Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Путин Навальныйны* чит илдә утырган кешеләр белән алыштырырга әзер булганын әйтте

news_top_970_100

Владимир Путин Алексей Навальныйны* Көнбатыш илләрендә төрмәдә утырган «кайбер кешеләргә» алыштырырга әзер булуын әйтте, дип яза РИА Новости. Бу хакта ул сайлау узганнан соң журналистлар белән очрашу вакытында әйтте.

«Господин Навальныйның* тормыштан китүенә берничә көн кала, миңа кайбер коллегалар (хакимият хезмәткәрләре түгел), кайбер кешеләр господин Навальныйны* Көнбатыш илләрендәге төрмәләрдә утырган кайбер кешеләргә алыштыру идеясе булуын әйтте. Ышана аласыз миңа, ышанмаска мөмкинсез – минем белән сөйләшкән кеше әйтеп тә бетермәде, мин «риза» дидем. Әмма бер генә шарт – ул кире кайтмаска тиеш. Бетте-китте. Әмма, кызганычка, булган әйбер булды. Мондый әйбер була. Моның белән берни дә эшләп булмый. Тормыш шундый», – диде ул.

Путин Навальныйның* үлемен «күңелсез вакыйга» дип атады. Мондый хәлләрнең моңа кадәр дә булганын (төрмәдә утырган кешеләрнең үлүе турында сүз бара), шул исәптән АКШта да булуын билгеләп үтте.

Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков, Путинның бу сүзләре президентның ачык булуын күрсәтә, диде. «Ул чыннан да моны эшләргә әзер иде», – диде ул.

*Росфинмониторинг тарафыннан экстремистлар һәм террорчылар исемлегенә кертелгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100