Садака кемгә тиешле?

“Соңгы араларда Казан урамнарында хәер сорашучылар артып китте. Эшемә бара торган юлым, метро аша уза. Җир астыннан чыкканда, берничә җирдә хәер сорашып утыручы, балалы апалар яныннан узганда, күңел сыкрап куя. Кесәмдә булган акчамны каршыларына салып китәм. Балалар җәл бит. Бауман урамына барып чыксаң, анда да мескеннәр җыелышкан була. Шуларга аз гына акча салмасам, көне буе күңел әрни. И, Аллам, 10 сум гына булса да ярдәм итәсем калган, дип көне буе уйлап йөрим. Барсын да “бәхетле” итеп булмаганны да аңлыйм. Тик, нишләптер, алар алдында кыенсынып куям. “Вөҗдан уйный” димме соң? Ихласлы, диянәтле мулла кешедән сорыйсым килә: садака ияләре кемнәр алар? Урамда хәер сорашучыларга сәдака бирү тиешме?”

Редакция почтасына Алсу Батыровадан килгән сорауга Казанның Галиев мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев җавап бирә.

- Бисмилләһи ррахмән иррахим! Хәер, сорашучылар бик күп. Барысына да ышанып та булмый. Кайбер кешеләр аларны банда, дип тә атыйлар. Дөреслеген шәхсән тикшергәнем юк. Чыннан да, фәкыйрь, тормышы авыр икәнен белә торып бирсәгез - бер хәл. Әгәр дә инде белмәсәң, “Аллаһының ризалыгы өчен” - дип садакане бирсәң ярый. Акчаның аракы яки тәмәкегә тотыласын беләсез икән, ул вакытта бирмисең инде, бу очракта садаканың әҗере булмый.

 Садака ияләре алардан башка да бихисап. Безнең хосписларыбыз бар, анда бик күп авыру балалар дәвалана. Йортсыз-ризыксыз калганнар да бар, чыннан да, аларга беренче ярдәм итик. Алсу ханым, сез дөрес эшләдемме, юкмы, дип шөбһәләнеп йөрсәгез, бу шулай ук, дөрес түгел.  Иң мөһиме: сезнең эчтән кылган ниятегез. Шунысын да әйтәм: чын мохтаҗ кеше садака сорап йөрми, урам чатында басып тормый. Хак мохтаҗ, үзе тырыша, Аллаһы Тәгаләгә тәвәккәл кылучылар алар. Чын мохтаҗ кеше мохтаҗлыгын күрсәтми. Пәйгамбәребез (с.г.в.г.) дә, кайбер сәхабәләре дә гомер буе фәкыйрь булган. Пәйгамбәребез: “Беркайчан да кул сузып, сорап йөрмәгез, чөнки бирүче кул алучы кулдан хәерлерәк,” - дигән. Соранучыга балта биреп эшләргә куша, яисә кармак биреп балык тотарга куша торган булган рәсүлебез. Исламның бу мәсьәләгә төп карашы шундый.