Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кабак өлгергәнме икәнен ничек белергә?

Бакчадагы кабакның өлгергәнлеген күрсәтә торган берничә билге бар.

news_top_970_100
Кабак өлгергәнме икәнен ничек белергә?

Берничә билгене белгән очракта, кабакны өлгермәгән килеш ашамассыз. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Өлгергән кабак тыгыз була. Аңа баскалап караганда чокырлар барлыкка килми. Мускат кабак кына бераз яньчелеп китәргә мөмкин. Андый кабак өлгергәндә тышы ачык соры яки сөт төсендәрәк була.

Кабакның сызыклары төгәл күренеп тора башлый. Өлгергән кабакның үз рәсеме, сызыклары бик ачык күренә.

Өлгергәч, кабакның койрыгы катылана. Кабак ябышкан ботак кибеп, корый, ката башлый.

Суккалагач, кабакның тавышы яңгыравык булса, ул өлгергән дигән сүз. 

Өлгергән кабакның эче тыгыз, орлыклары каты була. Кискәндә дә кабакның эче тыгыз буып торырга тиеш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100