Путин белән туры эфир: хәрби операциядә Россиянең көче, бала табу бәхете һ.б. турында
Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 4,5 сәгатьтән артык барган туры эфирда журналистлар һәм гражданнардан килгән сорауларга җавап бирде.
Махсус хәрби операция белән бәйле сораулар яңгыраганда, Илбашы халыклар бердәмлеге, конфликтны тыныч юл белән хәл итүгә омтылыш, безнең гаскәрләрнең көче турында сөйләде. Шулай ук, икътисад, балалы гаиләләргә, яшь галимнәргә ярдәм, милләтара һәм диннәр арасындагы татулыкта Татарстан тәҗрибәсе һәм башкалар турында сүз булды.
«Ел азагына кадәр Россия Кораллы көчләренең зур уңышларын күрербез, дип ышанам»
Россия гаскәрләре Украина хәрби көчләрен Курск өлкәсеннән бәреп чыгаргач, стратегик инициатива тулысынча безнең якка күчте, диде Владимир Путин.
Фото: © Трансляциядән скриншот
«Безнең гаскәрләр хәрби бәрелешләрнең бөтен линиясендә һөҗүм итә», – дип белдерде.
Путин сүзләренчә, кайдадыр һөҗүм итү процессы – кызу темплар белән, каядыр акрынрак бара – һәркайда дошман артка чигенә.
Кызыл Лиман шәһәренең якынча 50 проценты Россия Кораллы көчләре контролендә. Якын арада торак пункт алыначак.
«Көньяк Лиман юнәлешендә безнең гаскәрләр нәтиҗәле эш итә. Урам бәрелешләре бара, Кызыл Лиман якын арада алыныр, дип ышанам. Шәһәрнең 50 проценты инде безнең контрольдә. Аннары хәрәкәт Славянск ягына таба дәвам итәчәк», – дип белдерде Илбашы.
Моннан тыш, Константиновкада бәрелешләр бара. Президент сүзләренчә, анда да торак пунктның яртысыннан артыгы РФ Кораллы Көчләре контролендә. Красноармейскины (украинча – Покровск) алу мөһим вакыйга булды, ул – алдагы һөҗүмнәр өчен мөһим плацдарм, дип өстәде Путин.
«Димитров та (украинча – Мирноград – ТИ иск.) тулысынча камап алынган, шәһәрнең яртысыннан артыгы безнең контрольдә. Дошман камалыштан кечкенә төркемнәр белән чыгарга омтыла. Украина гаскәрләре Красноармейскиның бер өлешен генә булса да кайтармакчы була, ләкин югалтуларга дучар булып, уңышка ирешми», – дип дәвам итте ул.
Тагын бер юнәлештә – Гуляйполе шәһәрендә бәрелешләр бара, шәһәрнең зур өлеше – РФ Кораллы Көчләре контролендә.
«Ел азагына кадәр Россия Кораллы көчләренең зур уңышларын күрербез, дип ышанам», – диде Владимир Путин.
«Агымдагы ел ахырына кадәр фронт линиясендә хәрбиләребезнең яңа уңышларына шаһит булачакбыз, мин шуңа ышанам», – дип белдерде ул.
Путин өстәп әйткәнчә, «Көнчыгыш» гаскәрләре төркеме Запорожье юнәлешендә торак пунктларны бер-бер артлы азат итә.
«Без конфликтны тыныч кына төгәлләргә әзер, ләкин шушы вазгыятькә китергән сәбәпләрне бетергән очракта гына...»
«Хәзер алар низагны тыныч кына тәмамлаудан баш тарта. Ләкин без, шул исәптән, Киев режимы ягыннан да, ниндидер диалог алып барырга әзер булулары турында билгеле бер сигналларны күрәбез һәм беләбез», – диде Илбашы.
Россия гаскәрләренең актив һәм нәтиҗәле гамәлләре нәтиҗәсендә Украина Кораллы көчләре стратегик резервларда зур югалтуларга дучар булган. «Алар (Украина Кораллы көчләре стратегик резервлары – ТИ иск.) калмаган диярлек. Бу – Киев режимын низагны тыныч юл белән тәмамларга этәрергә тиешле мөһим элемент», – диде Путин.
Президент Россиянең бу низагны тыныч юл белән тәмамларга әзер торганын һәм теләвен искәртте. Мәскәү бүген дә низагны тыныч юл белән хәл итәргә әзер, тик конфликтка китергән тирән сәбәпләрне тамырдан корыткан очракта гына, ди ул. «Без конфликтны тыныч кына төгәлләргә әзер, ләкин шушы вазгыятькә китергән сәбәпләрне бетергән очракта һәм Россия Федерациясенең куркынычсызлыгы тәэмин ителгән шартларда», – дип билгеләп узды Владимир Путин.
«Туп тулысынча Көнбатыш оппонентлар, беренче чиратта, Киев режимы башлыгы һәм аның Көнбатыш иганәчеләре ягында. Без сөйләшләргә һәм конфликтны тыныч кына хәл итәргә әзер», – дип ассызыклады Илбашы.
РФ Президенты низагның 2014 елда Украинадагы дәүләт борылышы һәм барлык проблемаларны «Минск килешүләре» нигезендә хәл итүгә кагылышлы алдаудан башланганын искәртте.
Фото: © kremlin.ru
Илдә хезмәт хаклары үсеше 4,5 процент тәшкил итәчәк
Соңгы 3 елда Россиянең тулай эчке продукты 9,7 процентка үскән, бу – Европа зонасы күрсәткечләреннән күпкә артык.
«2025 елда Россиянең тулай эчке продукты үсеше 1 процент тәшкил итте, соңгы 3 елны алсак, бу күрсәткеч 9,7 процентка тәңгәл, Европа зонасында ул 3,1 процент кына. Быел нибары 1 процентлы үсеш – ил җитәкчелегенең инфляция белән идарә итүгә бәйле аңлаешлы гамәлләре», – дип белдерде Путин.
Илдә инфляцияне тоткарлау өчен кабул ителгән чаралар нәтиҗәлелеген күрсәтә, дип саный Россия Президенты.
«Инфляцияне 6 процентка кадәр киметү максаты куелды. Ел ахырына ул 6-5,7-5,8 процент тәшкил итәр, мөгаен», – дип билгеләп үтте.
Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, икътисади үсеш темпларының кимүе – «аңлы рәвештә ясалган адым, икътисадның сыйфатын һәм макроикътисади күрсәткечләрне саклап калу өчен түләү».
Путин, 2025 ел нәтиҗәләре буенча инфляцияне исәпкә алып, илдә реаль хезмәт хаклары үсеше 4,5 процент тәшкил итәчәген әйтте. Ул моның яхшы темпта баруын ассызыклады.
«Дөресен әйтик, кызганыч, шушы ук вакыт эчендә хезмәт җитештерүчәнлеге үсеше нибары 1,1 процент кына. Бу нисбәтне, әлбәттә, үзгәртергә омтылырга кирәк», – диде Президент.
Путин узган елда эшсезлек дәрәҗәсе тарихта моңарчы күрелмәгән түбән дәрәҗәдә булуын искәртте – 2,5 процент, 2025 елда ул тагын да кимегән – 2,2 процентка калган.
«Тулаем, бу – бик яхшы күрсәткечләр», – дип искәртте Илбашы.
Базар икътисадында бәяләрне көйләү – катлаулы һәм куркыныч нәрсә, чөнки билгеле бер бәя планкасын куйсаң, товар шундук базардан юкка чыга. РФ Президенты Владимир Путин балык продуктларының төрле катлам кешеләре өчен кайчан сатып алырлык булачагы турындагы сорауга җавап бирде.
«Планка куйганда, товар шунда ук юкка чыга. Ләкин бу, һичшиксез, кирәк булган өлкәләр бар, мәсәлән, тормышта иң беренче чиратта кирәкле даруларны гына алыйк. Гади товарлар өчен – бу катлаулы мәсьәлә», – диде Президент.
Ул халыкның табыннарда балык продуктлары чыннан да җитмәвен таныды. «Ерак Көнчыгыштан азык-төлекне мөмкин кадәр арзанрак бәядән кайтартып булсын өчен, логистиканы яхшырту юнәлешендә эш итәргә кирәк», – дип белдерде Путин.
Теләгән нәтиҗәгә ирешү өчен, Президент салым түләтү, балык тоту көймәләре төзү һәм башка мәсьәләләрне хәл итү кирәклеген әйтте.
Фото: © Кремль сайты
«Татарстан башкаласының ислам хезмәттәшлеге оешмасы линиясе буенча чаралар уздыру үзәге булып сайлануы очраклы түгел»
Туры эфир барышында Россия Президенты Владимир Путин «Татар-информ» агентлыгының баш мөхәррир урынбасары Артур Хәлилулловның ислам дөньясы белән бәйле эшләрдә Татарстанның роле турындагы соравына җавап бирде.
«Ислам дөньясы, христиан дөньясы кебек үк, бик төрле. Татарстан үрнәге югары дәрәҗәдә уңай булуына ышанам», – диде Россия лидеры.
РФ Президенты сүзләренчә, аның ислам илләрендәге күп кенә коллегалары Татарстанда төрле милләт һәм дин вәкилләренең бергә дус-тату яшәвенең уңай тәҗрибәсенә игътибар юнәлтә.
«Татарстан башкаласының ислам хезмәттәшлеге оешмасы линиясе буенча чаралар уздыру үзәге булып сайлануы очраклы түгел», – дип искәртте Путин.
Россия Президенты Татарстанда Болгар ислам академиясен булдыруның әһәмиятен искәртте. «Бездә 10 проценттан артык халык ислам динен тота. Төп традицион кыйммәтләребез, шул исәптән Татарстанда да, рухи, тәрбия, мәгариф юнәлешләре буенча барысы да туры килә», – дигән ышаныч белдерде дәүләт башлыгы.
Аның сүзләренчә, Татарстанда ислам академиясен булдыру – республика территориясендә ислам өлкәсендә белгечләр әзерләргә мөмкинлек бирә торган «бик мөһим карар».
«Башкортстанда да бу юнәлештә үсеш күзәтелә. Без киләчәктә дә Россиянең барлык традицион диннәренә ярдәм итәргә ниятлибез», – дип өстәде Путин.
Фото: © kremlin.ru
«Махсус хәрби операция шартларында ил тагын да берләште»
РФ Президенты 2026 елда «Россия халыклары бердәмлеге елы» кысаларында ил халыкларының мәдәниятен һәм телләрен саклау сәясәтен гамәлгә ашыру турында сөйләде. Аның сүзләренчә, ярдәм чаралары мәктәпләргә, гаммәви мәгълүмат чараларына, әдәбият һәм кинематографка кагыла.
«Без Россия халыклары мәдәниятенә, телләренә ярдәм итү буенча максатчан сәясәт алып барабыз. Бу – мәктәпләрдә дә, гаммәви мәгълүмат чараларында да, әдәбиятта да эшләнә», – дип белдерде Президент.
Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, хәзерге шартларда, шул исәптән махсус хәрби операция үткәрүне дә кертеп, халыкларга ярдәм күрсәтү аеруча мөһим.
«Махсус хәрби операция шартларында ил тагын да берләште. Илдә шундый зур сынаулар бара. Пуля астындагы кешеләргә нинди диннән һәм милләттән булуларында аерма бармы? Барлык халыкларны гомуми традицион кыйммәтләр берләштерә. Хәрби операция шартларында бу кыйммәтләр тагын да ныграк күренә һәм сизелә», – диде РФ Президенты.
«Матди хәл яхшыруын, белем һәм башка әйбер алуны гомер буе көтәргә була, ләкин бала табуны кичектермәү хәерле»
Россиядә бөтен сәясәт балалы гаиләләргә ярдәм итүгә корылган, дип белдерде Владимир Путин.
«Мин төбәкләрдә коллегалардан да моны һәрвакыт истә тотуларын сорыйм. Нәрсәдер эшләр алдыннан без һәрвакыт уйларга тиеш – балалы гаиләләрнең тормышында һәм керемнәрендә бу ничек чагылыш табачак», – диде Илбашы.
Путин күп балалы гаиләдә керемнәр арткан очракта дәүләт ярдәме чаралары кимү белән бәйле сорауны хәл итәргә вәгъдә бирде.
Фото: © kremlin.ru
Президент гаилә кору, бала алып кайту кебек фундаменталь мәсьәләләрне кичектермәскә, ә мөмкин кадәр иртәрәк хәл итәргә киңәш итте.
«Кавказда яхшы традиция бар – алар балаларын бик яшьли өйләндерә, кияүгә бирә. Алардан үрнәк алырга кирәк. Рамзан Кадыровның (Чечня Республикасы башлыгы – ТИ иск.) гаиләсе зур бит, балалары күп. Ул миңа моны шундый традиция дип аңлатты. Бу – бик шәп», – дип белдерде Путин.
Аның сүзләренчә, матди хәл яхшыруын, белем һәм башка әйбер алуны гомер буе көтәргә була, ләкин бала табуны кичектермәү хәерле.
«Бала туу белән гаилә тормышының җитешлеге кимүен тоярга тиеш түгел. Бу – нечкә процесс», – дип белдерде Путин.
Ул яшьләр башта белем алырга, аннары карьерада беренче адымнарын ясарга теләвен, аннары 30 яшьтә генә гаиләдә беренче бала тууын, ә икенче балага инде көчләре дә калмавын билгеләп узды.
«Бу модада булырлык итәргә кирәк. Кешеләр әти-әни булу бәхетен аңларга тиеш», – диде Путин.
Ул күп балалы гаиләләр белән сөйләшүен мисалга китерде. Анда 10 бала әнисе, гаиләдә бала туган саен, «Аннан башка моңарчы ничек яшәдек икән?» дип әйтүләре турында сөйләгән.
Президент яшь гаиләләрнең торак алуына кагылышлы сорауга җавап бирде. «Авырлыкларга карамастан, гаилә ипотекасын саклап калдык. Ул каядыр 6 процент тәшкил итә, 2 процент булган урыннар да бар. Шунда ипотека алырга була. Сөйгәнең белән шалашта да оҗмах, диләр бит. Ә бу – әле шалаш кына түгел, фатир һәм нибары 2 процент белән. Гаиләләргә барлык ярдәм чараларын өйрәнергә кирәк, бөтен мәсьәләләрне дә хәл итеп була», – дигән ышанычын белдерде РФ Президенты.
Фото: © kremlin.ru
«Һәркайсыбыз үз иленең киләчәге турында уйлый»
Россия Президенты Владимир Путин, «вакыт капсуласына нәрсә салыр идегез» дигән сорауга җавап биреп, киләчәк буынга юллама белән чыкты.
«Һәркайсыбыз үз иленең киләчәге турында уйлый», – дип, Илбашы киләчәк буынга мөрәҗәгать итте.
«Ручка алабыз да язабыз: без, Россиядә бертуктаусыз вакыт агышында XX һәм XXI гасырларда яшәгәннәр, ата-бабаларыбыз эшләгән бар әйберне рәхмәт хисе белән кабул итәбез. Без көрәштек, замана алга куйган бурычларны хәл иттек. Без киләчәк турында, сезнең хакта уйладык. Әгәр кулыгызда бу юллама икән, димәк, сез чорлар бәйләнешен тоясыз – бу бик мөһим. Сезне моның белән котлыйбыз», – диде Президент.
«Без сезнең хакта уйлап яшәдек, эшләдек, көрәштек, заяга яшәмәдек һәм күп нәрсәгә ирештек. Уңыш һәрчак янәшәгездә йөрүен, бәхетле булуыгызны телибез. Ә балалар, оныклар, оныкчыкларыгыз сезнең белән, хәзер без ата-бабаларыбыз белән ничек горурланабыз, шулай ук горурланырлык булсын. Нокта», – диде Путин.