Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пригожинны Ростовтан алкышлар белән озатканнар

news_top_970_100
Пригожинны Ростовтан алкышлар белән озатканнар

Социаль челтәрләрдә «Вагнер» гаскәрләренең һәм Пригожинның Ростовтан китүе төшерелгән видео таралды. Халык аларны алкышлар белән озаткан.

Җомга кич Пригожинга каршы җинаять эше кузгатылды, ул фетнәгә өндәүдә гаепләнде. Пригожинның «Вагнер» гаскәрләре Ростовка, соңрак Воронежга керде, Мәскәү өлкәсенә кадәр килеп җиттеләр. Беларус президенты Александр Лукашенко, Путин соравы буенча, Пригожин белән сөйләшүләр алып барды, һәм «Вагнер» гаскәрләре Мәскәүгә барудан туктап, кире борылды. Төнлә алар Ростовтан чыгып киттеләр. 

Путинның матбугат секретаре әйтүенчә, җинаять эше туктатылган, Пригожин Беларуська китә.

Ростовтан «Вагнер» гаскәрләрен алкышлар белән озатканнар. Армия һавага автоматлардан атып чыгып киткән. Кызлар солдатлардан: «Сезгә Ростов ошадымы?» – дип сорый, солдатлар «бик тә ошады» дип җавап бирәләр. Кызлар аларга рәхмәт әйтә.

Ирләр солдатларның кулларын кыса. 

Пригожинның үзен дә алкышлар белән, кулларын кысып озаталар. 

РИА Новости хәбәр итүенчә, «Вагнер» техникасы Ростовта 10 мең квадрат метр юлларны ваткан, алар 2 көн эчендә төзекләндереләчәк.

Дөньяның төрле илләрендәге басмалар «бер көнлек фетнә» турындагы мәгълүматны беренче полосага куя. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100