Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Прокурор Илсур Гыйльметдинов: "Татар тотып карамыйча ышанмый, диләр. Чүп яндыру заводы проектын күрмичә, зыяны бармы-юкмы икәнен әйтә алмыйм"

Татарстан районара табигатьне саклау прокуроры Илсур Гыйльметдинов белән бүгенге актуаль мәсьәлә - чүп яндыру заводы төзелеше турында әңгәмә кордык.

news_top_970_100
Прокурор Илсур Гыйльметдинов: "Татар тотып карамыйча ышанмый, диләр. Чүп яндыру заводы проектын күрмичә, зыяны бармы-юкмы икәнен әйтә алмыйм"

– Илсур Ирекович, коммуналь калдыкларны чистартудан калган утырманы эшкәртү буенча завод төзү буенча проект хәзер ниндирәк стадиядә? Прокуратураның проектка карата кисәтүләре дә бар иде кебек...

И.Г. Хәзерге вакытта Куйбышев сусаклагычының яр буе саклау зонасында 110 гектар мәйданда коммуналь суларны чистартудан калган калдыклар җыелып ята. Бу экологиягә зыян китерергә мөмкин. Бу "бомба" берәр кайчан шартлаячак. Ә янәшәдә Победилово, Отары бистәләре, анда 10 меңләп кеше яши. Бу сәнәгать зонасында әле вакытлыча эшләүчеләр дә бар. Шуңа күрә без "Водоканал" оешмасына карата, Идел яр буена калдыкларны китереп ташлауны туктату турында дәгъва белән мөрәҗәгать иттек. Иделгә кадәр 10 гына метр. Әгәр су басу нәтиҗәсендә яр буе ялгыш ишелсә, бөтен пычрак калдыклар суга эләгергә мөмкиннәр. Идел бит Казан өчен генә түгел, Самара, Волгоград өчен дә су чыганагы.

Дәгъва гаризасының таләпләре үтәлү нәтиҗәсендә, "Водоканал" оешмасы махсус завод төзелеше буенча проект ясады. Проект үзе коммуналь агым суларын чистарту нәтиҗәсендә барлыкка килгән калдыкларны чистартуны күздә тота. Әмма аның экология бүлегендә җитешсезлекләр бар иде, ягъни калдыкларны утильләштерү юллары күрсәтелмәгән иде. Проектларга карата кисәтүләрне исәпкә алып, экологик экспертиза нәтиҗәләре игътибарга алынып, проект эшләнеп бетәр дип уйлыйм. Җәмәгать тыңлаулары, экологик экспертиза узгач, шул заводны төзи башларлар дип көтәбез. 

Кешеләр фикерен исәпкә алмыйча, мондый зур проект буенча карар кабул итәргә ярамый. Бу кешеләр табигатьне, җирлекне белеп, проектантлар оныткан кайбер әйберләрне тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Алга таба бу җирне рекультивацияләү көтелә. Завод 2019 ел эчендә төзелеп бетәргә тиеш. Аның бәясе 1,5 млрд сум күләмендә бәяләнә.

Әлегә калдыкларны бирегә китереп ташлау тыелган. Бу инде экологик вазгыятьне берникадәр яхшыртачак, атмосферага ис чыгу кимиячәк.

– Чүп яндыру заводына карата мөнәсәбәтегезне беләсе килә иде. Ни өчен халыкта шундый каршылык туды? Завод төзелеше буенча халыктан сезгә мөрәҗәгатьләр булдымы?

И.Г. Мөрәҗәгатьләр булмады. Әлегә барлык планнар фикер алышу стадиясендә генә. Әле кулланылачак технология дә билгеле түгел. Булмаган әйбергә бәя бирә алмыйм. Юрист буларак та, татар буларак та әйтә алмыйм. Татар тотып карамыйча ышанмый, диләр бит. Проектны күрмичә, җәмгыятькә, табигатькә зыяны бармы-юкмы – әйтә алмыйм. Проектны күргәч, бәлки, берәр фикерем булыр. Проект барлыкка килеп, экспертиза узарга, җәмәгать тыңлаулары үтәргә, аннары гына заводның кирәклеге, әһәмияте мәсьәләсенә кайтырга мөмкин. Хәзер бит торак массивка бик якын урнашып эшләргә мөмкинлек бирүче технологияләр дә бар. Әгәр барлык стадияләр – җәмәгать тыңлаулары, экологик экспертиза уңай үтсә, завод төзелешенә чикләүләр күрмим. Ә җәмәгатьчелектә каршылык туу халыкка алдан аңлатып хәбәр җиткермәгәнгә генә. Халык белән эшләү җиренә җиткерелмәде. Без әле технологиясен дә белми торып, шундый завод булачак, дип сөрән салдык, миңа калса, башта технологиясен билгеләргә, ниндидер сынау мисалында эшен күрсәтәсе иде, аннары гына зурдан кубасы иде. Завод төзелеше өчен җир рекультивацияләнгән очракта, зур заводның кечерәйтелгән варианты мисалында, бу эшнең ничек башкарылганын күреп була. Минемчә, халык фикере исәпкә алынырга тиеш.

– Чүплекләрдән арыну юнәлешендә нинди эш башкарыла, законсыз чүп өемнәре сәбәпчеләрен ничек ачыклыйсыз?

И.Г. Чүплекләр бәла булды, якын киләчәктә әле шулай булып калачак та. Вазгыятьнең яхшыруы әлегә күренми. Төбәк операторларына берникадәр өмет бар, бәлки, алар алга таба чүплекләр барлыкка килүгә чик куяр. Хәзерге вакытта 800 санкцияләнмәгән чүплек исәпләнә. Бу совет чорыннан ук барлыкка килгән чүплекләр. Кайбер авыллардан чүп чыгару эше оештырылмаганга, алар әле һаман бар. Алга таба барлык торак пунктлардан чүп чыгару күздә тотыла. Бу система оештырылгач, без шул чүплекләрне әкренләп юк итәрбез дип уйларга була. Безнең бу мәсьәләдә тәрбия бик аксый, шуның белән шөгыльләнү кирәк. Күреп торасыз, кар эрүгә, барысы да чыга. Умырзая түгел, чүп белән тулган җирләрне күрәбез. Бу, беренче чиратта, тәрбиядән килә. Бу сорауга контроль органнары күбрәк игътибар бирә башлагач, вазгыять берникадәр уңай якка үзгәрә башлады. Без инде хәзер тау кадәр чүплекләрне күрмибез. Карьерлар барлыка килүдән туктауга, санкцияләнмәгән чүплекләр дә кимеде. Полигоннарның күбесе тәртипкә китерелде. Элек полигоннарның януы гадәти әйбер кебек кабул ителә иде. Бу юнәлештә эш алып барыла, хәзер лицензиясез эшләүче бер полигон да юк. Әле 5 ел элек кенә лицензиясе булмаган өчен һәр икенчесен административ җаваплылыка тартып була иде. Лицензия булуы – предприятиенең техникасы, өйрәтелгән персоналы булуы, проект документациясе булу күрсәткече. Теге яки бу районда эшләүче полигон булса, администрация чүп чыгарса, чүплекләр барлыкка килмәячәк. Бу барлык торак пунтларда диярлек оештырылган, вак авыллар гына калды.

Самосырово чүплеген юкка чыгару дөрес карар булды. Элек ул шәһәр кырыендарак булса, шәһәр үсү нәтиҗәсендә, ул шәһәр эчендә калды дип әйтергә була. Белгәнегезчә, берничә ел элек ул янып, шәһәрне кап-кара томан томалап алган иде. Хәзер рекультивация эшләре бара. Әгәр шул проект буенча дөрес эшләсәләр, рекультивациядән соң бу чүплектән халыкка бернинди зыян китерелергә тиеш түгел.

2018 елдан төбәк операторлары эшли башларга тиеш. Алар буенча , инвестиция килешүләре төзеләчәк, анда чүп-чарны киметү буенча нинди чаралар күрергә тиешлеге язылачак.

"Идел бик пычрак, шәхсән үзем күптән Иделдә коенмыйм"

– 2017 елда республика сулыкларына суны чистартмыйча түгүче предприятиеләрне тикшерү нәтиҗәләре ниндирәк? Мондый ваемсыз оешмаларны ничек җәзага тарттыгыз?

И.Г. Без чистарту корылмалары буенча тикшерүне башлаганда, вазгыять моның кадәр үк мөшкел дип уйламаган идек. Ничек кенә сәер ишетелмәсен, иң күп зыянны су чистарту җайланмалары китерә. Элек советлар чорында ясалган мондый корылмалар күптән тузган, шуңа үз эшләрен 30 процентка да эшләмиләр. Аннан чыккан әшәке сулар безнең сулыкларга эләгә. Күп кенә авыл җирлекләрендә юынтык сулар үзәкләштерелгән төстә агызылса да, чистарту корылмалары юк. Бөгелмәдә, Әлмәттә, мәсәлән, җиргә генә ташлап барганнар. Берничә күп катлы йорттан гына да күпме калдык җыелып баруын күз алдына китерәсездер, чистартылмыйча гына сулыкларга эләгеп, экологиягә зур зыян килә.

Хәзер инде уңай якка берникадәр үзгәреш бар. Кыска вакыт эчендә Баулы, Лениногорск, Әлки, Азнакай, Мөслим районнарында су чистарту корылмалары төзелде. 2017 елда Татарстанда барлыгы 13 җайланма кертелде. Соңгы су чистарту җайланмасы 2018 елда февральдә гамәлгә кертелде. Балык Бистәсендә төзелде, хәзерге вакытта Әлмәттә, Яңа Чишмәдә, Арча, Зәй, Алексеевск районнарында төзелә. Күп кенә корылмалар реконструкция стадиясендә, шулар бөтенесе дә эшләнеп бетсә, су чистарырга тиеш. Без аеруча Әлмәт районына өмет баглыйбыз. Бу шактый зур объект булганга, быел федераль бюджеттан су чистарту корылмаларын капиталь төзекләндерүгә акча көтәбез.

Әле быел, күптән түгел генә Яшел Үзән районының Октябрьский, Ореховка бистәләрендә урман җирләрен пычрату фактларын табып, ике җинаять эше кузгаттык. Чистартылмаган су җиргә агызылган, нәтиҗәдә, җиргә генә китерелгән зыян 6 млн сумнан артып киткән. Агачларга китерелгән зыянны аерым исәплибез. Орловское авыл җирлегендә дә су, чистарту корылмалары эшләмәү аркасында, җиргә ташланган.

Безнең яңгыр суларын җыеп чыгару белән бәйле проблемалар да бар. Казанда 20 дән артык ливневка бар, алар бөтенесе Кабан күленә яки Казансуга чыга. Казансуда әле су агып торса, Кабан күлендә алар җыелып ята. Кабан күленә, әйтик, 20 урыннан су агып ята. Хәзерге вакытта ливневкаларның икесендә генә су чистарту җайланмасы куелган, калганы елгага агып ята. Бу кичекмәстән чаралар күрүне таләп итә. Бу юнәлештә эш дәвам итә.

Кыштан соң нәрсә калганын карны чиләккә алып кереп салсагыз да күрәсез. Пычрак су агып ятуы бер дә файдага түгел. Хәзерге вакытта яшел суүсемнәр аза дип язып чыктылар. Алар каян чыга дип сорыйлар. Пычрак су нәтиҗәсе ул. Алар фосфор белән тукланалар, фосфор су чистарту җайланмаларыннан, юллардан чыга. Яшел суүсемнәр алар бераз була инде, ләкин артык күп булса, алар кислородны ашый, балыклар да үлә. Су үз-үзен чистарта алмый башлады.
Моңа бигрәк тә эре предприятиеләр зур “өлешен” кертә. 2019 елдан барлык предприятиеләрнең чистарту корылмалары булуы таләп ителәчәк. “Водоканал” МУП коллекторларына чистартылмаган су агызырга тиеш түгелләр. 

– Ә Идел ниндирәк хәлдә? Аның суы никадәр куркынычсыз?

И.Г. 2017 елда Иделнең Татарстаннан уза торган өлешенә химик анализ ясалган иде. Нитритлар 22 тапкыр, аммоний 47 мәртәбә, фосфатлар 76 тапкыр күбрәк булуы ачыкланды. Рәсми мәгълүматлар буенча, Иделдәге фосфорның 54 процентының гына кайдан эләгүе билгеле, калганын кем ташлаганын да белмибез. Идел бик пычрак, шәхсән үзем күптән Иделдә коенмыйм.

– Быел теләсә кая кар китереп ташлаучылар булдымы? Кар күчләренә каршы нинди эш алып барыла?

И.Г. Кар өемнәре бәла иде инде былтыр. 2015-2016 елларда кышын кар күчләрен су кырыйларында да, кая телиләр, шунда ясыйлар иде. Ул, яз буе эреп, суга эләгә иде. Мәсәлән, Кабан күле буенда бер кап-кара күч җәйнең уртасына кадәр эреп ятты. Күлдә шуның нәтиҗәсендә марганецның күләме 80-90 тапкыр артты. Минская урамында автозаправка артында Нокса елгасы янында кар өелеп ята, дип берничә тапкыр мөрәҗәгать иткәннәр иде. Шуңа күрә быел көз башыннан ук Экология министрлыгы белән кар җыю өчен вакытлыча урыннарны алдан ук билгеләдек. Шәһәр буенча 10 урын килештерелде. Бу урыннар су кырыенда булмаслык, төзеләчәк йорт астына эләкмәслек итеп сайланды. Бу - “Водоканал”ның биш кар эретү урынын исәпкә алмыйча. Кыш буе контроль органнары кар күчләре юкмы, дип карап йөрде. Бу юнәлештә алга китеш бар, әмма бу - вакытлыча чаралар. Кар күчләре махсус җайлашкан урыннарда булырга тиеш. “Водоканал”ның кар эретү пунктлары гына җитми, өстәвенә, кыш карлы да килсә, хәл авырлаша. Кар җыю өчен пунктлар каты өслекле, ливневка канализациясе һәм су чистарту корылмалары булган урыннарда булырга тиеш. Кайбер субъектлар күптән инде шушы рәвешле эшли. Бу нисбәттән, без Дәүләт Советына тәкъдим керттек, шәһәр администрациясенә дә хәбәр ителде. Кар китереп ташлау рөхсәт ителгән махсус урыннар булдыруны тәкъдим итәбез. Бәлки алар киләсе кышка пәйда булыр.
Былтыр хокук бозучыларга карата башкарылган штраф санкцияләренең файдасы булды, шуның нәтиҗәсендә быел хокук бозу очракларын булдырмый калдык дияргә була. Былтыр бер предприятие бер кар күче урыныннан гына 22 млн сум күләмендә зыян китергән иде. Быел андый хокук бозучылар күренми.


"Яр буендагы корылмаларны үзләре сүтә башладылар"

– 2016 елда сулыкларның яр буенда корылмалар төзүчеләргә каршы көрәш ачкан идегез. Быел да бу юнәлештә эш дәвам итәме?

И.Г. Бу мәсьәләгә күп еллар игътибар бирелмәгән иде, шуңа күрә сулыклар яр буйларында коймалар калкып чыкты. Кайбер урыннарда суга якын да килеп тә булмый. Беренче этапта су саклау зоналарын кадастр учетына бастырдык, аннары сулыкларның яр кырыйлары чикләрен билгеләдек. Судан 20 метр ара буш булмавы турында судка мөрәҗәгать итү өчен дәлилләр барлыкка килде. Былтыр гына 500 гә якын объектны сүттердек. Бу Казан табигать саклау прокуратурасы, Экология министрлыгы эше дә. Элек кешеләр бик каршы килсәләр дә, хәзер кайвакыт үзләре үк, судка мөрәҗәгать иткәнче, үз ихтыярлары белән ишәләр. Мәсәлән, прокуратура таләбе буенча, Бөгелмәдә Карабаш сусаклагычында оешма ун объектны үзе алып атты. Алай гына да түгел, су чистарту корылмалары да ясап ята хәзер. Бу кылыч күтәреп, бер көндә эшли торган эш түгел, бу дәвамлы, план нигезендә эшләнә торган эш. 2-3 елдан бу проблемадан бөтенләй арынырбыз дип уйлыйм.Хәзерге вакытта су кырыенда җир бирү туктатылды. Узган елда 500 корылма ишелде, 221 кеше административ штрафка тартылды. Министрлык материаллары буенча, таләпләр бозылуын юкка чыгару турында 18 дәгъва гаризасы юлланган, алар буенча яр буе чиген мәҗбүри бушаттыру турында 33 суд карары әзер.

– Дәүләт Советында, 2019 елдан әйләнә-тирә мохиткә тискәре тәэсире булган беренче категория оешмаларның барысында да автомат җайланмалар куелырга тиешлеге турында сөйләшкәннәр иде. Бу дөресме?

И.Г. Әйе, законга үзгәрешләр нәтиҗәсендә, 2019 елдан “беренче риск категориясе”нә кергән барлык оешмаларда автомат контроль датчиклары куелырга тиеш. Алар, һавага бүленеп чыккан начар матдәләрнең күләмен билгеләп барып, бу мәгълүматлар турыдан-туры контроль органнарга җибәреләчәк. Экология бит елдан-ел яхшырмый, шуңа күрә шундый өстәмә таләпләр кертелә. Хәзерге вакытта күп кенә оешмалар пычрак суларын да “Водоканал” системасына чистартмый гына түгә. 2019 елдан алар үзләренә су чистарту җайланмаларын куярга тиешләр. Бу таләп ителәчәк.

– Файдалы казылмаларны законсыз чыгару белән бәйле вазгыять ничегрәк?

И.Г. 13-15 елларда 700 дән артык законсыз карьер ачыкласак, хәзер берән-сәрән генә. Бу контрольдә тотучы органнар эше нәтиҗәсе, җинаять җаваплылыгына тарту тәҗрибәсен кертү нәтиҗәсе дә. Бер төн эчендә казый иделәр дә, юкка чыга иделәр. "Без түгел" дип бара иделәр, кем гаепле икәнен исбатлау авыр иде. Ә без казылган чокыр, соңрак шунда чүп өемен генә күрә идек. Пәйда булган чокыр өчен без хәзер җир милекчесен җәзага тарта башладык, чөнки алар закон буенча шушы җирне күзәтеп тору өчен җаваплы. Элек без законсыз эшмәкәрлек буенча җаваплылыкка тартырга тырышсак, аның буенча китерелгән зыян күләмен исбатлау кирәк иде. Күпме һәм кем казылганын белү авыр эш иде. Кайбер вакытта эш шуның белән бетә иде. Узган елда 8 җинаять эше генә кузгатылды, элек 15-20 шәр эш тикшерелә иде. Хәзер 80 ләп ташландык карьер исәпләнә. Кешеләр дә хәзер актив. Авылдан ком төягән машина узса да, хәбәр итәләр. Дәүләт Думасы аркылы былтыр яңа закон проекты кабул итә алдык. Мәсәлән, РФ Административ хокук бозулар кодексының 7.3 маддәсе буенча җаваплылыкка тарту элек 2 ай гына иде, хәзер 1 ел булды. Элек күп кенә оешмалар җир казып, ком алып җавапсыз калалар иде.

– Урман фонды җирләрен законсыз алу буенча эшләр артамы?

И.Г. Проблема исбатлауда иде. Без, бу урман фондлары җирләре, дип исбатларга тотынганда, судлар сирәк безнең яклы булды, чөнки дәлилләр аз иде. Җирләрнең кадастр учетына куелмавы намуссыз түрәләргә файдага гына. Бөтен җирләр исәпкә алынмый торып, урман фонды җирләрен үзләштерү дәвам итәчәк. Без Рослесинфорг филиалларының урман фонды җирләрен кадастр учетына кую буенча эшләрне башкармавы буенча тикшерү белән чыккан идек. Чарасын күргәч, эш җанланды. Тикшерү башланган вакытта Рослесинфорг филиаллары 966 участокны кадастр учетына теркәде. 10 апрельгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, кадастр учетына 240 мең га мәйданлы 1554 урман участогы куелган. Хәзер безнең кадастр учетында урман фонды җирләренең 24 проценты.


– 2018 елга бурыч-максатларыгыз нинди?

И.Г. Атмосфера һавасына игътибар юнәлтергә җыенабыз, чөнки кешеләр арасында үткәрелгән сораштыру төп проблеманың, сулыклардан бигрәк, һава чисталыгы белән бәйле булуын күрсәтте. Елдан-ел бу проблема ныграк сизелә бара. Без чиста һава сулаганда сизмибез, начарая башласа, шундук тоя башлыйбыз. Гражданнардан һава пычрануы турында мөрәҗәгатьләр артуы һава белән бәйле вазгыять начараюы һәм чаралар күрергә кирәклекне күрсәтә.
Беренче чиратта, эре оешмаларның контроль органнарына тапшыра торган хисаплары буенча анализ үткәреләчәк. Халыкка, әйләнә-тирәгә тискәре йогынты ясый торган, бигрәк тә торак пунктларда урнашкан предприятиеләр күз уңында тотылачак. Бу нисбәттән, быел без асфальт-бетон заводларында тикшерүләр планлаштырабыз. Иң күп мөрәҗәгатьләр шулар буенча килә.

Шулай ук, сулыкларны тикшерү эше дәвам иттереләчәк. “Чиста Идел” федераль программасы гамәлгә ашырыла. Без Иделдә күзәтчелек алып бармасак та, аның кушылдыклары бар. Иделгә кече елгалардан су коя бит, шуңа күрә бу юнәлештә эшләрне тәмамлау ниятләнә. Кече елгаларны чистарту шул Иделне чистарту белән бер инде ул. Чистарту корылмаларын яңарту буенча да эшне төгәлләү күздә тотыла.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100