Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Профессор Хәсәнов булачак аналарга Моцартны һәм... татар көйләрен тыңларга киңәш итә

Балаң акыллы, тәрбияле булып үссен дисәң, аны карында йөрткәндә Моцартны, Чайковскийны һәм... татар белән япон милли көйләрен тыңларга кирәк. Профессор, Казан дәүләт медицина университетының 1нче Акушерлык һәм гинекология кафедрасы мөдире Албир Хәсәнов татар көйләрен теләсә кайсы милләт анасына тыңларга киңәш итә.

news_top_970_100
Профессор Хәсәнов булачак аналарга Моцартны һәм... татар көйләрен тыңларга киңәш итә
Булачак ананың нинди дә булса музыка тыңлатып туачак балага профессиональ юнәлеш биреп буламы? Әйтик, Сәйдәшнең “Совет армиясе маршы”н тыңлап үскән бала хәрби була аламы? Ә Гөлшат Зәйнашева белән Мәсгут Имашевның “Кукмара” җырындагыча, “Каршы ала, озатып кала поездларны Кукмара. Поездлар ерак китсә дә, ерагаймасын ара”, - дигәндәй, Кукмара станциясе янында яшәгән бала ни дәрәҗәдә тимерьюлчы булып китә? “Карурман”ны тыңлаган ананың баласы урманчы була аламы?



Булачак аналарның нинди музыка тыңлавына зур әһәмият биргән, алар өчен "La Primavera" камера оркестры белән берлектә махсус концерт оештырган профессор, Казан дәүләт медицина университетының 1нче Акушерлык һәм гинекология кафедрасы мөдире Албир Хәсәнов: “Профессиясен төгәл әйтә алмыйм, әмма ана карынында ук дөрес музыка тыңлатып, баланы тәрбияләп булганлыгы мәгълүм, - ди. - Ана кеше музыка тыңлаганда, эчендәге яралганың үз-үзен тотышына карап, балага нинди музыка кирәклеген аңлый һәм баланы шул музыка белән тәрбияли. Баланы андый гаиләдә попса белән түгел, классик музыка белән тәрбияләячәкләр. Моның мәгънәсе шунда – баланы туганчы ук яхшы классик музыкага бәйләп куярга кирәк. Классика ул кайчан да классика булып кала. Тәрбия шулай итеп бала туганчы ук башлана. Бала белән дөнья арасында аралык бик кечкенә бит. Поезд тавышы тыңлап яралган балса, тимерьюлчы булмаса да, тынычсыз булырга мөмкин”.

“Туачак балага татар музыкасын тыңларга кирәк – табиплар киңәше”

Гинеколог табиплар баланың ишетү органнары җиде атнада формалашуын әйтәләр. “12-13 атнадан ул дөньяда ни барганын аңлый башлый, гаиләдәге һәм җәмгыятьтәге хәлләрне тоя. Гаилә классик музыка тыңлый икән – димәк, монда бар да яхшы”, - ди Албир Хәсәнов.

Ә инде музыка төрләренә якынрак килсәк, эш болайрак тора. Балаң акыллы, тәрбияле булып үссен дисәң, аны карында йөрткән хатын-кызга Моцартны, Чайковскийны һәм... татар белән япон милли көйләрен тыңларга кирәк. Профессор татар көйләрен теләсә кайсы милләт анасына тыңларга киңәш итә. Әмма бары тик буыннан буынга килгән халык көйләрен тыңлау турында сүз бара, татар эстрада музыкасын түгел.



Профессор Албир Хәсәнов версиясе буенча йөкле ханымнарга тыңларга киңәш ителми торган музыка:

  • Классик музыкадан – Бетховен һәм, гомумән, орган музыкасы.
“Түбән тоннар баланы ярсыта. Мондый музыка ишеткәндә баланың чыгып качасы килә башлый. Без моны тикшердек, күзәттек. Орган тавышы ишеткәндә йөкле ханым эченә тотына. Чөнки бала артык активлаша”, дип аңлата профессор.
  • Рок-музыка, джаз, заманча речетативлар, эстрада музыкасы һәм төрле какофония.
  • Түбән һәм югары тондагы тавышлар. Түбән яңгырашлы орган, югары яңгырашлы флейта, скрипка яралгыдагы баланы борчый.


Профессор Албир Хәсәнов версиясе буенча йөкле ханымнар тыңларга тиешле музыка:

  • Классик музыка - Моцарт, Чайковский...
  • Татар музыкасы бөтен милләт балаларына да уңай тәэсир итә. Гармун, курай моңы, төрле көйләүләр. “Әпипә” дә ярый, әмма тәүлек әйләнәсе түгел. Халык җырлары - иң яхшысы.
  • Кырыгынчы, илленче еллардагы бөтен кеше яраткан мәрхәмәтле һәм яхшы мәгънәсендә аңгырарак, ягъни, азагы яхшы беткән фильмнар һәм алардагы музыка.




“Әмма бүгенге фильмнар түгел, - дип өстәп куя "La Primavera" камера оркестры сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры Рөстәм Абязов. – Бүген әле булачак аналар карарлык шедеврлар булганы юк”.



Сүз уңаеннан профессор Албир Хәсәновның кесарево операциясенә (баланы ана карыныннан хирургик юл белән алу) карашын да белештек.

“Йөклелек авыру түгел, бала табу - проблема түгел. Табигать барысын да уйлаган - бала тууны ул трагедиягә әйләндерми. Кесарево операциясен, әйдәгез, болайрак үз алдыгызга китерик - без монда сезнең белән тыныч кына, матур гына сөйләшеп утырабыз. Шул вакыт кайсыдыр бер дөньядан кул килеп чыга да, безне тартып ала – саташырлык бит. Психика бозылырлык та. Бала мөмкин булганда, үзе туарга тиеш. Аны тартып алырга ашыгасы түгел – 42 атна – нормаль срок”.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100