Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коронавирус ютәлен ничек танырга; авырып терелергәме, әллә сакланыргамы?

COVID-19 диагнозы булган кешенең тамак төбе гел кырып тора.

news_top_970_100
Коронавирус ютәлен ничек танырга; авырып терелергәме, әллә сакланыргамы?
https://pixabay.com

Мәскәүдә Коммунаркадагы хастаханәнең баш табибы Денис Проценко коронавирус белән авыргандагы ютәлнең төп билгеләрен атаган. Бу турыда ул «Российская газета»га интервьюда сөйләгән.

Табиб сүзләренчә, COVID-19 диагнозы булган кешенең ютәлендә билгеле бер интонация була. Бу — тирән ютәл түгел, ул өстән-өстән генә йөткерү. Коронавируслы авыруларның тамак төбе гел кырып тора, ул бер дә бетми. Проценко мондый ютәлне тавышыннан ук таный алуын әйтә. «Шунда ук диагноз куеп була», — ди ул.

Проценко пандемия чорында Коммунарка хастаханәсеннән 4,5 мең чамасы пациент узуын сөйләгән. Аларның күбесенең коронавируска тесты уңай нәтиҗә күрсәтә. Хастаханә хезмәткәрләреннән 18 табиб COVID-19 белән авырып терелгән. Проценко үзе дә коронавирус белән авырган иде. Коронавируслы авырулар дәваланган хастаханәнең баш табибында коронавирус табылган, дип яздык.

«Мин йөткергәли башлауга ук эшнең кая таба баруын аңладым. Бүген мин коронавируслы ютәлне берни белән дә бутамыйм инде. Аерырга өйрәндем. Апрель-майда коллегалар, реанимация җитәкчеләре белән аралашкан идем. Мин телефонда кхе-кхе дип тавыш ишеттем. Бу ютәлнең үзенә бер интонациясе бар. Ул өстән-өстән генә йөткерә, тирән итеп ютәлләми. Шуның өстенә бер дә бетми торган тамак төбе кыру хисе була», — ди табиб.

Проценко авырып терелүгә караганда саклану хәерлерәк дип саный. «Әлегә беркем дә авыру нәтиҗәсендә барлыкка килгән иммунитетның никадәр нык булуын белеп бетерми. Кабат коронавирус йоктыру очраклары билгеле түгел. Шулай да берничә очрак бар. Бүгенге көндә бер тапкыр авырып, бу теманы бөтенләй ябып куярга була дигән ышаныч юк», — ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100