Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рәфинә Ганиуллинага ТМТВдан соң “Бакча карачкысы” дигән бәяләмә әйткәннәр

Җырчы белән “Болгар радиосы”ның “Пирамида” концертлар залында үткән тамашасында сөйләштек.

news_top_970_100
Рәфинә Ганиуллинага ТМТВдан соң “Бакча карачкысы” дигән бәяләмә әйткәннәр
-Рәфинә, сез ТМТВ премиясендә шундый матур образда чыккан идегез, мин сезне аристократкаларга охшаттым. Концерттан соң образыгызга бәйле фикерләр килдеме?

-Төрле бәяләмәләр булды, әйе. Бигрәк тә “бакча карачкысы” дигәне истә калды. Кем генә юк, нинди генә фикерләр ишетмәссең. Мин инде үземчә сәхнәгә бакча карачкысы буларак чыкмаган идем. Бу минем шундый җыелма образ иде. “Исемсез хат” дигән җырым үткәннәргә барып тоташа. Сүз бәлки югалган, вакытлар аша, гасырлар аша килеп җитә алмаган хат турында барадыр. Билгесезлек, шуңа күрә мин үземне шундый образда тәкъдим иттем инде.

-Рәфинә, сез бәби көтәсез һәм шундый актив режимда эшлисез. Туганнарыгыз моңа ничек карый?

-Төрлесе бар, “туктап торсаң да була инде, бүтән җырлама” дип әйтүчеләр дә бар. Шундый актив яшәү рәвешенә ияләшкәнгә күрә, миңа өйдә генә утыру авыр бирелә. Болай кеше арасында онытылып эшләгәндә ничектер рәхәтрәк. Бәби белән очрашуга кадәр вакыт җиңелрәк үткән сыман.

-Исемнәрне уйлап куйдыгызмы әле?

-Уйладык, әлбәттә. Мин катлаулырак исемнәр яратам. Үзебезчә, татарча булуы безнең өчен бик мөһим, - диде Рәфинә Ганиуллина.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100