Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эссе һава торышына ничек чыдарга?

Өйдә оазис ясап карарга киңәш ителә.

news_top_970_100
Эссе һава торышына ничек чыдарга?
https://pixabay.com

Урамда эссе һава торышы урнашкан чакта, өйдә дымлы оазис ясарга була. Бу турыда Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының илкүләм кардиология үзәге генераль директоры Нана Погосовага сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Моның өчен жалюзиларны, тәрәзә капкачыларын ябарга, үзең белән чиста эчә торган су салынган шешә йөртергә, дымлы салфеткалар алырга, физик йөкләнеш булдырмаска кирәк.

«Хәзер бездә коры эссе һава торышы урнашты. Әйе, ул эссе, ләкин эссе булганда иң беренче чиратта кояшта булганда иминлек кагыйдәләрен истә тотарга кирәк», — ди Погосова.

Белгеч сүзләренчә, кояш астында булу вакытын чамалау хәерле, урамга иртән яки кичен чыгарга кирәк. Аеруча өлкәннәр һәм артериаль кан басымы югары, йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләргә сак булырга киңәш ителә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100