Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Продюсер Альбина Корбанова: «Тагын күтәрелү өчен, Салаватка Киркоров кебек эшләргә кирәк»

Продюсер, шәхси бренд буенча белгеч Альбина Корбанова белән PR-белгеч көненә багышланган очрашуда күрештек. Үзе әлегә җырчылар, артистлар белән эшләмәсә дә, белгеч буларак, популяр артистларга карата фикерләре белән уртаклашты.

news_top_970_100
Продюсер Альбина Корбанова: «Тагын күтәрелү өчен, Салаватка Киркоров кебек эшләргә кирәк»
Владимир Васильев

Альбина Корбанова Татарстанның «Экспертлар берлеге»н җитәкли. Үзен шәхси бренд буенча эксперт дип атый.

«Татарлар пиарны «сары пресса» дип кабул итә»

Сез продюсер булгач, сорыйм әле: татар шәхесләрен продюсерлау русларныкыннан аерыламы?

Юк дип уйлыйм. Русларда да, татарларда да проблемалар бар. Әйе, Татарстанда үзенчәлек тә бар. Татарлар тыйнак, үзләре турында сөйләргә ояла, аларда «синдром самозванца» бар. Минем турында берәр нәрсә әйтерләр, дигән курку да юк түгел. Эчке киртәләр бик күп. Дөресрәге, татарда гына түгел, безнең төбәккә хас әйбер ул. Мәскәүдә торган кешеләр ачык: беләләрме, белмиләрме – каты кычкыралар, сүзләре алдан йөри. Калганнар да катырак кычкырган кеше артыннан бара, ә безнең тыйнак яхшы белгечләр читтә кала.

Татарлар пиарны «яхшы түгел» әйберләр рәтенә кертә. Нишләп шулай дип уйлыйсыз?

Пиарны «сары пресса» итеп кабул итәләр. Чынлыкта пиарның да төрлесе бар. Мәсәлән, берәр чарада чыгыш ясаган белгеч турында башкалар үз социаль челтәрләрендә сөйли икән, ул да пиар. Мәгълүмат шулай тарала, маркетингның төрле алымнарын кулланып була. Сары пресса да – пиарның бер юнәлеше. Кара пиар да бар. Кара пиар аша популярлыкка тиз ирешеп була, әмма репутациягә зыян килергә мөмкин. Мин кара пиарга өйрәтмим.

Фото: © Владимир Васильев

Белгечне таныту өчен күпме вакыт һәм күпме акча кирәк?

Белгеч хәзер үсешнең кайсы ноктасында булудан тора. Юлның башында гына икән, кемгәдер берничә ел кирәк, ә кемгәдер берничә ай җитә. Кешенең потенциалы төрле. Кемдер биремнәрне үти, кирәкле җиргә бара, үзе турында сөйли. Кемдер суза, сәбәп таба: башым авырта, кунаклар килде, башкасы…

Бәясенә килгәндә, кешенең ихтыяҗыннан, потенциалыннан тора. Кемгәдер бер яки берничә консультация җитә. Мәсәлән, минем бер консультация биш мең тора. Без кешенең имиджы өстендә дә эшлибез, логотип, слоган, стиль, сайтлар ясауны үз өстебезгә алабыз. Ул хезмәтләрнең барысы да кирәк икән, бу – ярты миллион сум тирәсе торырга мөмкин. Ул очракта да кемдер, мәсәлән, логотипны ике меңгә ясый, ә икенче берәүгә унбиш меңлек кирәк.

Шәһәр кешесе һәм авыл кешесе өчен шәхси бренд булдыру процессы аерыламы?

Аерыла. Авыл кешесе белән авыррак. Авылдан шәһәргә килгән кешене мисал итеп күрсәтәм. Талантлы кешене авылда барысы да белә, ул анда йолдыз. Зур шәһәргә килгәч, ул андый йолдызларның меңләгән булуын аңлый. Авылда аны барысы да ярата иде, ә шәһәрдә аңа карамыйлар да, нәрсәдер килеп чыкмый, аяк чалалар кебек, конкурентлар күп. Ул күпмедер дәрәҗәдә травма була. Бу очракта кешенең эчке дөньясы белән тагын да күбрәк эшләргә кирәк.

«Хәния Фәрхи – шәхси бренд»

Нигә артистлар белән эшләмисез?

Артистлар белән эшләргә ниятем бар. Хәзер аларның төп проблемасын аңларга, ничек ярдәм итә алуымны төшенергә кирәк. Минем тирә-якта да артистлар күбәеп китте, бу – мин әзер дигәнне аңлатадыр.

Яшь артистларны күзәтәсезме?

Талантлар күп, әмма мин җитешсезлекләр табам. Кемнеңдер социаль челтәрдә аккаунты ябык. Алай булырга тиеш түгел. Аккаунт ябык икән, кешеләр сине карый алмый, димәк, ул популяр булырга әзер түгел. Артистларны төрле яклап өйрәнеп чыгу нияте бар әле. Әлегә яшьләр турында тәгаен әйтә алмыйм. Мин аларга файдалы булырга телим. Кием, макияж, образ буенча да киңәшләр бирә алыр идем. Тышкы кыяфәт бик зур роль уйный бит. Мәсәлән, мин бер образ сайладым икән, ул образга тугры калсам, халык арасына чыгуга ук, минем кем булуымны аңлыйлар. 

Сезнең бу сүзләрдән Хәния апа Фәрхи күз алдына килде...

Әйе, менә аның прическасы күпләрнең күз алдында. Фотосын күрсәтмичә генә портретын ясарга сорасагыз, бөтен кеше бер чалымнар белән ясаячак. Менә бу – шәхси бренд. Мәсәлән, Алла Пугачева кара балахон киеме, бөдрә чәче белән күз алдына килә, ул да бренд.

Зәйнәб апа Фәрхетдинова ул яктан экспериментлар ясарга курыкмый.

Андый экспериментлар күпмедер дәрәҗәдә тамашачыны биздерә. Бүген кыска, иртәгә озын чәчле, бүген ак, иртәгә кара булып йөрү истә калмый. Үзеңә туры килә торган образны эзләү дәвере булырга мөмкин, әмма ул да озакка сузылмасын иде. Эзләп тапкач, ул образга тугры калырга кирәк. Образда ниндидер мөһим атрибут булырга мөмкин. Мәсәлән, Михаил Боярскийның эшләпәсе, Григорий Лепсның күзлеге. Аларда йөзләгән эшләпә һәм күзлек бардыр. Ул даими атрибут булып тора, һәм без аларны шулай күрергә ияләнгән. Бер «изюминка» кызыл җеп булып барырга тиеш.

Фото: © Рамил Гали

«Илсөя Бәдретдинова бөтен кешене шаккатыра алды»

Артистлардан кемне яратасыз?

Илсөя Бәдретдинова ошый миңа. Ул «вызов» ясады, калыпларны җимерде. Без ул вакытта сәхнәдә хатын-кызның калыплашкан образына ияләнгән идек. Илсөя Бәдретдинова бөтен кешене шаккатыра алды. Ул яңалык алып килде, шуның белән истә калды. Ул башкалар кебек чыкса, күләгәдә калыр иде. Аның индивидуальлеге кешеләрнең хәтерендә озакка калыр. Ул кыска вакыт эчендә популяр булып китә алды.

Фото: © Абдул Фәрхан

Бу очракта нәрсә мөһим роль уйный: акча, хезмәт, талант?

Эчке харизма! Ул куркып калмады. Ул нинди генә сүзләр ишетмәде! Кем соң бу, нәрсә кигән, әстәгъфирулла, җырлый да белми, шигырь укый, диделәр. Шул вакытта да сәхнәдән китмәде. Артистлар – иҗат кешеләре бит, алар эмоциональ. Алар турында начар әйбер язсалар, әйтсәләр, депрессия башлануы бар. Шул чакта иҗаттан китүчеләр бар. Алай эшәргә ярамый, кабул итә белергә кирәк.

Шундый хәлдә калып, иҗат юлын ташларга әзер булган артистларга нишләргә?

Үзе булдыра алмый икән, психологлар бар. Яхшы белгеч табарга кирәк, ул ярдәм итә ала. Кеше турында башка кешенең фикере үзгәреп тора бит. Моны кабул итәргә, аңларга кирәк. Гомумән, артистлар өчен аерым курслар булдыру да начар булмас иде, һәр артист моның аша узадыр. Шулай да яшь артистлар беренче тәэсир турында онытмаска тиеш, беренче тәэсир бер генә була.

«Фирдүс Тямаев тамашачысы алдында тезләнеп тора кебек»

Фирдүс Тямаевның феномены нәрсәдә?

– Аны да тыңлыйм. Әйе, феномен. Тямаевның халыкны яратуы, бирелеп җырлавы, хисләренең чын күңелдән булуы күренеп тора. Аның ихласлыгы ярылып ята. Ул еларга да мөмкин, аның чынбарлыгы күренә. Ул тамашачы алдында тезләнеп тора кебек – миндә шундый образ туа. Аның ихласлыгы һәм гадилеге яраттыра, халык белән үзе арасында чик куймый. Аның да үзенең фишкалары бар. Продюсер ул фишкаларны уйлап табарга да мөмкин. Сәхнәгә чыккач, мәсәлән, берәр хәрәкәт яки сүз.  Ул – алдан уйланылган эш. Кемдер аны үзе интуитив рәвештә эшли. Ул үзе шулай тоя, интуитив рәвештә ясый да, бу – гадәткә кереп кала. Тямаев белән шулайдыр, дим. 

Фото: © Абдул Фәрхан

Нигә Элвин Грейның полулярлыгы кимеде?

Халык сизә: иҗатың күңелдән чыгамы, юкмы. Мәсәлән, Тямаев белән Элвин Грейны чагыштырсак, Элвин Грейның халыкка җиткергән фикере (посыл) башкарак. Ул фокусны үзендә тота: «мин матур», «мин талантлы»... Ул сизелә. Фирдүс Тямаев фокусны тамашачыга күчерә: «мин сезне яратам», «син минем матурым»... дигән сүзләр җиткерә. Халыкның да үзе турында ишетәсе килә. «Карагыз, мин нинди матур», «мине алкышлагыз» дигән фикер булганда, халык туя башлый. Бу очракта «йолдыз чире» турында да әйтергә кирәктер. Яныңда яхшы продюсер яки психолог булса, алар артистны үз юлында тота. Туктале, син кая киттең, нигә үзеңне шулай тота башладың, халык синең турында нигә шулай яза, дип, юлын төзәтеп җибәрер иде. Мин үзем аларның продюсерлары белән таныш түгел.

Фото: © Абдул Фәрхан

«Минем өчен примадонна – Венера Ганиева»

Татар сәхнәсендә примадонна урыны буш…

– Минем өчен примадонна – Венера Ганиева. Ул – бик лаеклы кеше, мактаулы исемнәре бик күп. Аның шәкертләре дә күп. Аның эшенең нәтиҗәсе – укучылары нәтиҗәсе, ә алар арасында бик популярлар бар. Венера Ганиева – бик күп артистлар өчен үрнәк. Ул – кызыклы, индивидуаль. Ул – чын. Ул үзеннән көлә дә ала. Аның җырларын кабатлыйлар, хөрмәт итәләр.

Тагын кем үзеннән көлә белә?

Кем әле исеме? Юмор кешесе, кашлы...

Рамил Шәрәпҗан?

Әйе! Ул үзендәге үзенчәлекне – кашларын – юмор аша күрсәтә. Ул бит аның индивидуальлеге. Үзеңнән көләргә курыкмаска кирәк. Үзеңә карата күбрәк юмор белән карыйсың икән, димәк, үзеңне иркен тотасың. Кеше һәрвакыт кемгәдер охшарга тырыша, әмма үзеңдәге үзенчәлекне чыгарырга, тәнкыйтьтән курыкмаска кирәк.

«Салаватка, яшьләргә өстән карамыйча, алар белән эшләп карарга киңәш итәр идем»

Салават Фәтхетдинов турында нәрсә әйтер идегез?

Минем өчен аның чоры бетте. Ул югарыга күтәрелде һәм хәзер туры сызык буенча бара. Бәлки, урыны белән аска да төшеп аладыр. Күтәрелү өчен яшь артистлар белән эшләргә кирәк, дип уйлыйм. Мәсәлән, Филипп Киркоров Dava (иск. – рус эстрадасы җырчысы) белән бергә җырлый бит. Аны үрнәк итеп китерә алам. Филипп Киркоров – танылган, затлы артист. Олылар өчен генә җырласа, яшьләр аны кабул итмәс иде. Ул яшьләр белән коллаборация ясагач, яшьләр тынлый. Ул инде «король», әмма, яңа аудитория яулар өчен, түбәнрәк баскычка – яшьләр янына төшә. Шулай да популярлыгын югалтмый. Салаватка да шуны киңәш итәр идем: яшьләргә өстән карамыйча, алар белән эшләп карарга. Шул вакытта яңа буын аны икенче яктан күрер иде. Артистларга сыгылмалы булырга кирәк. 

Мәсәлән, аның буыны тамашачысы инде олы яшьтә, концертларга йөрисе килми яки сәламәтлеге мөмкинлек бирми. Кура җиләге яратасың икән, балыкка баргач, кармакка кура җиләге куймыйсың бит, суалчан эләктерәсең. Үзеңнең җырларыңны яратасың икән, ярат. Әмма яңа тамашачы кирәк икән, яңа җырлар бирергә кирәк. 

 

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 10 август 2022
    Исемсез
    Дуслар , рэхмэт сезгэ . Бик тэ шэп интервью . Альбинэ ханум , котлыйм сезне . Тагын да шулай языгыз . Котеп калам. Бик тэ кирэкле язма .
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100