news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кеше баскан килеш йоклый аламы?

Кеше скелеты озак вакыт хәрәкәтләнмичә басып торырлык итеп көйләнмәгән.

news_top
Кеше баскан килеш йоклый аламы?
https://pixabay.com

Кешенең гәүдәсе бик пластик һәм аны вертикаль халәттә тотып тору өчен мускуллар даими рәвештә эшләргә тиеш. Төп йөкләнеш аяк мускулларына туры килә. Бу турыда фактлар сайтында язылган.

Басып торган чакта кешенең баш мие вестибуляр аппараттан һәм мускул рецепторларыннан хәбәр алып тора. Алар вертикальдән бераз гына авышкан вакытта да баш миенә махсус хәбәр җибәрә. Без йоклаганда, баш мие моны эшкәртә алмый. Шуңа күрә йоклый торган кеше таянычсыз басып торса, бик тиз егылачак.

Әгәр кешене халык арасына кыстырсаң яки берәр таяныч бирсәң, ул озак йоклый алмый. Чөнки тиз йокы фазасында мускулларның күбесе тулысынча диярлек йомшара һәм кеше акрын гына «шуып» төшәчәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар