Ни өчен йоклаганда бүлмәдә кап-караңгы булырга тиеш? | intertat.tatar

Ни өчен йоклаганда бүлмәдә кап-караңгы булырга тиеш?

Кеше ял итәр өчен караңгы бүлмәдә кимендә 6-7 сәгать йокларга тиеш.

Кеше кап-караңгы урында йокларга тиеш. Йоклаган чакта организмда мелатонин дигән матдә барлыкка килә. Бу турыда фактлар сайтында язылган.

6-7 сәгатьтән кимрәк йоклау организмга көн дәвамында сарыф ителгән энергияне кабат тутырырга ярдәм итми. Бик аз кешеләргә генә тәүлегенә алты сәгатьтән кимрәк йоклау җитә.

Әлбәттә, йокының сәгатьләре генә түгел, сыйфаты да әһәмияткә ия. 

Төрле тавышлар, яктылык булган килеш йоклаганда, хәл керми. Тып-тын һәм кап-караңгы урында йоклау энергияне кабат булдырырга ярдәм итә. 

Тавыш булганда кеше уяна-уяна йоклый. Ә бераз гына яктылык булса да йокы сыйфаты начар булу ничек аңлатыла соң?

Бу мелатонин дигән матдә белән бәйле. Аны организмда «эпифиз» дип аталган биз бүлеп чыгара. Аның төп функциясе — циркада ритмнарын — йокы һәм уяу вакытларны регуляцияләү.

Мелатонинның тагын бер мөһим функциясе — хайваннарның организмында антиоксидант активлыгы. Гормон кан басымына, тән температурасына, канда глюкоза микъдарына йогынты ясый, организмны тирән йокыга җибәрергә ярдәм итә. Йоклаганда мускуллар йомшара, яңару процесслары активлаша. Мелатонин нигездә төнлә бүлеп чыгарыла һәм шуңа күрә аны «йокы гормоны» дип атыйлар.

Әлеге мөһим матдәнең ясалуы турыдан-туры яктылыкка бәйле. Күз кабаклары ябык булганда да, кешенең баш мие бик начар гына яктылык чыганагын да терки һәм йоклау процессын тулы көченә эшләтеп җибәрми. Нәтиҗәдә 7 сәгатьлек йокы да ял урынына хәлсезлек хисе тудыра. 

Бүлмәне бөтенләй диярлек караңгылату өчен калын пәрдәләр, жалюзи, йоклау өчен битлек кулланыгыз, диелә хәбәрдә.