Россия Президенты Владимир Путин хәрбиләргә мөрәҗәгате вакытында 24 июньдә һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алуны сорады. Бу хакта РИА Новости яза.
Бүген Путин Кремльнең Собор мәйданында 24 июньдә фетнә омтылышын туктатуда катнашкан Оборона министрлыгы, Росгвардия, ФСБ, Эчке эшләр министрлыгы һәм ФСО бүлекчәләренә мөрәҗәгать белән чыгыш ясады.
«Фетнәчеләр белән көрәштә безнең хәрби иптәшләребез, очучылар һәлак булды. Алар куркып калмады һәм боерыкны һәм үзләренең хәрби бурычын намус белән үтәде. Аларны бер минутлык тынлык белән искә алыйк», –диде Путин.
Шимбәгә каршы төндә Ростов Донда «Вагнер» шәхси хәрби компаниясе Көньяк хәрби округы штабын басып алды. Бу хәл Евгений Пригожинның Россия Кораллы көчләренең «Вагнер» лагерьләренә ракета-бомба һөҗүмнәре турында белдергәндә булды. Тик бу һөҗүмнәр турында мәгълүматны Оборона министрлыгы да, ФСБ да кире какты. Пригожинга карата «фетнә оештыру турында» җинаять эше ачылды. Россия Президенты Владимир Путин фетнәчеләрнең гамәлләрен, җинаятьчел авантюра, «Россиянең аркасына пычак кадау» һәм чамасыз амбияцияләр һәм шәхси мәнфәгатьләр аркасында килеп чыккан хыянәт, дип атады.
Соңрак Белорусия Президенты Александр Лукашенко, Путин белән килешеп, Пригожин белән сөйләшүләр уздырды. Шуннан соң Лукашенконың матбугат хезмәте шәхси хәрби компания башлыгының «Вагнер» хәрәкәтен Россия территориясендә туктату һәм деэскалация буенча алга таба адымнар турында тәкъдимне кабул иткәнен хәбәр итте. Путинның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков, Пригожин Белорусиягә китәчәк, җинаять эше туктатылачак, диде. Кремльдә, Россия Президентының сүзләре моңа гарантия булып тора, диделәр.