Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Президент Юлламасы: Камал театры язмышы, хәләл продукция һәм кадрларда үзгәрешләр

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте. Татар җәмәгатьчелеге Президент Юлламасын ничек бәяли? «Интертат» Юлламага турында җыелган фикерләрне тәкъдим итә.

news_top_970_100
Президент Юлламасы: Камал театры язмышы, хәләл продукция һәм кадрларда үзгәрешләр
Владимир Васильев, tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов 2022 елны Цифрлаштыру елы дип игълан итте. Татарстанда «Ата-ана фидакярлеге» дәүләт бүләген гамәлгә кертү турында карар кабул ителүен әйтте.

Татарстан Президенты чыгышында ковидтан вакцинация күрсәткечләре югары һәм түбән районнарны атады. Актаныш, Яңа Чишмә, Ютазы районнары башлыклары һәм медицина хезмәткәрләренә рәхмәтен белдерде. Буа, Питрәч, Кукмара районнарында вакцинация буенча иң түбән күрсәткечләр.

Ул, авыл хезмәтчәннәренә фидакяр хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткереп, аграрийлар 2,4 млн тонна икмәк җыйганын, бу, 2010 елга караганда, 3,5 тапкыр артык булуын әйтте. Президент авыл хуҗалыгында фәнгә игътибарны көчәйтергә кушты.

Шулай ук яңа ял итәр торган урыннарын да тәртиптә тотарга кирәклеген искәртте. Чаллы, Бөгелмә, Лаеш, Кукмара, Менделеевск, Балык Бистәсе районнарына бу мәсьәләдә кисәтүләр булган.

Президент мәгариф тармагын кадрлар белән тәэмин итүгә игътибарны көчәйтергә кушты. Ислам кабул итүнең 1100 еллыгын үткәрү рухи-мәдәни мирасны саклауга өлеш кертәчәгенә өметен белдерде һәм Казанда Җәмигъ мәчете комплексын төзи башлауны мөһим мәсьәлә булуын әйтте.

Миңнеханов Финанс пирамидаларында алдануны кисәтү өчен халыкның белемен арттыру кирәклеге турында да сөйләде. Шулай ук, ул республика журналистларының фейк яңалыкларга каршы торуда рольләре зур булуын билгеләп үтте.

Марат Әхмәтов: «Республика алдагы ел дәвамында да оешканлыгын, тотрыклыгын, киләчәккә карап, дөрес гамәлләр белән яшәвен расларга тиеш»

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыруга зур басым ясалганын искәртеп: «Эшле кеше — ашлы кеше», — диде.

— Республика алдагы ел дәвамында да оешканлыгын, тотрыклыгын, киләчәккә карап, дөрес гамәлләр белән яшәвен расларга тиеш», — дип белдерде ул.

— Икътисади үсештә республикабыз 5 трлн сум күләмендә эчке тулай төбәк продуктын җитештерү бурычын куя. Аның өчен республикада бик күп эшләр башкарыла. Ул бит республиканың киләчәктәге халыкның тормыш дәрәҗәсен яңадан үстерүгә дә булышлык итәчәк. Эшле кеше ашлы кеше диләр.

«Үсеш тотрыклыгын югалтмыйча, алган курстан тайпылмыйча, тупланып, матур гына эшләргә», — дигән теләген җиткерде Марат Әхмәтов.

Илсур Һадиуллин: «Укытучыларны тотып калу өчен халык тарафыннан яхшы мөнәсәбәт кирәк»

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтүенчә, укытучыларны мәктәпләрдә тотып калу өчен, халык тарафыннан яхшы мөнәсәбәт кирәк:

— Укытучыларны тотып калу өчен иң беренче укытучыга, гомумән, мәгариф системасына мөнәсәбәтне үзгәртергә кирәк. Бу мөнәсәбәт ул Хөкүмәт, Президент тарафыннан бик яхшы. Дәүләт дәрәҗәсендә борчылып сөйлиләр, ә менә халык, массакүләм мәгълүмат чаралары, башка оешмалар тарафыннан әгәр аларга яхшы караш булмаса, ул бик катлаулы», — диде министр.

— Яшь кенә мәктәпкә килгән укытучыны бер ай эшләүгә, әти-әниләр гел «бирегез, әйдәгез, сез моны эшләргә тиеш» дип йолкып торса, гафу итегез, моңа кем чыдасын?! Алай була алмый! Без барыбер бергә эшләргә тиеш, шул вакытта вазгыять үзгәрәчәк.

Быел укырга керүчеләрнең исемлеген карасаң, күп кенә педагогик белгечлекләргә чит телләр дә керә. Математика һәм чит тел, тарих һәм чит тел буенча белем алган белгечләр мәктәпләргә кирәк, алар төпләнеп калыр дип өметләнәбез», — дип белдерде ул.

Ркаил Зәйдулла: «Президент Юлламасында Камал театрының кемгә биреләчәге тәгаенләнмәде»

ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Камал театрының кемгә биреләчәген тәгаенләмәгәнен әйтте.

— Ул Кариев театры, ТЮЗны күз алдында тотты микән, белмим. Бу мәсьәләне тәгаенләнмәде», — диде ул.

— Юлламада милли мәгариф турында сүз булмады. Мәдәниятнең нинди юлдан барачагы турында да ишетәсе килгән иде. Күбрәк хуҗалык эшләре, икътисад, җәмгыятьнең әхлакый сыйфаты турында әйтелде. Ковид шартларында сәнәгатьнең темпларын югалтмавына сөендек.

Рөстәм Миңнеханов яшьләрнең конкурентлыкка сәләтле булуларын белдерде, тел дә, гореф-гадәтләр дә балага гаиләдә сеңдерелергә тиешлеген әйтте. Минемчә, бу процесс гаиләдә генә туктап кала алмый, алга таба да мәктәптә, югары уку йортларында дәвам итәргә тиеш. Президент бу хакта әйтмәде, чөнки бу мәсьәлә аннан гына тормый», — ди ул.

Камил хәзрәт Сәмигуллин: «Президент хәләл продукция җитештерүгә игътибар кирәклеген әйтте»

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин әйтүенчә, Президент хәләл продукция җитештерүгә игътибар юнәлтергә кирәклегенә басым ясаган:

— Президент киләсе елда Ислам кабул итүнең 1100 еллыгы билгеләп үтеләчәген искәртте. Бөтен Россия өчен бу зур дата. 922 елда Исламны кабул иттек, күршеләребез руслар 988 елда гына христианлыкны кабул иткән. Димәк, Россиядә беренче дин — ул Ислам дине. Җәмигъ мәчете киләсе елда төзелә башлаячак. Президентыбыз шулай дип әйтте», — диде мөфти.

Камил хәзрәт, шулай ук, юлламада мәгариф, гаилә кыйммәтләренә күп урын бирелгәнен дә әйтте.

Рамил Төхвәтуллин: «Иң мөһиме — яшәү рәвеше сыйфатын үстерү»

ТР Советы депутаты, халык артисты Рамил Төхвәтуллин республика халкының яшәү рәвеше сыйфатын яхшырту турындагы фикерен ошатуын әйтте:

— Бөтен өлкәләргә кагылышлы фикерләр яңгырады. Икътисад, сәнәгать, финанс базасына басым ясалды. Уңышка ирешү өчен республика алга таба икътисад ягыннан үсеш күрсәтергә тиеш. Төп максат — кешенең яшәү рәвешен, мәдәният, сәнгать өлкәләре сыйфатын яхшырту. Матди яктан уңыш булмаса, үсеш чикле булыр.

Мәдәният турында сүз йөрткәндә, Президент Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасын яшьләр бинасына биреләчәген искәртте. Бу хакта гомуми сүз белән генә әйтелде», — диде ул.

Ленария Мөслим: «Камал театры бинасы яшьләргә бирелү тагын да җаваплылык өсти»

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслим фикеренчә, Камал театры бинасында эшләү яшьләргә тагын да җаваплылык өстәячәк:

— Киңрәк мәйданга чыккан саен, күбрәк бурычлар өстәләчәк. Яшьләр эшчәнлеге турында да әйтелде. Әйтик, без дә «Сәләт» белән бер системада: кадрлар әзерләүдә ролебез зур. Проектлар белән шөгыльләнүче татар яшьләре бар, аларны аерым билгеләп үтүләрен ошаттым», — диде ул.

Ленария Мөслим күптән түгел Бөтендөнья татар яшьләре форумының РФ Дәүләт Думасына, РФ Федерация Советына һәм ТР Дәүләт Советына мөрәҗәгать итүен искәртте. «Татар яшьләрен һәм җәмәгатьчелекне Татарстан Президенты атамасын саклап калу мәсьәләсе борчый», — ди ул.

— Президент киләсе елны цифрлаштыру елы дип игълан итте. Димәк, IT өлкәсе үсеш кичерәчәк. Безнең «Ачык университет» проектын тагын да күбрәк мәйданчыкларда таныту бурычы тора», — диде Ленария Мөслим.

Тәбрис Яруллин: «Тел мәсьәләсе турында Президент Юлламасыннан тыш аерым сөйләшү кирәк»

ТР Милли китапханә директоры урынбасары Тәбрис Яруллин тел мәсьәләсе, милләтара мөнәсәбәтләр турында аерым тәфсилләп сөйләшү кирәк дип саный:

— Бу ел — Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы. Бу турыда Татарстан Президенты Юлламасыннан тыш, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы нәтиҗәләрен билгеләгәндә дә әйтелсен иде», — диде ул.

Аның әйтүенчә, бу сөйләшүдә республика, җәмгыять алдына куелган мәсьәләләргә җавап бирү, яңа шартларга яраклашу, яңалык кертелеп, уңай нәтиҗәләргә ирешә алу-алмау турындагы мәсьәләләр күтәрелергә тиеш.

«Юллама кешенең яшәү рәвеше сыйфатына, социаль өлкәгә бәйле иде. Мин аны Милли китапханә белән булган үзгәрешләр күзлегеннән тыңладым, чөнки яңартылган китапханә эшчәнлеге дә яшәү сыйфаты, белем тарату белән бәйле. Бу тәҗрибә республиканың барлык районнарына таралсын иде.

Юлламада сәламәтлекне саклау темасына зур игътибар бирелде. Сәламәтлекне саклау хәзерге вакытта бөтен өлкәләргә дә тәэсир итә. Ул мәдәният, икътисад, сәнәгатькә дә карый. Мин моны аңлап тыңладым», — диде директор урынбасары.

Рөстәм Ямалиев: «Президент Юлламасыннан соң кадрларда үзгәрешләр булыр дип фаразлыйм»

Мәскәү татарлары штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев Юлламадан соң кадрларда үзгәрешләр булачагын фаразлады:

— Рөстәм Миңнехановны кешеләрнең матди торышы, сәламәтлеге борчый. Ул сәнәгать, икътисад өлкәләре турында гына түгел, социаль өлкәне дә кайгырта. Таләпчәнлек коэффициенты артты. Таләпнең тагын да көчлерәк булачагын аңладым.

Президент Юлламасында һәр милләткә, шул ук вакытта һәр кешегә мөрәҗәгать итте. Рөстәм Миңнехановның Юлламаның һәр җөмләсен уйлап язганы сизелде. Халык Минтимер Шәймиевны «бабай» дип йөртә, миңа калса, Рөстәм Миңнехановны «әткәй» дип атарга кирәк. Без аңа кызыллык китермәскә тиеш, — ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100