Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Приз фонды – 3 млн 895 мең сум. Әдәби бәйге ачык! Хәерле сәгатьтә!

Татар телендәге әдәби әсәрләргә ябык конкурс икенче мәртәбә игълан ителде. «Татар-информ»да үткәрелгән матбугат конференциясендә әйтелгән мәгълүматка таянып, бәйгегә кагылышлы барлык сорауларга ачыклык кертәбез.

news_top_970_100
Приз фонды – 3 млн 895 мең сум. Әдәби бәйге ачык! Хәерле сәгатьтә!
Салават Камалетдинов, Рамил Гали

 

Татар телендәге әдәби әсәрләргә бәйгенең төп үзенчәлекләренең берсе – аның ябык булуы, ягъни, авторларның тәхәллүс (псевдоним) белән катнашуы үзгәрешсез калса да, үзгәрешләр бар һәм алар байтак. Исеменнән башлыйк. Беренче конкурсны Татарстан Язучылар берлеге катнашында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе уздырды. Икенче конкурсны Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Татарстан Республикасы Язучылар берлеге үткәрә.

«Бу – «де-юре» үзгәреш инде, фактта мин әлләни аерма күрмим дә, дөресен әйткәндә. Тегесен дә, монысын да Язучылар берлеге үткәрде. Ләкин комиссия акчасы белән!» – дип ассызыклады Ркаил Зәйдулла.

Миңа калса, аерма җаваплылыктадыр, мөгаен. Беренче конкурс өчен җаваплылык Комиссиядә һәм аның җитәкчесе Марат Әхмәтовта булса, икенчесендә – Берлектә һәм аның рәисе Ркаил Зәйдуллада.

Конкурс кирәк идеме?

Ркаил Зәйдулла: Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов миннән бу хакта кабат-кабат сорады. Җиңгән әсәрләр «Казан утлары»нда бастырырга лаеклы икән, димәк, ул үзен аклаган булып чыга. Алар журнал «портфелен» бик нык баетты. Рөстәм Галиуллин аның үзеннән артканын бүтән газета-журналларга да бүлеп бирде. «Артканын» дию дөрес булмас, балалар өчен язылганнары – балалар матбугатында басылырга тиеш.

Үткән конкурста 15 роман язылган икән, ул безнең әдәбиятның потенциалын күрсәтә. 1500ләп әсәр килү – әдәбият яши һәм үсә дигән сүз. «Үсә» шартлырак сүз инде, безгә элеккеге биеклекләрне югалтмаска кирәк. ХХ гасырда совет цензурасы булуга карамастан, зур язучыларыбыз бар иде – аларның биеклеген саклап калу да бүгенге көндә, минемчә, бик зур уңыш булыр иде. Ул биеклекне саклау бик авыр. Аның объектив сәбәпләре бар.

Дания Заһидуллина: Беренче конкурс татар әдәби процессына карашны уңай якка үзгәртте.

Беренче нәтиҗәм. ХХ – XXI гасыр чигендә без татар әдәбиятын шактый тәнкыйтьләп килдек. Аның үткәнне күп сурәтләве, авыл тормышыннан китә алмавы, заманча проблемаларны аз яктыртуы, үсмерләр өчен әсәрләрнең аз булуы – болар төп әйтелә торган кимчелекләр иде. Беренче конкурс татар әдәбиятының потенциалы нык икәнлеген күрсәтте. Татар әдәбиятында заманча проблемаларны да, үсмерләрне канәгатьләндерерлек әсәрләрне язучы әдипләр дә бар икән.

Икенче нәтиҗәм. Мондый бәйге билгеле бер әдәбиятның үсеш юнәлешләрен күрсәтә. Татар әдәбиятында «тапталганрак» темалар тирәсендә йөрү, хәзерге заман тематикасына мөрәҗәгать иткәндә йә бик «кара» күренешләрне күрсәтү, йә булмаса, кеше ышанмаслык, әкиятнең дә әкияте булган вакыйгаларны сурәтләү кебек күренешләр бар. Мин үзем ярата торган башка төрки халыкларның әдәбияты белән чагыштырып, алар да кайчандыр бу аралыкны үттеләр, ләкин инде аларда мондый күренешләр юк, димәк, безнең әдәбиятның тәнкыйтьләрлек, кимчелек буларак күрсәтер урыннар бар, дигән нәтиҗәгә дә киләм.

Ракил Зәйдулладан өстәмә: Темалар чикләнмәгән. «Кеше ышанмастай хәлне чын булса да сөйләмә» диләр, ләкин бит «фантасмагория» дигән жанр да бар. Бәлки, безнең татарлар фантасмагориягә омтыладыр.

Ачышлар

Ркаил Зәйдулла: Конкурста яңарак кына урта буын булган язучылар алгы планга чыкканын күрдек. Конвертларны ачкач, күп авторлар ачыш булды. Мәсәлән, Фирдүс Гыйматдинов ачыш иде. Равил Сабыр да бик озак еллар проза язмаган иде. Зөлфәт Хәкимне сиземләдек, дөресен әйткәндә, чөнки әсәрдә Германия вакыйгалары иде (Халык язучысы Зөлфәт Хәким Германиядә дәвалана. – авт). Ләкин беркем дә «ул хаксыз алды» дия алмый – әсәр бит әйбәт.

Лилия Гыйбадуллинаның таланты күп бәхәсләр тудырды, жюрига кертикме әллә, дип тә уйладык. Лилия ризалашкан да иде. Уйладым-уйладым да, аны жюрига кертмәскәдер, дидем. Язсын, иҗатчының уңышлы еллары була.

Беренче конкурста җиңгән һәм җиңмәгән әсәрләр язмышы

Рөстәм Галиуллин: Җиңмәгән романнарның 9ы «алга таба бастырылырга лаеклы» дип табылды. Җиңүчеләрне билгеләгәндә, 3нче урынга бәхәс барган роман авторлары Марат Әмирханов белән Хисаметдин Исмәгыйлев булып чыкты. Бу романнарның берсен – «Казан утлары» журналы хезмәткәрләре Рафис Корбан, икенчесен Вакыйф Нуриев редакцияли: алар киләсе елда басылачак.

Ркаил Зәйдулла: Җиңүче әсәрләр җыентык булып дөнья күрәчәк – ул әзерләнгән. Ә романнар аерым басылыр, дип уйланыла.

Зөлфәт Хәкимнең 1нче урын алган романын Гәүһәр Хәсәнова тәрҗемә итте. Язучылар берлеге каршындагы Тәрҗемә үзәге тырышлыгы белән, аны быел ук нәшер итмәкче булабыз. Әле Зөлфәт Хәким үзе Германиягә китте. «Кайткач карап чыгасым килә, романдагы шигырьләрне дә үзем эшлим», – диде. Романны бастырырга хосусый нәшриятка бирербез, дип уйлыйбыз. Равил Сабырның 3нче урын алган романын юлга юл тәрҗемә иттек, хәзерге вакытта әлеге роман буенча Әдәбият институты белән сөйләшүләр бара – Мәскәүдә нәшер итү өмете бар. Фирдүс Гыйматдинов 2нче урын алган романын рус теленә үзе тәрҗемә итә. Аны нәшер итергә дә ярдәм итәрбез, дип уйлыйм, андый вәкаләтләр бар. Конкурста җиңгән поэзияне тәрҗемә итү юнәлешендә дә эшлибез. Лилия Гыйбадуллина шигырьләрен тәрҗемә итү планнары бар.

Үзгәрешләр

Икенче конкурстагы үзгәрешләр турында Ркаил Зәйдулла сөйләде:

Беренче үзгәреш. Әдәбият галиме Дания Заһидуллина тәкъдиме белән, быелгы конкурска әдәби тәнкыйть мәкаләсе һәм «рецензия» номинациясе кертелде. Бу – бик урынлы тәкъдим. Чөнки «әдәби тәнкыйть өлкәсе аксый» дип гел зарланабыз. Әдәби процессны шушы тәнкыйть мәкәләләре күрсәтергә тиеш. Әдәбиятта нинди юнәлешләр бар, нинди яңа язучылар килеп чыккан, нинди китаплар басылган – безнең укучы боларны сизмичә дә кала. Болар, минемчә, әдәби тәнкыйть миссиясенә керә. Тәнкыйтьчеләр генә түгел, язучылар да бу миссияне күтәреп барган. Галимҗан Ибраһимов, Гаяз Исхакыйны мисалга китерер идем. Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев, кызыклы әсәр чыгуга, мөнәсәбәтләрен белдерә иде. «Әдәби тәнкыйть» номинациясе аша бу жанрга кызыксындыру уяту, стимул бирү бик кирәк.

Белешмә: «Әдәби тәнкыйть, рецензия» номинациясендә I урын өчен – 40 000 сум, II урын өчен – 30 000 сум, III урын өчен 20 000 сум каралган.

Икенче үзгәреш. Без барыбыз да Лилия Гыйбадуллинаның җиңүенә шаккаттык. Бу, бер яктан, жюриның объектив булуын да күрсәтте. Яңа конкурста «кеше бер генә псевдоним белән катнаша ала» дигән төзәтмә керттек.

Өченче үзгәреш. Беренче конкурста бер шигырь дә катнаша ала иде. Поэма яки шигырьләр шәлкеме (цикл) булырга тиеш. Шигырьләр бер үк темага булмаска да мөмкин, бер үк тема булса – тагын да хуплауга лаек.

Дүртенче үзгәреш. Скетчлар – минем тәкъдим. Мәктәпкә очрашуга барасың: балалар скетчлар куя. Элек «Мәктәп сәхнәсе» дигән китап чыга иде, хәзер юк. Мәктәпләр өчен андый пьесалар кирәк. Бу – кирәкле жанр.

Катнашучыларга таләпләр

Рөстәм Галиуллин: Конкурска тәкъдим ителгән әсәрне 3 нөсхәдә бастырып һәм флешкага салып, «Казан утлары»на китерергә кирәк. Чөнки һәр әсәрне ким дигәндә 3 кеше укый һәм рецензия яза. Бу рецензияләр бездә саклана, беркемгә дә күрсәтелми. Бу рецензияләр соңгы бәяне биргәндә әсәр онытылмасын өчен һәм бәхәс туган очракта кирәк.

1473 әсәрнең 30ы гына җиңде. Кайчакта язучылар ни өчен җиңмәвен сораганда, шул рецензияләргә күз салам – шуннан аңлашыла.

Аерым конвертка авторның исеме, фамилиясе, элемтә өчен телефоннары һәм автор турында мәгълүмат салына. Бу конверт нәтиҗәләр чыгарылгач кына ачыла.

Татар телендәге әдәби әәсрләр конкурсы нигезләмәсеннән юллар:

  • 2.2. Конкурста катнашучыларның исемнәре билгеле булмый. Әсәр псевдоним белән имзалана, компьютерда Times New Roman шрифтында 14 нче кегль белән җыела, юл арасы 1,5 интервал булырга тиеш. Конкурска әдәби әсәрләр басма рәвештә 3 (өч) нөсхәдә һәм электрон рәвештә (флешкада) тапшырыла.
  • 2.3. Автор турындагы белешмәләр (фамилиясе, исеме һәм атасының исеме; туган елы; яшәү урыны, телефон номеры һәм «Шәхси мәгълүматлар турында» 2006 елның 27 июлендәге 152-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә тапшырылган шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык, шулай ук кыскача иҗат биографиясе), шул ук псевдоним белән имзаланып, ябыштырылган аерым конвертта тапшырыла.

Әдәби бәйгегә килгән әсәр техник таләпләр үтәлмәгән очракта кире кайтарылырга мөмкин

«Казан утлары» журналы өчен әзерләүче проза бүлеге мөдире Рафис Корбан: Әдәби конкурска әсәр тапшырганда куелган таләпләр була. Бастырылган биттә 1800 билге, 30 юл, юлда 60 билге булырга тиеш. Күбесе бу таләпләрне сакламаган. Бер биттә 40тан артык юл булганда, жюри әгъзаларына укуы авыр, күзне дә боза. Хәбир Ибраһимның конкурста җиңгән «Исемлек» әсәренең тексты курсивта җыелган иде. Алга таба әсәрләрне кабул иткәндә моңа игътибар ителсен иде.

Дания Заһидуллина: Фән өлкәсендә конкурслар уздырганда, башта техник сайлап алу була, техник таләпләргә туры килмәгән текстлар төшереп калдырыла. Хәтта сары кәгазьгә машинкада бастырылган әсәрләр дә бар иде. Рус хәрефләре белән бастырылганнар да булды. Без беренче конкурста «компьютерны белмәгән өлкән кешеләр дә бар, текст килгән икән, танышыйк, укып чыгыйк» дигән фикер белән эшләдек. Алга таба моңа игътибар итү кирәк.

Әсәрне тапшырганда, жанрга да игътибар итәсе иде. Өлкәннәр өчен язылганнар арасында балалар өчен булганнары да кереп киткән. Кабул иткәндә, күз йөртеп булса да чыксагыз иде.

Оештыручылар конкурска әсәр тапшырганда, жанр куелмаган яки дөрес билгеләнмәгән очракларда, әсәрләрнең номинациясен алыштырырга да туры килгән. Бу – жюри әгъзаларына өстәмә мәшәкать тудыра.

Бәяләүчеләр һәм гаделлек турында

Рөстәм Галиуллин: Узган ел без жюри составын ахыргача әйтмәдек. Быел да ул әле дә төзелмәгән. Эшләр кабул ителә башлагач, жюри составы төзеләчәк. Ул былтыргыдан үзгәрешләр кичерер. Быел да әйтелмәячәк. Бу – мөмкин кадәр гаделрәк булу өчен кирәк.

Ркаил Зәйдулла: Жюридан без өчебез билгеле инде. (Сүз матбугат конференциясендә катнашкан Дания Заһидуллина, Ркаил Зәйдулла, Рөстәм Галиуллин турында бара. – авт).

Рөстәм Галиуллин: Дания Фатыйховна – таләпчән...

Ркаил Зәйдулла: Без таләпчән кешеләрне генә алабыз. Конкурс барганда, минем янга беркем дә килеп: «Минем әсәремә игътибар ит әле», – димәде. Бу – безнең язучыларда намус югалып бетмәвен аңлата. Минем андый юлга бара торган кеше түгеллегемне дә беләләр, димәк.

Гомер буе шул өлкәдә булгач, кайберләрен стиль буенча да чамалыйсың. Ләкин үз стиле булган язучылар күп түгел. Бик сәләтсез автор да үз мөмкинлеген әсәрендә бирә: явыз кешенең – явызлыгы, яхшы кешенең яхшылыгы әсәрендә чагыла. Эрудицияле булуы да, наданлыгы да әсәргә чыга.

Безнең өчен авторның кем булуы да мөһим түгел, без әсәрләр белән эшлибез, бәхәсләштек тә. Ләкин авторлар буенча түгел, без аны белмибез һәм белергә дә теләмибез.

Мин жюри сайлап алган әсәрләрне генә укыдым. 1500 әсәрне укысам, башка бернәрсә белән шөгыльләнергә вакытым да калмас, башым да «китәр»...

Конкурска килгән әсәрләрне бәяләү критерийлары

Дания Заһидуллина: Жюри әгъзалары әсәрне укыганда, берничә критерийга игътибар итте. Беренчедән, аның укылышлылыгы мөһим, ул укылмый икән, нинди генә темага һәм проблемага багышланса да, укучыга кызык түгел. Икенче критерий – аның заманчалыгы. Өченчесе – әсәрнең дөнья әдәбиятында барган процесслар белән аваздашлыгы.

Шушы 3 шарт төп критерий булды. Әлбәттә, бәхәсләр булды, кайбер әсәрләр «матур тел белән язылмаган» дигән тәнкыйть яңгырады. Без беренче бәйгедә вакыт кыскалыгын күз уңында тоттык, шуңа бу критерийны алга чыгармадык. Әмма бу юлы конкурс озаграк вакытка игълан ителгәч, әлеге критерий да әһәмиятле булачак.

Ркаил Зәйдулла: Минемчә төп критерий – чын татар әдәби телендә язылган булырга тиеш.

Әдәби әсәрдә образлар, метафоралар кинаяләр аша әйтелә. Бу әсәрләр татар халкының милли үзаңын үстерүгә өлеш кертергә тиеш. Кеше аларны укыгач, «нишләп без болай соң әле» дигән әрнү кичерергә тиеш. Без бит – бөек халык, без алга барырга тиеш, дигән горурлык хисе уянырга тиеш. Бу инде – бик зур максат, без язучылар аңа ирешә алмасак та, шул максатка ирешергә тырышырга кирәк.

Рөстәм Галиуллин: Жюри бәя биргәндә, нигезләмәдә күрсәтелмәсә дә, бу «Казан утларын»да басылырга лаекмы, дигән сорау торды.

Конкурсның приз фонды шул ук калган – 3 млн 895 мең сум

Ркаил Зәйдулла: Премияләр кечкенә түгел. Роман номинациясе – 500 мең сумга кадәр. Уйлап карагыз: 500 мең сум – республиканың дәүләт премиясе суммасы. Сүз дә юк: Тукай премиясенең күләмен арттырырга кирәк. Салават Фәтхетдинов: «Илһам Шакиров премиясен Тукай премиясе дәрәҗәсенә күтәрергә кирәк», – дип әйткән. Күтәрсеннәр! Ләкин Тукай премиясе – «дәүләт премиясе» дип атала, һәм шуңа күрә ул югарырак булырга тиеш, минемчә.

Җиңүче әсәрләр гыйнвар аеннан бирле Казан утларында басылып килә. Ике романны бирдек, барлык хикәяләрне, повестьлар да чыгып килә. Укучыга барып җитә. Конкурс ябык булса да, барысы да ачык эшләнде. Күпме әсәр килүе дә, конвертлар да журналистлар алдында ачылды.

Конкурста катнашучылар авторлык хокукларын югалтмый

Рөстәм Галиуллин: Язган әсәре – авторныкы. Конкурста катнашкан әсәрләр буенча авторларда хокуклар кала. Бары тик җыентыкта һәм «Казан утлары»нда бастыру өчен генә авторлык хокуклары буенча килешүгә кул куела.

Узган ел бу сорау күтәрелгәч, Сәгъдәтшин (Татарстан китап нәшрияте җитәкчесе Илдар Сәгъдәтшин – ИТ) һәм юристлар белән очрашып сөйләштек. Кабатлап әйтәм: авторларның хокуклары бер тапкыр басылыр өчен генә бирелә. Алга таба барлык хокуклар авторларда кала – алар әсәрне үзләре теләгәнчә куллана ала.

Киләчәктә классика булырлык әсәрләр тудымы?

Дания Заһидуллина: Бөтен жанрларны бер үлчәү белән үлчәргә ярамый. Хикәяләр бәйгесенә килгән әсәрләр романнарга караганда күпкә йомшаграк булды, дип таптым, кайтышрак, дип бәяләдем. Гәрчә ХХ гасыр дәвамында хикәя әйдәп баручы жанр булды. 1, 2, 3нче урынны алган әсәрләр – татар әдәби процессындагы иң яхшы әсәрләр. Чагыштырганда шулай! Димәк, шулардан да яхшырак әсәрләр килмәгән.

Ркаил Зәйдулла: Хикәяләр буенча килешеп бетмим. Рүзәл Мөхәммәтшинның «Лаләләр» хикәясе булды. Аның тәрҗемәсе яңа гына «Наш современник» журналында чыкты.

Әсәрнең кыйммәтен белү өчен бүтән телгә тәрҗемә итеп карарга кирәк, дигән. Тәрҗемәдә «кибәге» коелып кала. Асылын шул күрсәтә. Кайбер язучылар «бөтеркәле» сүзләр белән язалар, тәрҗемәдә бернәрсә дә калмый.

Дания Заһидуллина: «Лаләләр»– татар әдәбиятында күренеш. Ләкин аның белән башкалар арасында – зур упкын.

Ркаил Зәйдулла: Әдәбиятта әсәрнең мәңгелеккә калуы турында алдан әйтеп булмый. Без дә ялгышырга мөмкинбез. «Бик шәп» дигән әсәр хәтта берничә елдан әһәмиятсез булып калырга, без күреп бетермәгәне – актуаль һәм әһәмиятле булырга мөмкин. Бу – сирәк очрый торган хәл, ләкин булырга мөмкин.

Дания Заһидуллина: Әсәр редактор кулыннан узганнан соң гына әдәби процесста катнаша. Ә без бары тик автор тексты белән генә эшлибез.

Хәерле сәгатьтә!

Ркаил Зәйдулла: Беркайда да катнашмаган әсәрләр булырга тиеш. Элеккеге конкурста катнашкан әсәрләрне без кабул итмибез.

Яңа татар пьесасы үткәрелгәнгә, без «драматургия» номинациясен кертмәдек. Ул конкурска ел саен шул бер үк пьесаны алып барып бирүчеләр бар икән. Жюри әгъзаларыннан ишеткәнем бар – алар андый авторларның исемен дә белә икән инде. Язучы алга барырга тиеш, бер уңышсыз әсәренә ябышып ятмаска тиеш. Яңаны язсын яки тегесен үзгәртеп язсын. Ул – алгарыш дигән сүз. Кайчандыр язганын селкеп йөрү – язучы эше түгел.

Конкурс өчен әле бер елдан артык вакыт бар. Ул вакытта романнар да язылыр, дип өметләнәм. Элеккеге калын романнар язылмый хәзер. Роман булгач, күләме дә булырга тиеш. 200-300 бит булырга тиеш, дип уйлыйм. Бер ел эчендә җыйнак кына роман язып була, дип саныйм.

Зөлфәт Хәким Германиягә китте, киткәнче сөйләшеп алган идек. «Яз инде», – дим. «Уйлармын. Син үзең язасыңмы соң?» – ди. «Миңа ярамый бит», – дим. «Анысы әйбәт икән», – диде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100