Инстачы Рәфинә Ганиуллинага: «Сеңелләреңне уздырасың бугай»
Җырчы чуклы кыска күлмәк кигән фотосын куйган.
Рәфинә Ганиуллина инстачылар игътибарына кыска чуклы күлмәк кигән фотосын куйган. Фото янына «җөп көннәрдә мин уңган, так көннәрдә — матур, ә ялларда — бигрәк тә шәп», дип язган ул.
Инстачылар җырчының бу образын хуплап, канәгать смайликлар, «ут», «секси», вау», «матур» кебек комментарийлар калдырганнар.
«Сеңелләреңне уздырасың бугай. Алары юкка гына чыккан иде», - дип язган кешегә: «Сеңелләре бик әйбәт, тышкы кыяфәткә карамагыз сез», - дип җавап язган берсе.
Рәфинә Ганиуллинаның иң кыю сеңелләренең берсе Аиша белән интервью чыккан иде.