Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Финанс пирамидасында югалган акчаны ни сәбәпле кире кайтарып булмый?

Татарстанда яшәүчеләр финанс пирамидаларында алдана.

news_top_970_100
Финанс пирамидасында югалган акчаны ни сәбәпле кире кайтарып булмый?
https://pixabay.com

Казанда матбугат очрашуында Татарстан прокуроры урынбасары Юлия Наумова финанс пирамидаларында югалткан акчаларны кире кайтарып булмау сәбәпләрен аңлаткан. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

«Кагыйдә буларак, финанс пирамидалары челтәре бөтен Россия буенча тарала — офислар барлыкка килә. Пирамида төзүче җинаятьчеләрнең күбесе суд каршына баса. Ләкин кертемчеләрнең акчалары бөтен очракта да кире кайтарылмый. Чөнки мошенниклар акчаларны оператив рәвештә чыгарып бетерә, яшерә, акча өченче кешеләргә рәсмиләштерелә. Шуңа күрә, кагыйдә буларак, тиешле сумманы һәм сатып акча алырлык милекне табу катлаулы була. 2000нче еллардан бирле акчаларын кайтара алмый йөрүчеләр бар. Әлбәттә, без акчаны хөкем ителгән кешедән алырга дип карар чыгарабыз, тик иректән мәхрүм итү урынындагы кешенең хезмәт хакы күп буламы?» — ди Юлия Наумова.

Прокуратура вәкиле хәзерге вакытта «Finiko» компаниясен тикшерү баруын әйткән. Түбән Камада «Триумф-НК» оешмасын тикшерәләр. Алар берничә ел буена финанс пирамидасы схемасы буенча эшләгән, диелә хәбәрдә.

Наумова сүзләренчә, ышандырылган табышны яки керткән акчаларын ала алмаган кеше шунда ук хокук саклаучыларга мөрәҗәгать итәргә тиеш. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Шул очракта әле яшерергә өлгермәгән акчаларны табып, сезгә кире кайтару ихтималы бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100