Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Канда кислород җитмәүнең биш билгесе

Кислород микъдарын үлчәгәч, кешене хастаханәгә салулары да ихтимал.

news_top_970_100
Канда кислород җитмәүнең биш билгесе
Владимир Васильев

Салкын тиеп авырганда кандагы кислород микъдарын күзәтеп тору хәерле. Гадәттә, кешене хастаханәгә салу турында карарны нәкъ менә кандагы кислород микъдарына карап кабул итәләр. Бу турыда «Челнинские известия» язды.

Хәлсезлек — гел йокымсырау, ару, хәтер начарлану, игътибарны туплап булмау, координация белән проблемалар — болар барысы да организмда кислород җитешмәүне, баш миенә кислород тиешле күләмдә барып җитмәүне аңлата.

Сулыш кабу, һава җитмәү — йөрәк кыскарулары саны артудан була, бу тахикардия барлыкка китерә. 

Кан басымы уйнау — кислород җитмәгәндә кан басымы күтәрелергә мөмкин, тик бу сирәк була. Гадәттә, кислород җитмәсә, кан басымы төшә.

Тән тиресе аксыл төскә керсә, канда кислород микъдары кимегән булуы ихтимал. Гипоксия вакытында тән тиресе агарып килә.

Куллар һәм аяклар салкынаю — кислород җитмәүдән булуы ихтимал, бу вакытта бөтен тән туңган кебек була, ләкин күпчелек очракта ул аяк-кулларда сизелә.

  • Covid-19 вакытында үлчәнә торган сатурация — кислород микъдары нормада күпме була?
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100