Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тиз генә йоклап китәр өчен нәрсә эчәргә кирәк?

Җылы сөт кешене тынычландырып җибәрә.

news_top_970_100
Тиз генә йоклап китәр өчен нәрсә эчәргә кирәк?
https://pixabay.com

Йокы туймау организмда яшәеш өчен бик мөһим булган процессларның бозылуына китерә. Шуңа күрә яхшылап йокыга китү өчен берничә киңәшне истә тотарга кирәк. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Җылы сөт организмда серотонин дигән матдәне арттыра. NSF Милли йокы фонды тикшеренүләре күрсәткәнчә, җылы сөт эчеп кую йокының сыйфатын яхшырта, физик тынгысызлык халәтен киметә, төнлә боргаланып ятудан арындыра.

Бу эффект сөт составындагы матдәләр белән аңлатыла. Триптофан дигән матдә серотонин күләмен арттыра, ә серотонин үз чиратында мелатонин барлыкка китерүне активлаштыра. Мелатонин исә тиз йоклап китәргә ярдәм итә.

Белгечләр фикеренчә, йокыны нормага китерү өчен көн саен йокыга китү һәм йокыдан уяну вакытына төгәл сакларга тырышырга кирәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100