Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Путин Зеленскийны президент дип танудан туктаганын әйтте

news_top_970_100

Россия президенты Владимир Путин Белоруссиядәге очрашуларны йомгаклаган матбугат конференциясендә, Украина президенты Владимир Зеленскийның легитимлыгы тәмамланды, һәм без шуннан чыгып эш итәбез, диде. Бу хакта РИА Новости яза.

Путин әйтүенчә, Швейцариядә узачак конференциянең максатларының берсе – Көнбатыш илләр тарафыннан Зеленскийның легитим дип тану.

  • Президентны легитим дип танымау – ул аның вәкаләтләре тәмамланды, һәм бу кешенең илбашы булып сөйләшүләр алып барырга хокукы юк, дигән сүз.

Президент әйтүенчә, Украина белән сөйләшүләрне дәвам иткән очракта, килешүләр төзегәндә кем белән сөйләшү алып барырга һәм кемнең имза кую хокукы бар икәнлеген ачыкларга кирәк.

Зеленскийның президентлык срогы 20 майда төгәлләнде. Украинада президент сайлау 2024 елда узарга тиеш иде, әмма Зеленский, хәрби хәлгә сылтау ясап, сайлауны уздырмады.

Швейцариядә 15-16 июньдә Украина буенча конференция уза, анда 160 ил чакырылган. Әмма бу очрашуга Россия чакырылмады. Россия Зеленский тәкъдим иткән тынычлык килешүе белән риза булмавын инде берничә тапкыр белдерде. Путинның матбугат секретаре Дмитрий Песков Швейцариядәге очрашуның нәтиҗәгә омтылмавын, Мәскәү катнашыннан башка Украина конфликтын хәл итеп булмаячагын әйтте.

Шул ук вакытта Россия сөйләшүләрдән баш тартмавын кат-кат әйтеп килә. Путин Дмитрий Киселевка интервьюсында Россиянең сөйләшүгә әзер булуын, әмма ул чынбарлыкка таянырга тиешлеген әйтте. Әгәр Украина сөйләшергә тели икән, ул сөйләшүләрне тыйган указны гамәлдән чыгарырга тиеш, ди Путин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100