news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кыяр тиз үссен өчен нәрсә сибәргә?

Чүпрәле ашламаны помидорларга да сибәргә була.

news_top
Кыяр тиз үссен өчен нәрсә сибәргә?
Владимир Васильев

Кыяр тиз үссен 1 литр суга 1 аш кашыгы шикәр комы, бер аш кашыгы (10 грамм) коры чүпрә кушып ясалган эремә сибәргә кирәк. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Җылы сулы банкага чүпрә салыгыз, яхшылап болгатыгыз. Аннары бер аш кашыгы шикәр комы кушыгыз да тагын болгатыгыз.

Банканы җылы урынга ике сәгатькә куеп торыгыз, кояш нурлары тимәслек булсын.

Ике сәгатьтән соң, эремәне биш литр җылы су салынган чиләккә өстәгез, яхшылап болгатыгыз. Бу — концентрацияләнгән эремә булыр.

Концентрацияләнгән 1 литр эремәгә 10 литр җылы су кушыгыз. Һәр кыяр төбенә 1 литр ашлама сибегез.

Ашламаны сибәр алдыннан, кыярларга башта яхшылап су сибегез.

Бу ашламаны помидорларга, баллы борычларга да сибәргә була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар