Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Актриса Анастасия Заворютнюкны хастаханәдән чыгарганнар

Ул үзен яхшы хис итә, ләкин тулысынча терелү турында сөйләргә иртәрәк әле.

news_top_970_100

Актриса Анастасия Заворотнюкның сәламәтлеге турында «Комсомольская правда» хәбәрчесенә туганнары сөйләгән. Бу сайтта Заворотнюкның диагнозы күрсәтелгән документ та чыкты. Анда «Заворотнюк Үзәк клиник хастаханәдә (РФ Президенты эшләре идарәсе каршындагы) стационарда дәвалануы һәм „глиобластома“ (баш мие шеше) диагнозы булуы» турында әйтелә.

Анастасиядә баш мие яман шешенең үлемгә китерә торган формасы булмаган. Киләчәктә ул гадәти тормыш белән яши алачак, эшли алачак, диелә бу хәбәрдә.

Анастасияне Американың Стенфорд университетыннан кайтарылган дару белән дәвалаганнар. Моңа кадәр ике тапкыр операция ясаганнар. Сайтның үз чыганагы булган табиб сүзләренчә, Заворотнюк әлегә «хәлсез, иммунитеты көчсез».

Актрисаның гаилә дусты Анастасиянең кыяфәте үзгәрүен әйткән. «Аның күз төпләре шешенгән, химия терапиясеннән соң чәчләре коелган. Хәзер алар үсә башлаган инде. Башта ул креслода гына утыра иде, хәзер торып басып йөри. Әлегә ул телефон һәм интернет кулланырга теләми, борчылмас өчен телевизор да карамый», — дигән бу кеше.

  • Актриса Анастасия Заворотнюк тамашачыларны Яңа ел белән котлаган. Бу турыда Заворотнюкның туганнары оештырган сәхифәдә хәбәр ителә, дип язган идек. Ул чакта инстаграмда Анастасия ире белән төшкән фото куелган иде.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100