«Пригородный лесхоз» гимнын акцент белән җырлап танылган урманчы хәзер себерке бәйли
Ютуб кулланучылар 2010 елда чыккан роликны хәтерлидер. Яшь кенә егет «Главная наша задача-а» дип «Пригородный лесхоз» гимнын суза. Тавышы шәп, үзе күркәм - рус сүзләрен татарча сиптерә генә. «Интертат» Ютуб йолдызын эзләп тапты. Рәмис Сәлимов хәзер Мамадыш районы Вахит авылында мунча себеркесе - миллек бәйләп көн күрә.
«Мин бит бөтен җирдә татарча сөйләшәм»
Рәмис Сәлимов белән күрешер алдыннан мин You Tube киңлекләрендә аның «Гимн Пригородного лесхоза» дип аталган җырын тагын бер карадым. Тавышы матур, акценты көчле — тыңлаучылар арасында көлүләрен чак-чак тыеп торучылар бар.
Рәмис бу гимнның килеп чыгу тарихын сөйләде. Бу җырга сүзләр бер көн генә алдан язылган булган икән, шуңа кәгазьдән карап җырлаган. Интернетка бу җыр куелганнан соң анда әллә ниләр язып бетергәннәр иде. Татар егетенең акцентыннан бик нык көлүчеләр, хурлаучылар да, акценты булса да, тавышы әйбәт дип мактаучылар да булды.
Кешеләрнең бу мөнәсәбәтенә Рәмис бик тыныч караган һәм хәзер дә бу хакта әйткәч, көлә генә. «Йолдыз булып уяндым!» — ди ул.
Әтисе Зөлфәтнең исә улы өчен бик күңеле әрнегән. «Бик нык көлделәр инде малайдан. Миңа әллә ничек булды. Нәрсәсе бар инде аның, нәрсәсе кызык булгандыр», — ди ул.
Әллә ниләр яздылар инде, нәрсәдән көлгәннәрен аңламадым да мин. Минем алай исем китмәде. Ул бер көн эчендә язылган җыр, ничектер кабатлап торырга да вакыт булмады. Мин бит бөтен җирдә татарча сөйләшәм. Мәскәүгә бер егет белән чыгып киткән идек. Ул инде, без бит Мәскәүдә, монда русча сөйләшергә кирәк, ди. Мин анда да татарча сөйләшеп йөрдем. Рус телендә сөйләшергә дә оялмадым, — ди Рәмис.
Ул шул җырын һич читенсенмичә тагын бер тапкыр җырлап та күрсәтте.
Рәмис кешенең акцентыннан көлү дөрес түгел дип уйлый. «Акцентым бар икән, бу минем тагын бер телне белүемне күрсәтә, акценттан көлгән кешеләр үзләре ничә тел белә соң?» — дигән фикерне алга сөрүчеләрдән ул үзе.
- «Интертат», халыкның фикерен өйрәнү максатыннан ул роликны тагын бер тапкыр куйды. Без шуңа игътибар иттек — көлүчеләр арасында, кызганыч, татарлар да бар. «Татарларны хурлый» дип оялып язалар. Акцентына игътибар итмәскә кушып язучылар да байтак. Ә менә бер рус егете Иван Пушкин: «Парень просто Красава, а те пеньки, которые ржут, сами петь не умеют, мыши, над своим же и ржут», — дип татарлар оялырлык итеп язып куйган. Бик хуп, Иван! Без дә шулай уйлыйбыз.
Ютуб йолдызы урманчылыктан киткән
Ютуб йолдызы хәзер Мамадыш районы Вахит авылында яши.
Вахит авылы дигәч тә Кукмара районындагы авыл күз алдына килә иде Тик килеп кергәндә үк, аларны чагыштыру дөрес булмас кебек тоелды. Монда асфальт та юк. Рәмис Сәлимов янына себерке алырга килүчеләр дә адашып Кукмара районына китә икән.
Героебыз әти-әнисе белән бергә яши. Кызыл кирпечтән салынган йорт янына килеп туктагач та, өй алдындагы чәчәккә күмелгән бакчага «ах» итеп карап тордым. Чәчәкләр хәтта бакчага сыймый, койма аша агылып тора. Өйгә керүгә үк хуҗабикәгә бакчаның соклангыч матур булуы турында әйтми кала алмадым. «Әйе, матур. Үзләре дә тишелеп чыга бит, хәзер барысы бергә чуарланып беттеләр шул», — дип елмайды Кадрия апа.
Авылда исә йөзгә якын кеше яши икән, сыер асраучылар да күп: өч көтү чыга. Сәлимовлар гаиләсе дә ат, сыер, сарык, кош-кортын тота. Юлда барганда ул якларда урманнар да шактый кебек тоелды. Без килгәндә Кадрия апа белән Рәмис кенә өйдә иде, хуҗабикә ханым тиз генә коймак куеп алды. Өйгә килеп кергәч тә, беренче бүлмәдә үк борынга себерке исе килеп бәрелә, түбәдә, дөресрәге икенче катта, караңгы җирдә себеркеләр саклана икән.
Себерке бәйләү эшен Рәмиснең әтисе Зөлфәт абый шөгыльләнә башлаган, улы бәләкәй вакытта карап утырган, аннан ярдәм итә башлаган. Хәзер инде ул үзе дә ун еллап себерке бәйли. Элек ул себеркеләрне җилкәгә асып Чаллы базарында сатып йөри торган булганнар. Хәзер себерке сорап килүче аерым кешеләр дә, заказга ясатучы зур оешмалар да бар. Себерке бәйләүче егет сүзләренчә, имән себеркесенә ихтыяҗ зур. Германия халкы Татарстан егете бәйләгән татар өрәңгесе себеркесе белән мунча керә икән. Рәмис быел заказга мең ярым себерке бәйләгән инде, тагын өч меңне бәйлисе калган. Агач төренә карап хезмәтнең бәясе дә төрле: имән — 60, каен — 50, өрәңге — 35 сум тора. Кыш көне алар ак чыршыдан мунча себеркесе ясыйлар. Удмуртия урманнарыннан ак чыршыны китереп биргән булганнар. «Андый тәмле исле ак чыршыны безнең якларда бер дә күргәнем юк», — диде Кадрия апа.
«Без агачка зыян китермибез, егып салмыйбыз бит, әкрен генә астагы ботакларын алабыз», — ди Рәмис. Ул агачлар белән ничек эшләргә кирәклеген ачык белә. Шәһәр яны урман хуҗалыгында урман остасы булып эшләгәндә урмандагы янгыннарны сүндереп йөргән.
Галерея: Себерке ясаучы Рәмис Сәлимов белән очрашудан фоторепортаж
«Ут эчендә калу сугыштан ким түгел ул»
«Урманнарны экологлар бик тикшереп тора. Алар үзләре урман утыртуда ярдәм дә күрсәтми, бары тик штраф салып китәләр. Үзем урман остасы булып эшләгән дә төрле хәлләргә очрадым. Берсендә урманның бер ягында электр кабеле сузганнар да агачны егып салганнар. Урманчы миңа акт язарга кушты. Электр сузучылар язма инде дип үтенгәч, язмадым. Аннан соң ул агачларны үзебезгә җыярга калды. Учак яктык. Бер эколог килеп штраф салып китте, икенчесе килеп штраф салды. Соңыннан аны министрлыкта гамәлдән чыгардылар, әлбәттә.
Урманнар тулы чүп-чар бит: шуны тикшерсеннәр. Дәрвишләр бистәсе тулы чүп, Казан урманы — «натураль» чүплек. Машина килеп туктый, чүплеккә барырга ерак бит, ала да ата урман эченә. Эколог, милиция тикшереп йөргән була шунда.
2010 елда урманнар янды бит. Ул вакытта мин төне буе урманда кунып, янгын сүндерә идем. берсендә ут эчендә калдым. «Инде бетте» дип уйладым, юк икән, Аллаһы Тәгалә бар бит ул, барысын да күрә. Анда бер территория бүленеп бирелә дә, шуны сакларга тиеш буласың. Соцгород ягында икенче мастерның территориясендә янгын сүндерергә туры килгән иде. Янгын сүндерүчеләрне чакырасың — килми. Вертолетлар гына сүндерә. Ул вакытта Биектау җитәкчесе урамнарга су сибеп йөри торган барлык машиналарны урманга куган иде.
Кеше аңламый бит аны. Без бер якта янгын сүндерәбез, ә урманның икенче читендә баян белән җырлый-җырлый шашлык пешереп утыралар. Андый хәл дә була. Биектау урманын сүндерәбез, торф яна, бөтен Казан сап-сары төтен эчендә, ә кызлар шашлык пешереп утыра — кешегә барыбер. Шунда эшләгәндә генә аңлыйсың. Чыршы астындагы коры үләнгә ут капкан да, бөтен яклап әйләндереп алды бервакыт. Анда күп кеше килгән иде, барысы да чаба, йөгерә, чучка балалары кебек чиный. Ут эчендә калу сугыштан ким түгел ул. Анда уйлап та өлгермисең, җитмәсә җилле иде», — дип искә алды ул урманнарны саклап йөргән елларны.
Хәзер дә дә миллионлаган гектар мәйданда урманнар яна. Рәмис аның сәбәпләрен дә аңлатырга тырышты,
«Төрле хезмәтләр йөри, тик алар кырда эшләүче тракторчыларның документларын тикшерә бит. Урманда, мәсәлән, коры үлән эчендә шешә ята, ул лупа кебек кояш нурын җыя да, янгын чыга. Утырды ди кеше Дәрвишләр бистәсендәге урманда шашлык ясады ди, чүбе шунда кала, я тәмәке төпчеген атып калдыра: шунда ук ут каба. Ә Себерләрдә ничек урман яна: үзем дә аңламыйм. Анда да кеше йөридер инде», — дип сөйләде ул.
«Икона — тотып ата торган әйбер түгел»
Рәмис сүзләренчә, урман хуҗалыгында эшләүче хезмәткәрләргә кытлык юк хәзер. Аларга 25 меңгә кадәр хезмәт хакы түлиләр, ди, ә үзе ул Казан урманнарын дүрт мең ярымга саклап йөргән. Аның урманчы булып китү тарихы үзенчәлекле.
Сигез ай эшләгәннән соң ул хәрби хезмәткә китә. Ул Кытай чигендә хезмәт иткән, үзе Ингушетиягә теләгән булган. Апрельдан алып ноябрь аена кадәр Мәскәүдә эшләгән, аннан соң Казанда дары заводында цехлар ремонтлап йөргән. Сигез еллап шулай эшләп йөргәннән соң эш беткән.
«Мин Казанда үзем бригада җыеп эшләп тә карадым. Бер егетне бушка эшләтеп алдаганнар, аны үземә алдым. Тагын берсе шулай килде, әкрен генә җыелдык. Сигез кеше бер бүлмәле фатирда яшәп тордык. Шулай эшләп йөргәндә бер хәл булды, шуңа аптырадым инде. Бер егетнең Изге Николай иконасы төшеп калган. Калганнар таптап йөри инде. Ник таптыйсыз аны дип, тәрәзә кырына алып куйдым. Шунда янда гына бер будка бар инде, анда ут та кермәгән. Икенче көнне шул будка кырыенда нәрсәдер йөри бит: ни кеше түгел ни җен түгел. Бер сәгатьтән соң янгын дип акырыша башладылар. Дөрләп яна иде. Шулай ул: теләсә нәрсәне таптарга ярамый. Машина алдың икән, иконасы булса, ал да чиркәүгә илт, яки кешесенә бир. Тотып ата торган әйбер түгел ул. Андый әйбер белән чамалап эш итмәсәң — беттең.
Аллаһ бар бит ул, ярдәмен дә бирә. Дары заводында бер үк вакытта җиде фирма безне эшкә чакырды, өлгерә алмыйбыз, әйтерсең бездән башка бригадалар юк», — дип сөйләде ул.
Аннан соң кулга зур акчалар кергәч, ул бригада таркалган, сигез кешенең икесе генә калган. Ялганлап, акчасын түләмичә эшләткән оешмалар да булган.
Төрле якларга барып шул тозакка эләгеп бушка эшләгәннән соң, Рәмис кире туган ягына кайта, шулай себерке ясау эшенә чынлап алынган.
«Авылда кибет тә юк, күрше авылга, Мамадышка йөрибез. Мамадыш — Татарстанның йөрәге, җәй көне бакчага сиптерергә су юк. Бер беткән иске авыл инде. Асфальты да мәңге булмас инде аның…», — дип куйды ул өметсез генә.
«Эстрадага кереп китеп булмады»
Рәмис бер тапкыр өйләнгән булган. «Югары оч кызы» белән бер атналап йөрешкәннәр дә, никах укытып куйганнар. Ярты еллап бергә яшәгәннән соң, хатыны өйдән чыгып киткән. «Хатын кайтып китте. Холкыбыз туры килмәде. Аш куйган иде, хәзер өйгә менеп төшәм диде дә, әти-әнисе белән килеп керде дә, әйберләрен җыеп киттеләр. Мин аны себерке ясарга да өйрәткән идем инде», — ди Рәмис.
Рәмис — җырчы. Мәскәүдә эшләп йөргән вакытта җырлар яздырган, клиплар төшергән булган ул. Башкалада эшләп йөргәндә аның белән бергә булган Кукмара егете бригадирга Рәмиснең яздырган җырлары булуы турында әйткән. Рәмис Кукмарада мәдәният йортында эшләгәндә бер баянчы белән җырлар яздырып караган булган.
«Үзем күрсәтмә инде дип каршы да чыккан идем, барыбер бригадирга тыңлаткан. Бригадир берәр ай уйлап йөрде. Бер заман: бөтенесе эстрадада җырлый, минем акча күп, аранжировка яздырып, радиога биреп карыйсым килә, ди. Төзелештән дә, эстрададан да акча кертергә теләде. Яздырыйк, оештырыйк, ди. «Барс-Медиа» га киттем. Анда яздырабыз, радиоларга акча ташып торабыз. Бәя шактый анда. Уннан артык җыр яздырдык шулай, клиплар төшердек. Эстрадага кереп китеп булмады. Күңелле иде, инде эш китер дигән идем, Мәскәүдән эш бетте дә, калды шулай.Клипларны музыкаль каналлардан күрсәтәләр бугай.
Кукмарада бер тамада бар, аның җиде йөз меңлек музыка җиһазларын сатып алдым. Хәзер шулай тора, энекәш туйларга йөргәли инде, үземне чакырганнары юк, мин Кыш бабай булып йөрим Кукмара районында, бездә чакырганнары юк», — ди ул.
Шул бәялек аппаратура була торып та, авыл клубында булса да концерт куеп карамадыгызмы, дип шаккаттым. Октябрь аенда концерт куярга уйлыйлар икән. Себеркедән керем булу ул өлкәгә тулысы белән бирелеп китәргә бирми бугай. «Елына өч йөз мең сум эшләп була. Авыл җирендә яшәгән кеше өчен себерке бәйләү менә дигән эш бит ул. Авылда яшәргә җитә ул, шәһәрдә яшәргә дә җитә әле. Эчеп-салып анда-монда йөрсәң, өч йөз мең бер көнгә генә инде», — ди ул.
«Себерке җыеп утырганда эчтә сөйләшә башладылар»
Әңгәмә барышында Рәмис үзенең психик сәламәтлеге белән проблемалары булуын, «Ершов» урамындагы хастаханәдә ятып чыгуын сөйләде. Өч ел элек булган ул хәл, өч ай дәваланып чыккан. Көтмәгәндә килеп чыккан чирне җиңеп чыга алган.
«Бервакыт себерке җыеп утырганда эчтә сөйләшә башладылар. Башта ул хәлең ничек дип сораша иде, аннан соң төрле әшәкелекләр эшләтә башлады. Шайтанмы, җенме булды, үзем дә аңламадым. Көзгедән күрдем мин аны, бик ямьсез ул. Питрау бәйрәме бара иде, эчтән әйтә: пычаклар кайда безнең, хәзер матурлык ясыйбыз, ди. Ул кеше белән идарә итә башлый. Бик мәгънәсез эшләр эшләргә куша. Мин кешеләр белән сугышып йөрдем. Ул үзе йөртә, мин бернишли алмыйм. Менә Казанда егет нәрсә эшләде соң, кергән аңа да. Нәрсәдер ул, тик Аллаһ барысын да бар иткән бит, без дөньяга сынау өчен генә килгән.
Аның чыкканы сизелә, тән җиңеләеп кала. Чыгаралар аны, мәчеттә җиде мулла, чиркәүдә җиде поп чыгара, мин алай бармадым.
Аның көче күп, капка башына менеп утырдым, бер талпынып менеп утырырга кайдан минем көчемнән килсен инде. Әтине буып алдым, ярый әле арттан килеп суктылар. Ул кешегә дә суктым, миндә андый көчнең булганы да юк. Башка кешеләр күрми бит аны, син начар буласың. Теләсә кемгә керә ул, кызларга да керә ала. Ул вакытта мин бөтен документларны, алтмыш мең акчаны канистрга тутырдым да, елгага аттым. Машинам бар иде, аны да сикертә яздым, ничек туктап калганмындыр. Ярый хатын аерылышып чыгып киткән иде. Питрауда ул кушканча эшләгән булсам, мине атып үтергән булырлар иде, я гомер буена ябып куярлар иде. Ул бит сынау, мин җиңеп чыга алдым. Дөньяда җен дә шайтан да бар. Ышанмыйча йөрүчеләр бар бит», — дип сөйләде ул.
«Утырасың әкрен генә бәйләп…»
Кадрия апа чыгып киткән иде, Мин бераз ышана алмыйча утырганда, ул килеп керде. Кадрия апа үзе дә себерке бәйләргә ярдәм итә икән. «Шундый читен эш ул, белсәгез иде. Бигрәк тә каенныкын бәйләгәндә әчесе күзгә керә. Рәмис битлек киеп бәйли. Ташланган басуларда күпме каен тишелеп чыга хәзер. Басуларны кызганыч, бер тишелеп чыкса, кем дә чистартып бетерә алмый бит аны», — дип куйды ул уйчан гына.
Рәмис төнге өчләргә кадәр себерке бәйләп утыра ала. «Утырасың әкрен генә бәйләп, иле, алтмыш…аннан йөз илле булып куя, сәгатькә карыйм — төнге өч. Бер көндә ак чыршыдан 222 себерке бәйләгән булды. Кичкә куллар сызлый башлый. Сочидан имән кайтарганнары бар, ул бөтенләй башка төрле», — ди Рәмис.
Гадәттә, итекченең итеге юк диләр бит инде, монда алай түгел. Рәмис имән себеркесен ярата, Кадрия апа — каенны.
Без сөйләшеп утырганда гаилә башлыгы Зөлфәт абый кайтып керде. Ул прессларга киткән булган. «Хәзер халык ялкау шул. Эх, яшь чагым булса, күп итеп җир алып рәхәтләнеп эшләр идек. Безнең яшь чакка булмады шул», — ди ул. Басуда үзләренең дә җирләре бар икән, кирәкле техниканы да алганнар. Әле дә тырышып эшләп яталар.
Рәмис себеркене иске йортларында бәйли. Ул каршы якта гына урнашкан. Тәрәзә төбендә ясалма гөлләр генә торса да, ул йортта кеше яшәмидер дип уйламассың. Капка төбендә үк аяк астында имән яфраклары кыштырдап тора. Ишегалдында исә чебешләрен ияртеп тавыклар йөри, абзардан сарык акырган тавыш ишетелә — гөр килеп тора.
Йорт эчендә безне бер өем имән ботаклары каршы алды. Аның исе… Рәмис себерке бәйләп күрсәтте. Себеркенең озынлыгы 40 см, киңлеге 36 см, ә сабының озынлыгы 12 см булырга тиеш икән. Ботакларны бер-берсенә каплый каплый, шул размерларга туры килгән себерке килеп чыга. Начар ботакларны, яфракларны алып ата. Ул тоткасын ике җирдән җеп белән бәйли дә, озын сабакларны балта белән кисеп ала. Себерке әзер.
Себеркеләрне җиләс һәм караңгы җирдә киптерәләр. Кояшта торса, яна. Шуның өчен сакларга урын беткәч, сатмыйча булмый. Йорт янындагы сарайда да каен себеркеләре эленеп тора, җиләс урында торса, бер атна дигәндә себерке әзер була икән.
«Кемдер августта җыелган каен себеркесен ярата»
Без тиз генә атлар янына чыгып кердек, икесе дә безгә ятсынып кына карады. Атлар янына килгәндә абзардан ике карлыгач «выж» итеп очып чыкты. Аларда мин беренче тапкыр кызыл шомырт ашап карадым, дөресрәге, кызыл шомыртның барлыгын белдем. Кадрия апа кайнатма да ясый икән.
Шуннан соң без өрәңге җыя торган урынга басу юлы буйлап киттек. Барганда бер көтү бәләкәй генә кыр тавыклары юл аша йөгереп чыкты. Кабан дуңгызлары да күренә икән. Себеркене кайсы вакытта җыярга соң дигәндә, ул күбрәк кешенең үз теләгеннән тора. «Кемдер августта җыелган каен себеркесен ярата, кемгәдер чикләвекле имән себеркесе кирәк», — диләр. Себерке җыючылар сүзләренчә, хәзер инде каен себеркесен җыярга соңрак, имән вакыты. Кайбер күпләп сатып алучылар арзан бәядән сатып алып кыйммәткә сатуларын үзләре дә яшерми икән. Ә турыдан-туры кыйммәт бәягә сатуны оештыру авыр бирелә, аның өчен шәһәрдә склад булырга тиеш.
Рәмис өрәңге җыйды, анда еланнар күп икән, гадәттә ул, махсус кием киеп кенә җыя. Бу юлы инде аяк астына бөтен игътибар белән карап, әкрен генә яшь агачлар арасына кердек. Бу урыннан җыярга ярый, ул агачлар үсеп китеп, электр чыбыгына комачаулар иде.
Рәмис җырчылардан Григорий Лепс белән очрашырга хыяллана. Аның иҗатын якын күрә, начар гадәтләре була торып та шулай җырлый алуына соклана. Аның йолдызлы сәгате алда дип ышанам.