Пылау, сүмәләк, ат ите һәм елмайта торган май: яз бәйрәме Нәүрүз мөбарәк булсын!
Көн белән төн тигезләшкән көн төрки һәм Иран халыкларында Яңа елга аяк басу дип санала. Җиһанга Нәүрүз килә. Сүмәләк, отала, ат ите, бавырсак, пылау һәм коймак бәйрәме дә, сиптереп бии, кычкырып җырлый торган бәйрәм дә ул Нәүрүз. «Интертат» хәбәрчесе Казан ипподромында узган, күп милләтләрне бергә җыйган Нәүрүз бәйрәмендә булып кайтты.
Төрки һәм Иран халыкларында Яңа ел бәйрәме «Нәүрүз» Казанда ел да масштаблы төсмердә үтә. Быел бәйрәм Казан ипподромы мәйданында узды. Ипподром капкасыннан килеп кергәч, кая барырга, кемне тыңларга, нәрсәгә карарга белми аптырап калдым. Төрле яктан төрле җыр, алып баручыларның бер-берсен уздырырга тырышып кычкырулары, милли инструмент тавышлары, бию көйләре яңгырый. Беренче мәлгә шулай тоела, аннары ияләшеп китәсең.
Үзбәкләрдән – карнай, дойра һәм сүмәләк
Халык белән шыплап тулган Ипподром мәйданы үзе берничә мәйданчыкка бүленгән. Дөресрәге, һәр милләт үз мәйданчыгында «тусоватья» итә. Уртада урнашкан булса да, иң беренче булып Үзбәкстан мәйданчыгына килеп кердем. Алар, телефон камераларын кушып, берсе өстенә берсе менәрдәй булып торган халыкны биетеп яталар иде. Халык өеменә мин дә кушылдым, телефонымны чыгарып, төшерә башладым. Башта шаманнар кебек тоелган иде бу галәмәт. Аннары озын быргының – карнай, зур агач таба кебек уен коралының дойра икәнен белдем. Ул озын быргы кебеге бигрәк кызык. Өскә күтәреп өреп җибәрәләр, малайкаем. Әле бер якка боралар, әле икенче якка карнайны. Анда уйнар өчен кулыңның гына көчле булуы түгел, үпкәнең ай-һай шәп булуы кирәктер.
Нәүрүз - Үзбәкстанда бик зур бәйрәм санала, бик масштаблы төстә үтә. Мондагы кебек бер җирдә генә түгел, бездә һәр төбәк, һәр район, һәр авылда бәйрәм итәләр. Россияда Яңа елны шулай зурдан каршы алсалар, бездә – Нәүрүзне. Халыклар Дуслыгы йортында безнең үзебезнең үзбәк диаспорасы бар. Репетицияләр ясарга, чараларда катнашырга мөмкинлегебез бар, - дип сөйләде «Анджан» ансамбле вәкиле Рәсүл абый.
Үзбәкләр сүмәләк белән дә сыйладылар. Нәкъ Нәүрүз бәйрәме өчен генә пешерелә торган махсус татлы ризык икән сүмәләк. Бер тәүлек буе пешерәләр, ди желе кебегрәк татлы сыйны. Шейна Галина исемле апа рецептын да әйтте әле. Тәүлек буе плитә янында торырга минем сабырлык җитмәсен белеп, үзбәкләр пешергән сүмәләкне татып карадым. Тәмле!
Сүмәләк пешерер өчен бодайны суга салып, шыттырырга кирәк. Аннары онтарткычтан чыгаралар. Бер тәүлек дәвамында пешерелә. Он кушыла, гел болгатып торырга кирәк. Аннары өстен каплап, күпмедер вакытка калдырырга кирәк. Менә иртәнге алтыларда без аны ачтык, савытларга салып чыктык. Бу татлы ризык, аны ипигә сылап та ашыйлар, дип аңлатты апа.
Сүмәләк Төркмәнстанда да, Таҗикстанда да Нәүрүзгә генә пешерелә торган мөһим ризык санала. Таҗиклар аны сүмәләк дип түгел, «суманак» дип атыйлар икән. Шулай ук, таҗикларда «отала» дигән ашамлык та пешерелә.
Казахстан: ат ите һәм бавырсак
Алга таба киттем. Казах егетләре, кызлары тезелешеп фотога төшеп яталар. Бер кызның ап-ак күлмәгенең итәге, җирдә урала торгач, кап-кара булган. Тик ул бер дә борчылмый, бераз күтәргән итә дә, тагын көлеп җибәрә. Якшәмбе көнне күктә кояш күренмәде, җиле дә өтеп-өтеп алыштырды. Шул кешеләрнең шат көлүләре, бәхет тулы йөзләре Нәүрүздән чын бәйрәм ясады да инде. Чөнки бәйрәм кәефе кешенең үзеннән тора шул.
Зифа буйлы казах кызы Карина Габдуллина 2021 елгы «Нәүрүз гүзәле» булган. Казахстан башкаласы Нурсолтан шәһәреннән килгән кыз Казан Дәүләт медицина университетында укый. Казах диаспорасының яшьләр бүлеге рәисе дә, шуңа өстәп. Халыклар Дуслыгы йортында шаулап-гөрләп, уйнап-көлеп, биеп һәм җырлап яшиләр икән казахлар да. Үзләренең «Шатлык» дигән бию ансамбле дә бар.
Казахлар бәйрәмгә бавырсак пешергән иде. «Безнең бавырсак, татарларныкыннар аермалы буларак, зуррак һәм баллы түгел», - дип сөйләде Карина. Өстәлләрендә ат ите дә булган. Мин кеше арасыннан көч-хәл белән Казахстан мәйданчыгына килеп җиткәнче, иттән җилләр искән иде. Буш тәлинкә белән салат яфракларына кызганыч караш ташлап, Каринадан Казахстанда Нәүрүзнең ничек үтүе турында сорадым.
Беренчедән, бездә бәйрәм «Наурыз» дип атала. Казахстанда һәр шәһәрдә бәйрәм итәләр. Бәйрәмгә махсус милли ризык – Нәүрез коже пешерәләр. Ул җиде ингредиенттан тора. Чөнки борынгыдан җиде саны казах халкында бәхетле сан дип саналган. Төп ингредиентлар – су, бодай һәм он. Калганы хуҗабикә карамаганда. Кемдер ит, сөт тә сала, – ди Карина.
Казахстан мәйданчыгында милли уен коралы домбра эленеп тора иде. Кызганыч, беркемнең дә домбрада уйнаганын күрмәдем. Домбрада уйнау буенча ярыш «Айтыз» дип атала икән. Уйный белүчеләр үзара баттл оештырып, импровизация ясап ярышалар, ди.
Машина кыйссасы
Нәүрүздә машиналар да очты. Турыдан-туры мәгънәдә, бер ап-ак «Тойота Ланд Крузер» машинасы безнең баш очыннан очып китте. Сүмәләк белән бавырсактан баш китеп торган мәлдә өстән «йөзеп» баручы машинаны күргәч, тончыга яздым. Тирә-юньгә әйләнеп карасам, бөтен кешенең башы өскә күтәрелгән, күзләре машина белән бергә «оча». Мәйдан уртасына кереп туктасаң шулайрак була икән ул. Эвакуаторчы абыйлар бәйрәм көнне дә эшли инде, бер ял итмиләр бахырлар.
Машина дигәннән, халык өчен Нәүрүздә төрле бәйгеләр дә оештырылган иде. Мәсәлән, аркан белән машинаны тартып күчерү. Кечкенәләр дә кереп тартты, зур абзыйлар да. Рульдә утырган абый алга-артка таба йөри торгач, аргандыр да инде. Зурлар чынлап тартты шулай да. Кызарып, тирләп-пешеп беткәннәре дә булды.
Балаларның да күңелен күргәннәр иде. Рәхәтләнеп күргәннәр. Шүрәле киеме кигән, шуңа өстәп, сикерә торган озын тояклар кигән аниматорлар белән фотога төште һәммә кеше. Уенчыклар, кул эшләнмәләре, татлы сыйлар – күңелең нәрсә тели, шул бар. Нәүрүз табыны мулдан иде.
Пылауга киткән тәкә тарихы
Сый дигәннән, һаман да шул капкадан керү белән колак белән күз генә түгел, борын да пошаманга калды. Бер яктан пылау исе, икенче яктан ботка, өченче яктан шашлык исе борынны хафага калдырды.
Таҗик, үзбәк, азәрбайҗан пешекчеләре зур казаннарда берничә төрле пылау пешереп ята. 200 сумга зур порция пылау салып бирделәр. Тәмле инде! Сүз әйтә торган түгел. Шашлыктан Сабантуйда да туябыз, пылау Нәүрүз ризыгы икән дип уйлап куйдым. Пылаулар белән ир-атлар гына җитәкчелек итә. Пылаучылар арасында бер апа гына шашлык сата иде. Ә ир-атлар тәмле телләрен жәлләмичә, үзләренең милли баш киемнәрен киеп, Казан халкын пылау белән сыйлады. Хатын-кызлар «итен күбрәк сал», «йомыркасын да сал», «маен салма» дип алып-сату эшләрендә үз теләкләрен белдереп тордылар. Йомырка дигәнем, бер пылауда бытбылдык йомыркасы да бар иде. Әллә бизәү өчен, әллә тәм өчен өстенә салып куйганнар. Шулай ук әфлисун, лимонлы пылаулар да бар иде.
Таҗик пылавын пешерүче Сабир янына килдем. Өченче ел катнашам, ди, Нәүрүздә.
Дүрт төрле пылау пешерәбез. Дүшәмбе пылавы, Исфара пылавы, өченчесе бөтен халыклар да пешерә торган пылау, дүртенчесе – конкурс өчен. Берсендә – сарык ите, берсендә – сыер ите. Берсе зира белән, икенчесе барбарис һәм башкалар белән. Пылау – безнең өчен төп ризык. Ул чын күңелдән пешерелгәнгә дә тәмле була, дип сөйләде ул.
Нәүрүздә иң тәмле пылауны да ачыкладылар. Үзбәк пылавы белән таҗик пылавы «бил алышты». Жюри – «Тәмле булсын!» китабы авторы, ресторатор Резидә Хөсәенова, җырчы һәм алып баручы Зөлфәт Зиннуров, актер, «Болгар радиосы» алып баручысы Рөстәм Гайзуллин, җырчы Гөлназ Шәрипҗанова, ютуб-блогер Фагыйлә Шакирова таҗик пылавының үзбәк пылавыннан яхшырак һәм тәмлерәк булуын билгеләде.
«Мин икесенә дә бишле куйдым. Икесе дә бик тәмле иде», - ди Фагыйлә Шакирова. Резидә Хөсәенова да: «Табынга бирелгән вакытта бизәп, яз төсләре кертеп бирделәр. Пылауларының дөгесе таралып тора. Таҗиклар зур тәлинкә белән, ә үзбәкләр бытбылдык йомыркасы белән бизәп бирделәр. Икесен дә яхшы дип бәяләдек», - диде.
Икесе дә шәп булган булуын, ну теге тәкә таҗикларга булды. Символик төстә «Рәхим итегез!» дигән стенд янында аяклары бәйләнгән килеш торучы тәкәне күрү белән жәлләгән идем. Тик мин аны «Нәүрүз батыры»на дип куелган бүләктер дип уйлаган идем. Ә ул әнә пылауга китте... Йоннары ямьсезләнеп беткән, күзләре уш китмәле моңсу тоелган иде хайванкайның. Язмышын белеп торган инде ул.
«Елмаеп» яшик
Татарлар мәйданчыгында гөрләтеп концерт куеп яталар иде. Балалар ансамбле Элвин Грейның «Чәкчәк» җырын башкара. Аннары татарча бию көе куялар да, халык сиптереп бии башлый. Миңа иң ошаганы һәм истә калганы – татар мәйданчыгының алып баручысы иде. Кызганыч, мин аны күрмәдем, ишеттем генә. Ипподромның теге ягына чыгып бассаң да ишетерлек тавыш иде ул.
Һәм тагын бер әйбер истә калган икән: «ЕлМай маен алсаң...» Рекламаның күбесен бер тыңладың, ишеттең, аңладың һәм оныттың . Ә була бәйләнчек рекламалар. Кабатлыйлар да кабатлыйлар, шул бер сүзне мең төрлечә итеп уйнаталар һәм ахыр чиктә син кимендә бер атна шул сүзне кабатлап йөрисең. «ЕлМай маен алсаң!..»
Матур гына кәләпүшләр кигән апалар коймак пешерә, «ЕлМай» мае белән майлап саталар. Чәй дә ясап бирәләр. Әле кечкенә ипи кисәкләре өстенә «ЕлМай» маен да бүлгәләп куйганнар. «ЕлМай» мае да лотерея үткәреп ята иде. Хатын-кызлар, исемнәрен язып, берсе артыннан берсе барабанга «ЕлМай» мае төшкән кәгазьне ташлады. Алып баручы егет апаларның канын кыздырды гына инде. «Җиңүчегә егерме килограмм май бүләк итәбез! Апа, менә син отсаң, ничек әйбәт булыр иде, әйеме? Балаларыңа, оныкларыңа, туганнарыңа таратыр идең. Рәхәтләнерләр иде май ашап. Елмаерлар иде!» – дип кычкырды микрофоннан. Теге барабан күзгә күренеп кәгазь белән тулды.. Нишләтәсең, заманасы шул булгач.
Зур сәхнәдә зур концерт
Ә зур сәхнәдә зур концерт барды. Төрле милли ансамбльләр чыгышы, ягъни төрле милләт биюләре, җырлары, гармун, курай моңнары – һәммәсен дә төп сәхнәдә күреп була иде. Ике җырның берендә дисәм арттыру булыр, шулай да күп кенә чыгышларда «Матурлар чибәргә бара, мине кайсыгыз ала?» дигән юллар яңгырады. Әллә берәр төрле тенденция булды шунда, әллә туры килгән. Әбиләр чыгалар да: «Матурлар чибәргә бара, мине кайсыгыз ала?» дип җырлап җибәрә.
Гомумән, сәхнәдә олы буын кешеләре дә, яшүсмерләр дә сәхнә тотты. Әбиләр-бабайлар өчен бу зур шатлык һәм бәхет икәне әллә каян күренеп тора. Олыгайган көндә тормышларын ямьләндереп йөрүчеләр бит алар. Ирексездән елмаясы килде аларны күргәч.
Сәхнәгә бер төркем бер төрле гармунлы, бер төрле киемдәге бабайлар чыгып баскач, авылга кайткан кебек булдым. Зур яшьтә икәннәре күренеп тора, ә ничек итеп уйныйлар һәм елмаялар бит алар. Казанның «Татар гармуннары» дигән ансамбле булып чыкты бу. Ансамбль җитәкчесе Ринат абый Сабиров бабайларның һәрберсен җыйнап, көйләп йөртә. «Картайган саен хәтер дә начарлана. Буталабыз, онытабыз. Ул безне әрләми дә инде. Җайлап кына тора», - ди Ринат абый турында ансамбльнең иң өлкән, 85 яшьлек гармунчысы Разил абый. Ансамбльдә абыйлар гына түгел, алты апа да бар икән. Ринат абый аларны кубызда уйнарга өйрәткән. Ижауга барып, гран-при алып кайтканнар «яшь җилкенчәкләр». Әле ныклап ветераннар арасында уздырылучы «Балкыш» фестиваленә әзерләнәләр икән.
Олы яшьтә булуларына карамастан, киләләр, өйрәнәләр. Тальян гармунны да өйрәнеп ятабыз. Абыйлар гына исән-сау булсыннар. Олы кешегә аралашу кирәк. Гомер буе кеше янында йөреп, аннары өйгә күчү аларга бик каты тәэсир итә. Шуңа күрә алар шатланышып, кайчан чакырсам да, йөгерешеп киләләр, - ди ансамбль җитәкчесе.
Концерт шулай гөрләвен дәвам итте. Башкорт, азәрбайҗан, казах, татар һәм башка милләт вәкилләре Казан халкын да, үзләрен дә чыннан да сөендерде.
Нәүрүз гүзәле – 2022
Нәүрүзнең иң көтеп алынган мизгеле 2022 елгы «Нәүрүз гүзәле»н ачыклау булгандыр. Халыклар Дуслыгы йортында беренче этабы булган матурлык бәйгесендә берничә милләт кызы катнашты. Беренчелекне һәм «Нәүрүз гүзәле-2022» исемен Азәрбайҗаннан Айшан Аликберова яулады. 1 мисс — Үзбәкстаннан Гөлнара Әхмәтова, 2 мисс — Төркмәнстаннан Мәхриҗамал Ходжаниязова.
Азәрбайҗанлылар үзләренең кызларына бик каты җан аттылар. Азәрбайҗан мәйданчыгында, гомумән, бию туктап тормады. Көйне уйный башлау белән азәрбайҗаннарның аяклары тыпырдый башлый. Аркасына әләм ураган, папаха кигән егетләр, милли күлмәк кигән кызлар янәшәсендә Айшан үзе дә биеп йөрде. Һәм «Нәүрүз гүзәле» булып та танылды. Таҗны аңа узган елгы җиңүче Казахстаннан Карина Габдуллина кидерде.
Нәүрүз мөбарәк!
Төрки һәм Иран халыкларының төп бәйрәме булган «Нәүрүз» шулай гөрләп, җырлап-биеп, ашап-эчеп һәм елмаеп үтеп китте. Көне салкынча һәм кояшсыз булса да, ипподром мәйданында аны сизмәделәр дә бугай. Ипподром өстендә генә кояш булды ул көнне.
Төрки халыклар булгач, үзләренең телләрендә бер-берсен аңлап сөйләшкән кешеләрне күрү дә күңелле иде. «Мин аларга татарча эндәшәм, алар мине аңлап, үз телләрендә җавап бирәләр. Нәүрүзне бик яратам, ел да киләм. Чөнки мине Казахстаннан да, Үзбәкстаннан да карыйлар, аңлыйлар», - ди ютуб-блогер Фагыйлә Шакирова да.
Милләтне берләштерә, бер-беребезне хөрмәт итәргә һәм гореф-гадәтләребезне сакларга өйрәтә торган Нәүрүз бәйрәме мөбарәк булсын!