Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кабак бәлеше рецепты

«Татар халык ашлары» китабыннан кабак бәлеше рецепты тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Кабак бәлеше рецепты

Кирәкле ингредиентлар: әче камыр – 400 г. Эчлек өчен: кабак – 700 г, дөге – 100–150 г, йөзем – 80 г, атланмай – 120 г, тәменчә тоз, шикәр комы – 100–150 г.

Эш барышы: Эчлек әзерләү: кабакны урта­лай ярып, орлыкларын алабыз, кабыгын әрчеп, вак шакмаклап турыйбыз. Тоз сибеп бераз тотканнан соң, тишекле чүмечкә салып, суын саркытабыз. Бүрттерелгән дөге, шикәр комы, йөзем кушып болгатабыз.

Әче камырны 2 кисәккә бүлеп, зуррагын җәябез һәм табага куябыз. Эчлек салып, аңа эретелгән май сибәбез. Камырның кечерәген, җәеп, бәлеш өстенә каплыйбыз да кырыйларын чеметеп ябыштырабыз. Өстенә атланмай, он һәм шикәр комыннан ясалган валчык сибәбез. 180°С кызулыктагы мичтә 50–60 минут пешерәбез.

Рецепт «Татар халык ашлары» китабыннан алынды. Китапны tatkniga.ru сайтында сатып алырга мөмкин.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100