"Бик сагындым. бик сагындым сезне, кызлар!" Интернетта популярлык казанган видеоның герое кем икәне билгеле булды

7 декабрь 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Зилә МӨБӘРӘКШИНА
Бу видеоның авторы - Мәскәүдән Рәфис Атаказов.
Рәфис Атаказовны "Татар радиосы" хезмәткәрләре эзләп тапкан. Айваз Садыйров үз аккаунтына бу кешенең кем икәнен яза.

"Ватсапта видеосы таралган елак абзыйны хәтерлисезме? Сагындым, сагындым цитатасы озак төшмәде халык теленнән.  

Бу абзаңның исеме Рәфис. Фамилиясе дә үзе кебек шаян - Атаказов! Аның лентасын елмаймыйча карау мөмкин түгел. Фикерләре, күзәтүләре белән дә бүлешә, җырлап та җибәрә, шигырьләр дә сөйли. Туган тел хакындагы язмаларга, фикерләренә дә урын таба абыебыз. Гадәти булмаган образы, мишәр акценты үзенекен итә - караган саен, карыйсың аның видеоларын", - дип яза Айваз.

Рәфис Атаказов безгә интервью да бирде. Аны соңрак укырга мөмкин булачак.


 
Посмотреть эту публикацию в Instagram

Күңелле аккаунтлар белән бүлешүне дәвам итәм What’s appта видео видеосы таралган елак абзыйны хәтерлисезме?"...Сагындым, сагындым..." цитатасы озак төшмәде халык теленнән. Бу абзаңның исеме Рафис. Фамилиясе дә үзе кебек шаян - Атаказов! Аның лентасын елмаймыйча карау мөмкин түгел. Фикерләре, күзәтүләре белән дә бүлешә, җырлап та җибәрә, шигырьләр дә сөйли. Туган тел хакындагы язмаларга, фикерләренә дә урын таба абыебыз. Ординар булмаган образы, мишәр акценты үзенекен итә - караган саен, карыйсың аның видеоларын. Язылыйк әле шуңа, лайклар бәреп чыгыйк, иптәшләр. @romanatakaz Мондый контентның аудиториясе күбрәк булырга тиеш

Публикация от Айваз Садыров (@aivazsadyrov)

Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла