзерге заман язучысының соңгы укыган күләмле татар китабы нинди? Син яратып укыган, кешегә тәкъдим итәрлек?

- Хәзерге язучылардан мин бигрәк тә Марат Кәбировны яратып укыйм. Соңгы вакытта “Китап” дигән китабын кабат-кабат, үземнең фикерләрем килгәч, мин генә шулай уйламыйм бит әле, Марат та шулай уйлый бит дип укыдым. Ул минем өстәлдә тора. Ул бигрәк алдынгы карашлы язучы икән. Мин аны үзем өчен күптән түгел генә ачтым. “Китап” дигәнен һәрбер татарга укытыр идем мин аның. Ике мәртәбә. Беренчесен таныштырыр өчен, икенче мәртәбә аңлар өчен.

- Бүгенге татар әдәбиятын югары бәялисеңме?

- Бу сорауга бер дә төгәл генә җавап бирә алмыйм сиңа, Рәмис.

- Укыйсыңмы, юкмы?

- Укуын укыйм. Соңгы алган китабым - аяксыз малай Рөстәм Нәбиев турында. Мин бигрәк элеккеге матур тел белән язган әсәрләрне яратам, Сибгат Хәкимнәрне.

- Нишләп бүгенгесе ошамый?

- Шул тел инде, Рәмис. Яратмыйм. Хәзер коры язу бит, фактлар гына язалар әдәбиятчылар да. Мәһдиевләр кебек, Бәшировлар кебек матур, романтик, икешәр-өчәр бит табигать күренешләрен, эчке хисләрне, кичерешләрне тасвирлаучылар юк. Сюжет линиясе алынган да һәм ул туп-туры гына бара да бара. Мин гомерем буе Мәһдиевнең фанатигы, аның бөтен әсәрләрен рәхәтләнеп алып-алып укыйм. Минем иң яраткан язучым шул. Ә соңгы арада - Марат Кәбиров. Тагын бер елдан сөйләшербез әле бу турыда. Хәзерге заман әдәбиятын күзәтеп, карап, анализ ясап чыгам әле мин сиңа. Сүз бирәм.

“Мин татар булуым белән горурланып яшим”

- Тагын бер сорау бирәсе килгән иде, мишәрләр турында. Син үзеңне мишәр дип әйтеп киттең бит. Берара мишәр дигәнгә үпкәләү бар иде. Ә менә хәзер Илсөя Бәдретдинова, Фирдүс Тямаев, башкалар үзләренең мишәр икәнлекләрен сәхнәдә горурланып әйтәләр. Бу бер бренд кебек. Син ничек карыйсың мишәр дигән сүзнең күтәрелүенә?

- Күтәрелү дигән сүз дөрес түгел, Рәмис. Беләсеңме, вакытлыча ялтыраган бер әйбер дип кенә карыйм мин моңа. Кара әле, син әйткәч кенә уйлый башладым мин бу турыда. Элек уйлаганым юк иде никтер. Хәзер тиз генә уйлап әйтсәм, мин үземне беркайчан да мишәрме, татармы дип аерып уйламыйм. Мин үземне гел татар дим. Чит, татар булмаган кеше янында мин татар бит инде, мин бит үземне ничектер өстенрәк күрсәтим әле дип, мишәр дип аңлатып тормыйм. Татарлар белән сөйләшкәндә генә инде, чөнки кайберсе минем мишәр икәнне белмәскә дә мөмкин. Мин, әлбәттә, үземне камил рәвештә татарча сөйләшәм дип әйтмим, минем акцентыма мишәрнең дә, рус теленең дә йогынтысы бар.

Ә Илсөягә һәм Тямаевка да бернинди сүзем юк, бик әйбәт эшлиләр, уңышлар, яратам да, карыйм да, тыңлыйм да. “Мин – мишәр” дип кенә күтәрелмәде бит инде алар, мишәр булган өчен генә түгел.

Мишәр булуың белән горурланасыңмы дисеңме? Мин татар булганыма горурланам. Мишәр булганымны да инкяр итмим. Мин мишәр булып татар өчен дә горурланам, татар булып, мишәр өчен дә горурланам. Мин аларны берничек тә аерып карамыйм. 

Ә болай, дөрестән дә, хәзер безнекеләр бар инде ул. Мин үзебезнең якларны гына әйтмим, бөтен мишәр дә безнең Илсөя, безнең Тямай, без – мишәрләр дип горурлана. Тик шул ук вакытта, без мишәр дип горурланган кешеләр, без – татар дип тә горурлансын иде. Менә теләгем шундый.

Менә мин урыслар янында яшим. Без, татарлар, үзара аралашканда, Вәсиләне тыңлыйбыз, “Туган як”ны. Аны безнең белән аралашкан урыслар да бик ярата! Алар аны тыңлыйлар да, рәхәтләнеп җырлыйлар да, сүзләрен дә беләләр. Гади генә урыслар белән сөйләшеп утырганда, шулай: “Татары, спойте” дисәләр, без инде алар ярата торган шул “Туган як”ны җырлыйбыз. Алар да кушылып җырлыйлар. “Сайрый, сайрый”ны да минем белән аралашкан урыслар бөтенесе белә, аны да җырлыйлар. Аннан соң “Синең кара күзләрең, синең кара чәчләрең” дип Булат җырлый. Шул вакытта минем татар өчен горурлык бар. 

Бездә, татарларда ничек? Рус янына барсак, тырышып-тырышып русча сөйләшә башлыйбыз, “Ой, мороз, мороз”ны җырларга маташабыз. Минем тирәдәге, минем белән аралашучы татарлар - яшьләр әле алар, 30га җиткәннәре дә, җитмәгәннәре дә бар. Ул егет-кызларның бу очракта үзләренең татар икәнлекләренә горурлыклары күренеп тора. Бездән бит инде сорыйлар, о чем песня, нәрсә турында, дип. Шул вакытта алар, берсе-берсен узышып, Вәсилә Фәттахова турында, аның җырчы булганын да, хәзер инде аның безнең арабызда юк икәнен дә сөйли. Тямай турында да сөйлиләр, Илсөя турында да, аларның җырлары бит инде бик энергичный. Булат турында да сөйлибез без, Азат-Алсу Фазлыевлар, бүтән җырчылар турында да. Менә шул вакытта, татар рус алдында горурланып, мактанып сөйләгәндә, күргәнем бар татарның горурланганын. 

Мин Казанда, Татарстанда15 елдан бирле яшәмим, шуңа күрә сезнең татар булуыгыз белән горурлануыгызны белмим. Мин үзем Мәскәүдә татар булуым белән горурланып яшим. Эштә дә шауламагыз, мин татар, минең 50% баш эшләмәскә мөмкин, мин татар, куркып торыгыз миннән дип кычкырам. Бу шаярту, әлбәттә. Каршы сорау бирим әле. Менә сез Татарстанда яшисез, татар булуыгыз белән горурланасызмы? Син генә түгел, бөтен татарлар.

- Төрле кеше бардыр инде. Тагын бер әйбер сорыйсы килә. Мәскәүдә татарлар яши, Татарстанда яши татарлар. Мәскәү татарлары белән Татарстан татарлары арасында элемтәләр нык түгел кебек сизелмиме? Татарстан, Татарстан татарлары үз эченә бикләнгән шикелле.

- Элемтә дигәндә, килеп концерт кую, берәр матур тема куеп, ниндидер конференция үткәрү, ниндидер семинар, очрашу үткәрү инде. Ниндидер акыллы галимнәр килеп, алар нәрсәдер сөйләп, кемдер тыңлап утыру. Күп очракта шундый элемтә генә. Ниндидер бер язучы килә, аның белән очрашу оештыралар, аның акыллы фикерләрен тыңлыйлар инде. Артистлар, җырлаучылар килгәндә дә шулай. Ә болай ниндидер тел, яшәеш мәсьәләләрен хәл иткәндә, алай бик тыгыз элемтә юктыр дип уйлыйм. Аннары мин бит үзем ул өлкәдә кайнамагач, төгәл генә ул мәсьәләләр хакында белмим. 

Бездә Мәскәү мишәрләре дигән халык барлыкка килде бит инде, төрле яктан җыелган мишәрләр күп монда - үзебезнең Нижгар мишәрләре, Пенза якларыннан килгәннәр. Алар анда бик дустанә яши.

“Бер идея бөтен кешене берләштерә алмый”

- Менә ниндидер Татарстанга бәйле проблема чыга икән, аны Татарстан татарлары үз эчендә генә хәл итә. Мәскәү татарлары алар үз тормышлары белән яши.

- Ул, әлбәттә, шулай булачак.

- Без бит инде бер илдә яшибез. Бер илдәге татарлар үзләрен бер халык итеп күрсәтә, бер юнәлештә хәрәкәт итә алсын өчен нишләргә кирәк? Мәсәлән, чеченнарны мисал итеп китерергә була. Алар да төрле җирдә яшиләр, әмма алар бердәм.

- Юк, чеченнар белән безне берничек тә чагыштырып булмый. Мин ризалашмыйм синең бу фикерең белән. Чеченнар бик кечкенә халык, алар таралып яши дисәң дә, алар безнең кебек таралган халык түгел. Без кайда гына юк, Австралиядә дә бар бит без. Антарктидада да бардыр әле татарлар, боз төбен казысаң, аннан да килеп чыгарлар әле. Аннан соң бер халык булып яшәү дигән сүзеңне дә ничектер мин кабул итә алмыйм. Фин татарлары да, Кытайда яшәүче татарлар да, Америкада яшәүчеләре дә - без берничек тә, беркайчан тә бергә җыелып, бер халык була алмыйбыздыр ул.

- Юк, мин берләшү турында әйтмим. Бер максатта, бер юнәлештә проблемаларны хәл итү турында.

- Юк, анысы да булмастыр. Чөнки Татарстандагы хәлләрне - стратегия ясыйсыз, тел мәсьәләсен күтәрәсез – аларны бит чит илдә яшәүчеләр үзләренчә аңлый. Менталитеты да төрле бит төрле халык белән яшәгән татарның. 

Сез бит монда үзегез генә Татарстанда җыелып ятып, үз казаныгызда гына кайнап ятасыз, монда сезнең аңлавыгыз, кабул итүегез үзегезчә бит. Ә сез шул ук мәсьәләне Кытай татарлары белән сөйләшеп караганыгыз бармы? Алар бит үзләренчә кабул итә аны. 

Бер максатта, бер булып хәл итеп булмастыр дип уйлыйм мин. Нәрсәдер эшләр өчен, элеккеге утопик Идел-Урал республикасы ясасаң гына инде. Бүтән әйбер тәкъдим итә алмыйм. Юк, булмый ул. Һәрбер нәрсәнең була торганы бар, булмый торган әйбер дә бар. Булмый торган әйберләр рәтенә кертеп, аны кабул итәргә генә кирәк, шулай икән дип.

- Бөтен татарны берләштерә торган берәр идея була аламы?

- Була алмый. Тарихта андый әйбер беркайчан да булмаган. Бөтен халыкны буйсындыра торган бер идеяне уйлап тапмаганнар. Татарда гына түгел бу, һәр милләттә. Бердәнбер идея – ул дин булса гына. Бар ул. Шуның белән берләшәбез инде без. Милләт, дин дип берләшәбез.

- Нишләп? Мәсәлән, Ататөрек бар төрекләрне берләштергән. Аны хөрмәт итәләр.

- Берләштергән ди, ул бит, әлеге дә баягы, шул ялтыравык кына. Берләштергән дә, ә берләшми калган төрекләр кая киткән?

- Алар да бит аны таныйлар, хөрмәт итәләр.

- Тануын таный да , хөрмәт итү юк. Кеше янында сөйләшкәндә, болай матур сөйләшеп утырганда без аларның бөтенесен хөрмәт итәбез. Ә мондый рәсми рәвештә сөйләшүдән тыш, гадәти сөйләшүне тыңлап карагыз әле, анда аны хөрмәт итмәгәннәре дә бик күп. Сез берләштергән дисез. Юк, Ататөрек тә берләштерә алмаган. Аның берләшмәгәннәре бит әле инкяр ителгән, алары юк. Берләшкәннәре калган, әлбәттә, идеягә кертелгән инде, менә без төрекләр берләштек, фәлән-фәсмәтән, дип. Юк. Бер идеягә 100 процент кешене беркайчан да ияртеп булмый

- Йөз түгел, күпчелек.

- Күпчелек тә юк, булмастыр дип уйлыйм.

- Татар халкының иң ошаган сыйфаты нинди? Һәм нәрсәсе сиңа ошамый?

- Татарда миңа иң ошаганы - татар беркайчан да, беркайда да югалып калмый. Кая гына илтеп атсалар да, нәрсәдер эшләргә тырыша, ничектер яшәп калырга тырыша. Аннан соң, татар бүтән милләт белән буталмаган бит кая гына булса да. Бик күп илләрдә яши татарлар. Күп еллар инде, революция чорында киткәннәр бар, патша заманында киткән татарлар бар. Алар бит берсе дә буталып бетмәгән бүтән милләт белән. Шул ягы ошый татарның, үзен-үзе саклап калуы, тырышлыгы. 

Ә иң яратмаганга килсәк, әйтергә ярыймы инде аны, әйтсәм бик усал булырмын инде...

- Ярар инде, син Атаказ бит.

- Атаказга ярый дисең инде, шулай бит? Татарны бик тә яхшы күрсәтүче мәзәк бар бит. 

Татарлар яна торган казанны тәмугта да сакламыйлар икән, анда шайтаннар куймаганнар сакларга. Чөнки татарлар казаннан бер-берсен чыгармый, шул казаннан чыга башлаучыларны аягыннан тартып, кире сөйрәп төшерәләр, янсак бергә яныйк дип. Менә шул. Татарның көнчелеге димме соң инде? Кешедән көнләшүе, кеше сөйләүләре... Блогер булгач та әйтәм, гел шул ямьсез сөйләшү, берсеннән-берсе көнләшү, татарның шул җире ошамый миңа. Бераз гына шуны үзгәртәсе иде. Ничек үзгәртергә икәнен Атаказның башы эшләми аңа.

- Якындагы елларда милләтнең киләчәген сез ничек күрәсез?

- Киләчәктә мин татарның татарча сөйләшүен, татарча матур итеп сөйли торган берничә каналы булуын теләр идем. Бер генә түгел, булсын берничә, 5-6, 10 канал татар телендә сөйли торган, төрле юнәлештәге телевидение булуын теләр идем. Аннан соң татар теләсә кайсы оешмага кереп, үзенең татар телендә сөйләшеп, һәрбер кешедән татарча җавап ала алсын иде дип хыялланам. Рус телендә генә түгел. Рус телендә дә булсын ул, татар телендә дә. Булырмы икән, юкмы икән – белмим, ләкин шулай күзаллыйм, шулай булсын дип хыялланам.

- Милли стратегиягә нинди пункт кертер идең?

- Милли стратегиягез турында ишеткәлим инде. Ул булдымы соң әле, ясалдымы?

- Эскизы бар.

- Эскизы гына бармыни әле аның? Белмим, нәрсә кертергә икәнен. Карамаган әйбер, карап чыгасы әле алдан аның эскизын, нәрсә турында сүз барганын. Тагын бер нәрсәне әйтер идем. Мин ата-аналарны өйдә мәҗбүри татарча сөйләштерер идем. Әгәр синең ирең дә, хатының да татар икән, балаң бар, яңа буын тәрбиялисең икән – өйдә татарча сөйләш. Бу утопия, әлбәттә. Тик гаиләдә татар телендә сөйләштерер идем. Мәктәпкә киткәнче татарча сөйләшсәң, онытылмый ул беркайчан да. Шул очракта ул аны аңлап, мин бит татар дип яши. Минем андый кешеләрне күргәнем бар. Мин инде бу очракта Мәскәү турында сөйлим. Күпме генә урыс-урыс дип сөйләсәләр дә, хәзер татарлар белән аралашканда үзен, мин бит татар, мин татарча белә идем бит дип әйтүче кешеләр бар.

“Ник өйләнмисең дигән сорауны яратмыйм”

- Сиңа нинди сорауларны еш биргәннәрен әйттең инде. Ә нинди сорауны бер дә биргәннәре юк? Ул сорауга ничек җавап бирергә теләр идең?

- Андый сорау калмады да бугай инде, Рәмис. Мин 46 яшькә җиттем. Шул 46ның 26 елын гел кешеләр белән. Менә бу сорауга җавап бирер идем дигән бер сорау да калмады бугай. Мин үз гомеремдә нинди генә сорауларга җавап бирмәдем.

- Иң еш бирелгәне ул “Нишләп өйләнмисең?”дер инде?

- Нишләп өйләнмисең, әйе. Монысы инде блогер булганнан гына түгел. “Ник өйләнмисең?” дип 23 яшемдә сорый башлаганнар иде. Менә 23 елдан бирле шул сорауга җавап бирәм инде. Иң яратмаган, иң теләмәгән һәм иң күп бирелә торган сорау – ник өйләнмисең?

- Җавап табылмадымы?

- Җавап бар ул. Ләкин мин биргән җавапны бит әле җәмгыять кабул итәргә тиеш. Сорау бирүче дә канәгать булырга тиеш. Ләкин алар бит канәгать булмый. Ул сорау бит әле тагын берничә сорауны тудыра. Сорау гына түгел, аннан соң мине өйрәтү башлана. Мин әйтәм, теләмим, мин үзем генә яшәргә телим! Минем үз тормышымны шулай яшисем килә, үзем генә. Аннан соң китә, юк, менә болай иткән, тегеләй иткән, китап та китә анда, Коръән дә китә, җәмгыять тә. Һәрбер нәрсәнең бит искәрмәсе бар. Китаплар укыганда бит йолдызчык куеп калдыралар аска, сноска дибез. Мин шул сноскада яшәүче кеше бит инде.

- Күп укучылар телим алайса. Киләчәктә дә безне шулай куандырыр тор. Рәхмәт.

- Үзегезгә рәхмәт. Сезгә дә шулай ук. Бергәләшеп шул татар өчен дип, татарлар дип, татарлар белән яшик. Рәхмәт!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100