Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Помидорга суны ничек дөрес итеп сибәргә?

Су сибүгә карап, помидорның уңдырышлылыгы да арта.

news_top_970_100
Помидорга суны ничек дөрес итеп сибәргә?
Рамил Гали

Помидорларга суны иртән-иртүк яки кояш батарга өч сәгать калгач сибәргә кирәк. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Кояш көчле булганда, су парга әйләнеп бетә. Дым озаграк саклансын өчен, помидор төбенә яңа чапкан печән салырга кирәк.

Помидорга суны тамырына гына сибегез. Яфракларга су тисә, алар пешәргә мөмкин. Пешкәч, гөмбә авырулары барлыкка килә.

Помидорга салкын су сибәргә ярамый. Иң яхшысы - яңгыр суы. Яңгыр суы булмаса, краннан җыелган суны кояшта җылытыгыз.

Суга чүпрәле ашлама салырга була. Ул витаминнар, аминокислоталарга һәм аксымнарга бай була. Туфракны файдалы матдәләргә баета.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100