Finiko финанс оешмасыннан акчасын ала алмаучыларга кая мөрәҗәгать итәргә? | intertat.tatar

Finiko финанс оешмасыннан акчасын ала алмаучыларга кая мөрәҗәгать итәргә?

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы алданган кертемчеләргә гариза язарга киңәш итә.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы Finiko финанс оешмасыннан акчасын чыгара алмаучыларга киңәшләр бирде.

Алданган кешеләргә Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча баш тикшерү идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Адресы: Казан, Губкин урамы, 50 йорт.

Шулай ук өй янында урнашкан эчке эшләр органнарына да мөрәҗәгать итеп була.

Шикаятьне Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе сайтында «Прием обращений» бүлегендә онлайн хат язарга мөмкин.