Простатик һәм сөт бизләрендә шеш табылган иргә Татарстанда уникаль операция булган
Шеш белән килә һәм шешсез кайтып китә. Бу сүзләр Самара өлкәсе Тольятти шәһәрендә яшәүче, берьюлы ике җирендә рак табылган 63 яшьлек Алексей Оленев турында. Яман шеш ачыклангач, химия терапиясенә генә дип Казанга килгән пациентка Республика клиник хастаханәсе табиблары операция ясый. Якын арада аны өенә кайтарачаклар.
Республика клиник хастаханәсенең Урология бүлеге мөдире Михаил Ульянин сүзләренчә, Оленев - шактый уникаль язмышлы пациент. Мәни бизе (простатик биз) һәм сөт бизләрендә яман шеш - икесе дә нәселдән килгән чир.
Алексей Оленев башта яшәү урыны буенча тикшеренгән, ләкин рак ачыклангач, хроник авырулары күп булганлыктан, үз төбәгендә операция ясалмаган, ул паллиатив ярдәм генә алган.
Тик пациент бирешмәгән, операция ясарга әзер клиниканы эзләвен дәвам иткән. Казанда онкологик авыруларны дәвалаучы хосусый бер клиника белән элемтәгә кергән. Пациентка өстәмә тикшерү үткәрелгән. Санкт-Петербургта ясалган анализ нәтиҗәләре буенча, ракның икесе дә нәселдән икәнлеге ачыкланган. Пациентка сигез курс химия терапиясе үткәрелгән. Аннары операция ясау мәсьәләсе килеп баскан.
«Химия терапиясенә генә өметләнгән идем, ә алар операция дә ясадылар»
— 2017 елда Самара онкология үзәге безнең предприятиедә медицина тикшерүе үткәргән иде. Простатада шеш ачыклангач, шок булды миңа. Югыйсә, бер җирем авыртмады. Операция ясамадылар, гормональ терапия, радиология белән дәвалау билгеләделәр. Гормоннар белән дәвалау нәтиҗәсендә һәм нәселдән килгән геннар да булганлыктан, сөт бизләре рагы да барлыкка килде. Консилиум җыйдылар, простатаны «онытып» торырга киңәш итеп, химия терапиясенә җибәрделәр. Тик мин анда барып та тормадым, Россиядә җитештерелгәнгә караганда импорт даруларны организм җиңелрәк кичерер дип, Интернеттан башка җирдә химия терапиясен эзли башладым.
Завод миңа ярдәм итәргә уйлап, Израильга җибәрергә карар кылды, тик коронавирус бөтен планнарны сызып ташлады. Шуннан Интернеттан Казандагы клиника турында укып, алар белән сөйләштем. Казанга чакырдылар, бик яхшы кабул иттеләр, химиотерапевт белән сөйләштем, сигез курс химия терапиясен уңышлы гына уздым. Мин монда химия терапиясенә генә өметләнгән идем, ә алар күкрәк рагына операция дә ясап була диделәр. Шулай итеп, бөтен шешләрне, хәтта берьюлы корсактан бүсерне дә алганнар. Мондагы табиблар көн-төн чаба, көненә әллә ничәшәр операция ясыйлар, мин шаккаттым, — дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә Алексей Оленев.
Әңгәмәдәш шактый туганнарында яман шеш авыруы булганын әйтте. Бертуган абыйсының да сул яктан сөт бизләрендә рак тапканнар. Әнисе аналык шешеннән, аның бертуган абыйсы мәни бизе рагыннан үлгән. «Ике туган энем былтыр простатик бизенә операция ясаткан иде. Әни ягыннан бабайга да простатик бизенә операция ясаган булганнар. Кыскасы, бу - безнең нәсел чире», — диде.
Казанга килгәч, иң элек, Оленев хосусый клиника директоры, онколог-табиб, Казан медицина академиясендә онкология кафедрасы мөгаллиме Максим Дружков кулына килеп эләгә.
— Шеш өченче стадиядә, шактый зур иде. Башта сигез курс химия терапиясе үткәрдек. Пациентның өстәмә чирләре күп, сәламәтлеген куркыныч астына куймас өчен, РКБда операция ясарга уйладык. Авырулары күп булгач, бер ай буе әзерләдек. Сөт бизләре шешен, лимфа бизләрен алдык. Хәзер анда шеш элементлары калмады. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр безнең күзәтүдә булачак.
Операция булмаса, пациент сызлануларга, тилмерүле үлемгә дучар булыр, шеш үсәр иде, — диде табиб.
«Нәселдән күчкән ике рактан операциянең булганы юк иде»
Терапевтта тикшеренгәч, анестезиологта консультация алгач, пациентка күп профильле клиникада дәвалану киңәш ителә. Ягъни операциягә әзерләнү өчен кардиолог, эндокринолог, реаниматологлар да кирәк була.
— Хосусый клиникадан коллегаларыбыз безгә мөрәҗәгать итте. Без пациентның сөт бизләре, мәни бизе лимфоузелларын алу өчен операция ясарга уйладык. Пациентның шикәр чире, пневмофиброз, тыны бетү, хроник йөрәк җитешсезлеге чирләре дә бар. Анестезиология бригадасы зур өлеш кертте, профессиональ эш итте.
Нәселдән күчкән ике рактан операциянең минем практикада берьюлы булганы юк иде әле. Пациент мәни бизендә яман шешне гормональ терапия белән дәвалаганда, сөт бизләре рагы да килеп чыккан. Мәни бизе рагы шактый еш очрый, авыру үсеше буенча бөтен дөньяда берничә дистә ел беренче урында. Сөт бизләре рагы 70 мең ир-атка бер очрак туры килә, — дип сөйләде Урология бүлеге мөдире Михаил Ульянин.
Алексей Оленев үз кызын да яман шешне ачыклау буенча анализ ясарга кирәк дип инандырган. «Чир була калса, башында ук табылса хәерлерәк. Тиздән анализ бирергә барыр», — диде ул. Терелеп, үз шәһәренә кайткач, Алексей Оленев кабат эшкә чыгарга ниятләвен әйтте.