Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төш күрер өчен ничек йокларга?

Салкынча һавада йокы тирән була.

news_top_970_100
Төш күрер өчен ничек йокларга?
https://pixabay.com

Британия табибы Каран Радж каты итеп йоклау һәм төшләр күрү өчен киңәшләрен бирде. Моның өчен йокы бүлмәсендә салкынча һава булырга тиеш. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Табиб сүзләренчә, салкынча булганда, мелатонин матдәсе яхшырак барлыкка килә. Мелатонин йокы сыйфаты өчен җавап бирә, шулай ук ул картаюны акрынайта торган гормон булып санала.

Йокыга китү өчен организмга тән температурасын киметергә кирәк. Салкынча бүлмәдә бу табигый рәвештә була, кеше тизрәк йокыга китә һәм каты итеп йоклый.

Салкынча һавада йоклауның тагын бер өстенлеге — төшләр күрү. Баш мие тән температурасын төшерү өчен вакыт һәм көчен сарыф итмәгәч, ул тизрәк ял итә башлый, тирән йокыга тала.

«Салкын бүлмәдә йоклау метаболизмны да яхшырта», — ди табиб.

Салкында йоклаганда соры май микъдары арта, бу организмда кәүсә күзәнәкләре эшләү өчен кирәк. Сорый май холестерин һәм глюкоза микъдарын да көйли, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100