Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Путин белән киңәшмәдә Анастасия Заворотнюкны яман шештән дәвалау турында сөйләштеләр

Актрисаны яман шеш күзәнәкләрен үтерә торган вируслар белән дәваларга җыеналар.

news_top_970_100

Генетик технологияләрне үстерү турында Россия Президенты Владимир Путин белән узган киңәшмәдә Анастасия Заворотнюкның авыруы турында сөйләделәр. Анда актрисаның баш мие яман шеше белән авыруын әйттеләр. Заворонтнюкның хәле начарланган очракта, аны яман шеш күзәнәкләрен үтерә торган вируслар белән дәваларга җыеналар. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте.

Россия Фәннәр академиясенең В. А. Энгельгардт исемендәге Молекуляр биология институты директоры Александр Макаров Заворотнюкны дәвалау турында сөйләгән. Аның сүзләренчә, «вирус» сүзе хәзер сүгенү сүзе буларак ишетелә. Ләкин бу институтта өйрәнә торган вируслар позитив, алар яман шеш күзәнәкләрен үтерә.

Мондый вирусларның уңай нәтиҗәсе күкрәк бизе һәм баш мие яман шешен, аерым алганда глиобластоманы, дәвалаганда ачыкланган.

«Без вирусларны яман шешнең дүртенче стадиясе булган, югалтыр әйбер калмаган ирекле кешеләрдә сыныйбыз. Ремиссия булып, авыруларның нормаль тормышка кайткан очраклары бар», — ди ул.

Макаров сүзләренчә, Анастасия Заворотнюкның яман шеш күзәнәкләрен туганнары институтка тапшырган инде. Табиблар шул күзәнәкләрне җимерә торган вирусларны сайлап алган. «Хәзергә ситуация ул кадәр куркыныч түгел, әлегә безнең технологияләрне куллану таләп ителми», — ди белгеч. 

Александр Макаров генетикларның тикшеренүе эксперименталь характерда булуын да әйтә.

22 апрельдә Актриса Анастасия Заворютнюкны хастаханәдән чыгарганнар. Ул үзен яхшы хис итә, ләкин тулысынча терелү турында сөйләргә иртәрәк әле, дип язган идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100