news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Прививкалар ДЦП китереп чыгара аламы?

Кайберәүләр балаларга ясала торган прививкалар сәламәтлектә тайпылышларга, шул исәптән ДЦП га китерә ала дип уйлый. Бу хакмы? Сорауга педиатр Евгений Комаровский җавап бирә.

news_top
Прививкалар ДЦП китереп чыгара аламы?

- Прививкалар ДЦП га китерми. ДЦП ул бала тапкан вакытта проблемалар нәтиҗәсе. Әгәр берәр шәһәрдә ДЦП диагнозы куелган балалар күп икән, акушерлык хезмәтен анализларга кирәк. Моны вакцинациядән дип уйларга кирәкми. Кешеләр прививкадан курка, ә бума ютәлдән (коклюш) курыкмый. Кешеләрнең дифтерия, бума ютәл, катып калу (столбняк) кебек авырулардан балалар үлгәнен күргәне юк. Проблема шунда: кешеләр бу чирләрнең куркынычлы булуын белми. Кызганыч, кешеләр прививкалар турында әллә нинди имеш-мимешләр ишетә, әмма беркемгә дә баласы бума ютәлдән үлгән ананы күрсәтмиләр.

Прививкалар иммунитетны төшерә алмый, алар ниндидер бер конкрет авыруга иммунитетны күтәрү өчен ясала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар