Пхукетта яшәүче Ландыш: «Илсөя Бәдретдинова белән беренче тапкыр крокодил, бака ашадым»
Белешмә:
Тулы исеме: Хәбипова Ландыш Ринат кызы
Туган көне: 1989 елның 2 апреле
Туган җире: Әлмәт шәһәре
Белеме: Казан дәүләт университетының татар һәм инглиз филологиясе факультеты
Пхукет – Таиландтагы иң зур утрау. Аның ярларын Андаман диңгезе юа, һәм ул Һинд океанына төшә. Табигате, климаты, диңгезе искиткеч. Безнең илдән, Татарстаныбыздан да бик күп туристлар анда барып ял итә. Утрауда еланнар да бар. Аларны җирле халык яшәгән өй янындагы бакчаларда очратырга мөмкин. Агачта яши торган еланнар. Алар агулы түгел. Ә менә джунглига якын яшәүче Таиланд районнарында питон, кобра кебек «шуышып йөрүчеләрне» күрергә мөмкин. Хәтта алар кешеләрнең өйләренә керә ала. Шуны истә тотарга кирәк: бу – джунглига якын районнар! Бер дә куркып калмагыз. Куркытыр өчен язмадым. Белеп тору зыянга булмас. Болар турында бүгенге көндә Пхукетта яшәүче татар кызы Ландыш сөйләде.
«Декабрьдан алып мартка хәтле – иң рәхәт айлар»
Ландыш Пхукетка 2014 елның март аенда гаиләсе белән күченеп килә. Ул вакытта олы улына бары 3 ай була. Биредә алар 9 елдан артык яшиләр инде. Монда күченеп килгәнче, Ландышның ире үзе генә килеп, яшәп карый. Климатның җылы булуын, янәшәдә диңгезнең шаулавын, табигатьнең яшеллеген, җирле атмосфераның уңай булуын ошатып кала. Шулай ук Пхукетта чит илдән килгән бик күп халык яши. Рус милләтендәгеләрне шактый очратырга була. Европа, Америка, Австралия кебек илләрдән килеп торалар. Утрауда бик күп халыкара мәктәпләр урнашкан. Инфраструктура алга киткән. Кыскасы, яшәр өчен бөтен шартлар да тудырылган. Аеруча да гаиләсе булган кешеләр өчен уңайлы.
– Таиландка күченеп килгәнче, Гарәп Әмирлекләренең Абу-Даби шәһәрендә яшәдек. Анда ирем белән таныштым. Ул Марокко иленнән, мөселман. Улларыбыз Әмир белән Таирны таптым. Бүгенге көндә балаларымның әтисе белән аерым яшибез. Шәхсән үзем җылы һәм рәхәт булган җирдә яшәргә омтылдым. Студент чакларымда Америкада да яшәп алдым. Утрау, океан урыннарын сайлый торган идем. Яр буенда яшәргә яратам. Пхукетка килгәндә, миңа монда климат ошый. Гарәп Әмирлекләрендә бик эссе булса, монда ел әйләнәсендә бер төрле һава торышы яки 27-35 градус җылылыкны тәшкил итә. Җәй айларында яңгыр булырга мөмкин. Ул да гел явып тормый. Декабрьдан алып мартка хәтле – иң рәхәт айлар. Алай ук дымлы һава торышы түгел. Диңгез тыныч, үтә күренмәле, – дип сөйләде Ландыш.
Эшләр өчен рөхсәт кирәк
Язма героем Пхукетта танылган Сингапур төзелеш компаниясендә 8 ел риелтор булып эшли. Төрле бюджеттагы фатирлар, өйләр сату белән шөгыльләнә. Мәсәлән, 12 миллионнан алып 600 миллионга кадәр өйләр сата. Күченеп килгән күпчелек кеше күчемсез милек өлкәсендә эшли.
Шунысы кызык: Таиландта тыелган һөнәрләр бар. Мәсәлән, җирле халык башкара алган эшне чил илдән килгән кешеләр башкара алмый. Чәчтараш мастеры, төзүче кебек эшләрне тай халкы гына эшләргә мөмкин. Гомумән, монда эшләр өчен рөхсәт алырга кирәк. Рөхсәтне эшкә алучы оешма эшли. 1 чит ил кешесенә рөхсәт алыр өчен, компаниядә 4 тай кешесе эшләргә тиеш.
Ландыш гаиләсе белән өйне арендага алып яши. Сатып алу шактый кыйммәт. Чит илдән килеп яшәүчеләргә ипотека, кредит бирелми, ди. Өйләре эшкә дә, мәктәпкә дә, балалар бакчасына да якын урнашкан. 5-7 минутлык юл. Ландыш балаларын машинада илткәч, эшенә скутерда бара. Бөкеләрдә озак басып тормас өчен, тиз арада әлеге транспорт чарасы белән барып җитә. Биредә скутер – киң таралган транспорт төре.
– Пхукетка күченеп килгән вакытларда мондагы бәяләр бик арзан булып тоела. 2014 елда 40 бат – 40 сум иде. Хәзер исә 40 бат – 100 сумны тәшкил итә. Россиядән килгән кешеләргә бәяләр аеруча кыйммәт. Бәяләрнең артканы нык сизелә. Хезмәт хакын батлар белән алгач, миңа ул сизелмәскә дә мөмкин. Шунысын әйтергә кирәк: бат – стабиль булган валюта, – ди Ландыш.
«Татарча гына сөйләшер идем дә бит»
Ландыш үзе Әлмәттә туып-үсә. Татар гимназиясендә белем ала. Казан дәүләт университетының татар һәм инглиз филологиясе факультетын тәмамлый. Бүгенге көндә татар, рус, инглиз һәм тай телләрендә аралаша. Балаларының да туган телдә аралашуын тели. Әмма әлегә авыррак бирелә. Ике улының да телләре инглиз телендә ачылган.
Олы уллары Әмир мәктәпнең 4нче сыйныфында укый. Мәктәптә барлык фәннәр инглиз һәм тай телендә бара. Өйдә рус теленнән репетитор белән дә шөгыльләнәләр. Балалар бакчасында ук инглиз телендә сөйләшә башлаганга, әлеге телдә аралашу аңа җиңел бирелә.
– Улым Әмир рус телен дә өйрәнә башлады. Бу телдә яхшы аралаша ала. Кече улым Таирга 2 яшь. Әлегә сөйләшми. Ул нинди телдә сөйли башларга да белмидер (елмая). Аннары Әлмәттән әтием Ринат, әнием Нурия, бертуган энем Руслан килеп торалар. Алар балалар белән татарча аралашырга тырыша. 2019 елда әтием монда килеп 3 ел яшәде. Әле быел гына китте. Әнием белән бертуган энем узган елдан бирле монда. Аларның янәшәдә булуы, һичшиксез, йогынты ясамый калмас. Ничек тә булса, татар телендә дә камил аралашырга өйрәнерләр, дип уйлыйм.
Дөрес, балалар белән русча сөйләшергә тырышам. Татарча гына сөйләшер идем дә бит. Ләкин аларга берничә телдә аралашуы кыен. Олы улыма татарча әйтсәм, нәрсә әйткәнемне бераз чамалый, анысы. Кызганычка, сөйләшә генә алмый. 1нче сыйныфта укыганда, Әлмәттән әлифба китабын да алып килгән идем. Өйрәнергә тырышып карадык. Ләкин башкарып чыга алмадык. Балалар белән тавыш чыгарырга теләмәү сәбәпле, татар телен өйрәнү идеясен кичектереп торырга булдык. Киләчәктә өйрәнми калмас, дип уйлыйм. Үзенең дә теләге уяныр, – дип уртаклашты Ландыш.
Шуны әйтергә кирәк: биредә халыкара мәктәпләр бик кыйммәт йөри. Нигездә, чит илдән килүче балалар тай мәктәпләренә йөрми, ә халыкара мәктәптә белем ала. Бәяләре елына 400 меңнән башлап 3 миллионга кадәр җитәргә мөмкин. Әгәр Ландышның улы халыкара мәктәпкә йөрсә, башлангыч бәя елына 800 мең сумны тәшкил иткән булыр иде. Әлегә Әмирне 6нчы сыйныфка кадәр инглиз теле программасы булган тай мәктәбенә йөртәләр. Елына 400 мең сум түләп киләләр. Аннары аны халыкара мәктәпкә күчерергә планлаштыралар.
Балалар бакчасына да бәяләр югары. Кече уллары Таирга елына 400 мең сум түлиләр. Хастаханәләрнең янына килешле түгел. Күпчелек «страховка» алырга тырыша икән. Бала тудыру йортлары шулай ук түләүле. Ландыш икенче улын Таиландта таба. Тапкан өчен 300 мең сум акча түлиләр.
Җырчы Илсөя Бәдретдинова белән танышу
Нишләптер, Таиланд халкы крокодил, елан, бака ише экзотик хайваннар ашап тора, дип уйласак, ялгыш булыр. Пхукетта яшәүче җирле халык аларны әллә ни ашамый икән. Шулай да Таиландның кайбер районнарында андый экзотик хайваннарны ашау бар.
– Шәхсән үзем экзотик хайваннарны ашамыйм. Пхукетка ял итәргә килгән җырчы Илсөя Бәдретдинова елан итен ашарга теләвен белдергәч, хәтта югалып калдым. Экзотик хайваннар сатыла торган кафе-рестораннарны тай милләтендәге танышларымнан сорадым. Алар да белмиләр. «Елан, крокодил ите ашамыйбыз», – диделәр. Эзли торгач, таптым ул ресторанны. Монда ничә еллар яшәп, Илсөя Бәдретдинова белән беренче тапкыр крокодил, бака итен ашап карадым. Тәмгә тавык, сыер итенә охшаган. Әмма инде мин күнекмәгән андый ит ашарга. Бер тапкыр ашап карарга ярый инде.
Илсөя Бәдретдиновага килгәндә, татар эстрадасы вәкилләреннән мин бары аңа язылган. Миңа аның манерасы, үз-үзен тотышы, кеше буларак бик ошый. Эш янымнан ерак булмаган отельдә яшәгәнен белгәч, аңа үзем турында яздым. Монда озак яшәгәнемне, сораулар булса, булышырмын дип, хат юлладым. Ул миңа тиз арада җавап бирде. Аның да минем белән танышасы килде. Шул ук көнне языштык та, күрештек тә. Мондый танышу бик күңелле булды. Башка татар артистларыннан бер кешене дә белмим, танышканым юк. Тыныч тормыш алып барам, – ди Ландыш.
Әңгәмәдәшем гаиләдә сарык, сыер ите алуларын әйтте. Сыер итенең бер килосы 900 сумнан башлана. Австралия, Яңа Зеландия кебек илләрдән китерелә. Таиланд халкы, нигездә, дуңгыз, тавык ите куллана. Аларның сыер, сарык итенә исләре китми. Шулай ук диңгез ашамлыкларына өстенлек бирәләр. Ә диңгез хайваннары монда адым саен сатыла.
Туган як сагындыра
Ландышның туган ягын сагынуын сөйләшүеннән дә аңларга мөмкин. Кире күченеп кайту теләге дә бар. Әмма әлегә төпләнергә кайту теләге планында юк. Илдә барган хәлләр дә, экономик мәсьәләләр дә моңа бәйле. Олы улы мәктәптә укыгач, Россиягә кайтырга кыен булыр, дип уйлый.
– Таиланд кешеләре – йомшак күңелле, юмарт кешеләр. Улларым шушы атмосферада туып үскәнгә, аларга безнең якларда яшәү кыенрак булыр, дип уйлыйм.
Зур хыялым бар. Җәй көне туган якка кайтып, урманда җиләк җыясым килә. Менә шул вакытларны бик нык сагынам. Мәктәптә укыганда, җәй айларында авылга әби-бабай янына кайта идек. Шушы вакытлар нык сагындыра. Кызганычка, балаларның каникуллары апрель һәм октябрь айларында. Шуңа күрә туган якларга җәй һәм кыш айларында кайтып булмый. Яз һәм көз генә кайта алабыз, – диде әңгәмәдәшем.
Пхукетта 2 ел рәттән Сабантуй үткәрелә. Тай ансамбле чыгыш ясаган булган. Җыр-биюләр, уеннар, көрәш – болар барысы да Ландышны балачакка алып кайткан. Милли ризыклар белән кунакларны сыйлаганнар. Бәйрәмдә утраудагы татарлар гына түгел, тай һәм рус халкы да катнашкан. Аеруча да җирле халык безнең милли бәйрәмне охшатып калган.