Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алексей Навальный* колониядә үлгән

news_top_970_100
Алексей Навальный* колониядә үлгән

Җәзаларны үтәтү федераль идарәсе Алексей Навальныйның* үлеме турында хәбәр итә.

  • *Росфинмониторинг тарафыннан экстремистлар һәм террорчылар исемлегенә кертелгән.

Ямал-Ненец автоном округындагы 3нче колониядә булган Алексей Навальный* үлгән, дип хәбәр итә җәзаларны үтәтү федераль идарәсенең бүлеге.

«16 февральдә Алексей Навальный* үзен начар хис итә башлады һәм шунда ук аңын югалтты. Учреждениенең медицина хезмәте килде, «ашыгыч ярдәм» чакырылды», – дигән бүлек матбугат хезмәте хәбәрендә. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Алексей Навальныйны* аңга китерергә тырышканнар, әмма ул үлгән, диелгән хәбәрдә. RT хәбәр итүенчә, Алексей Навальныйның үлем сәбәбе – тромб.

«КоммерсантЪ» журналисты Андрей Колесников президентның матбугат секретаре Дмитрий Песковтан: «Президент бу хакта беләме?» – дип сораган. «Әйе, аңа хәбәр иттеләр. Табиблар ачыклаячак, УФСИН тикшерү уздырачак», – дигән ул. «Дөрестән дә аның тромб өзелгәнме?» – дигән сорауга Песков: «Мин белмим. Табиблар ачыкларга тиеш», – дип җавап кайтарган.

Алексей Навальныйның адвокаты Леонид Соловьев бу хакта шәрехләүдән баш тарткан. «Алексей Навальный* гаиләсе карары белән, мин бу хакта берни дә әйтмим. Хәзер ачыклыйбыз. Алексейның адвокаты чәршәмбе аның янында булды. Ул вакытта бар да тәртип иде», – дигән.

Навальный* адвокаты хәзер аның янына барачагын әйткән. Тикшерү комитеты, сәясәтченең үлеме сәбәпле, тикшерү башлый, дигән «КоммерсантЪ».

  • Алексей Анатольевич Навальный* 1976 елның 4 июнендә Мәскәү өлкәсе Одинцово районы Бутынь авылында туган. Россия оппозиция лидерларының берсе. Россиядә «ят агент» дип һәм «экстремистик оешма» дип табылган «ФБК»га нигез салган сәясәтче (Алексей Навальный 2022 елда үзе дә террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә кертелде).
  • 2010 елларда берничә тапкыр җинаять, арбитраж, административ яктан җаваплылыкка тартылды. «Кировлес» һәм «Ив Роше» эшләре буенча «мошенниклык» маддәсе буенча гаепләнде. 2020 елда Омскига очканда агулана, дәваланыр өчен Германиягә кайта. 2021 елның 17 гыйнварында Мәскәүгә кайта һәм кулга алына. 2021 елда «Ив Роше» эше буенча моңа кадәр булган 3,5 ел ярым шартлы рәвештә иректән мәхрүм итү 2 ел һәм 8 ай колониягә үзгәртелә. 2022 елның мартында башка җинаять эше буенча зур күләмдә акча үзләштерүдә гаепләнеп, 9 елга хөкем ителә. 2023 елның августында экстремистик оешма төзүдә, экстремизда гаепләнеп, 19 елга хөкем ителә.
  • Башта Алексей Навальный* Владимир өлкәсендәге колониядә була. Декабрь аенда адвокатлары аның юкка чыгуын хәбәр итә, бераздан аның Ямал-Ненец өлкәсендәге Харп бистәсендәге «Поляр бүре» («Полярный волк») колониясендә икәне ачыклана.

Алексей Навальныйның* соңгы фотолары:

*Росфинмониторинг тарафыннан экстремистлар һәм террорчылар исемлегенә кертелгән.

Кичә ул судта видеоэлемтә буенча чыгыш ясаган булган. Бу – аның соңгы видеосы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100