Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Президент Юлламасы - 2022: Милли мәдәниятләр елы, гаилә кыйммәтләре, өлешчә мобилизация

Бүген Татарстан Президенты Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте. «Интертат» Президент Юлламасында яңгыраган төп фикерләрне тәкъдим итә.

news_top_970_100
Президент Юлламасы - 2022: Милли мәдәниятләр елы, гаилә кыйммәтләре, өлешчә мобилизация
tatarstan.ru, Рамил Гали

Президент сүзе: «Үз илеңнең патриоты булу - туган телеңне ярату, мәдәниятеңне кадерләү, үткәнеңне хөрмәт итү дигән сүз»

Рөстәм Миңнеханов чыгышын Татарстанның халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмовның шигыреннән өзек укып башлады. «Бер канатың була туган телең, /Бер канатың була туган җир; /Кошка гына түгел, кешегә дә /Канат кирәк була торгандыр», - дип сәламләде халыкны Татарстан Президенты.

Сүз башында ул туган тел, туган җир, рухи-әхлакый традицияләр, бай тарихи-мәдәни мирас, милләтара һәм динара татулык һәм тынычлыкның горурлык хисе тудыруы, аерым игътибар һәм әһәмият бирелә торган рухи хәзинәләр булып торуын һәм киләчәктә дә, һичшиксез, шулай булачагын билгеләп узды. Рухи хәзинәләрне саклау һәм үстерү, ата-бабалардан калган милли гореф-гадәтләрне торгызуның әһәмияткә ия булуын исәпкә алып, Россия халыклары мәдәни мирасы елының дәвамы буларак, 2023 елны республикада Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан итте.

Юлламасының беренче өлешендә махсус хәрби операциягә шактый урын бирелгән иде. «Без җиңүебезгә ышанабыз!» – дип мөрәҗәгать итте ул чарада катнашучыларга.

Махсус хәрби операция шартларында Татарстанда хакимиятнең барлык буыннары, парламент партияләре, иҗтимагый берләшмәләр үзара җайга салынган эш башкарып, ил җитәкчелегенең, Россия Федерациясе Коралланган Көчләренә ярдәм күрсәтүен билгеләп үтте. Президент азат ителгән Донецк, Луганск Халык Республикалары, Херсон, Запорожье өлкәләренең Россиягә кушылуы тарихи, көтелгән вакыйга булуын ассызыклады.

Юлламада гаилә кыйммәтләренә дә урын бирелгән иде. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, еш кына аерылышу турындагы карарлар кинәт, эмоция белән кабул ителә. «Суд булганчы, җайга салу этабында мөнәсәбәтләрендә кризис кичерә торган парларга ярдәм итү һәм гаиләне саклауда тулысынча ярдәм күрсәтү мөһим», - диде ул.

Өстенлекле юнәлешләрнең берсе дип ул мәгариф системасы үсешен атады. Ул 2023 ел Россиядә Педагог һәм остаз елы дип игълан ителүен искәртте. Татарстан Президенты мәктәпләрдә куркынычсызлык мәсьәләләрен контрольдә тотарга кушты.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов еллык юлламасында республикада терлекчелек продукциясен җитештерү буенча лидерлык позицияләрен ныгытуны сорады. Президент аерым муниципалитетларда фермалар ябылуы һәм терлек баш саны кимүе күзәтелүен әйтте. Ул район-шәһәр башлыкларын, инвесторлар белән берлектә, эш урыннарын саклап калу, мөгезле эре терлек баш саны буенча агымдагы ел башындагы күрсәткечкә чыгарга кушты.

Алга таба республика башлыгы табибларның пандемия чорында кыю, фидакяр хезмәтен күрсәтүен билгеләп узды. Рөстәм Миңнеханов өлешчә мобилизациягә ярдәм темасына да тукталды. «Илдә өлешчә мобилизация бара. Район-шәһәр башлыкларының бурычы – урыннарда һәртөрле ярдәм күрсәтү», - дип белдерде.

Татарстан Президенты республикада барлык муниципаль сәнәгать парклары да тиешле таләпләргә җавап бирмәвен әйтте һәм туристик юлларны ясарга кирәклеген әйтте. Юлламаның азагында ул патриотлык темасына тукталды. «Үз илеңнең патриоты булу: Ватаныңны, туган телеңне ярату, мәдәниятеңне кадерләү, үткәнеңне хөрмәт итү дигән сүз», - дип искәртте республика Президенты.

Айрат Фәррахов: «Безгә һәр гаиләне саклап калырга кирәк»

Россия Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат Айрат Фәррахов һәр гаиләне саклап калу мөһим, гаилә үсә алсын өчен, барлык шартларны да тудырырга кирәк, дигән фикердә.

– Президент Татарстан Дәүләт Советына юлламасында гаилә проблемасын билгеләп үтте. Мөгаен, федераль закон чыгаручылар да бу темага кушылырга тиештер. Бүгенге көндә хәтта дистанцион рәвештә дә аерылышырга мөмкин. Бу дөрес түгел. Тормышта төрле проблемалар килеп чыга, бу проблемаларны хәл итеп була. Шуңа күрә кызып китеп, карар кабул итәргә ярамый. Дәүләт мондый алымнарны хупларга тиеш түгел.

Сәләтле балалар белән дә нәтиҗәле эшләргә кирәк. Безнең киләчәгебез - барлык балаларга белем бирү өчен булдыра алган кадәр яхшы шартлар тудыру. Аннан соң, Президент табибларның керткән өлешен дә билгеләп үтте. Коронавирус инфекциясе барысы өчен дә җитди сынау булды.

Гражданнар җәмгыяте институтларын да искә алыйк. Халык территорияләр белән идарә итүгә җәлеп ителергә тиеш, алда безнең Татарстанның Иҗтимагый палатасының яңа составы формалашуы тора. Шулай ук сәләтле яшьләр белән дә эш җайга салынды - сүз Иннополис, IT-мәйданчыклар, икътисадны үстерү турында бара.

Президент юлламасында республика программалары гражданнарның сорауларын исәпкә алып төзелергә тиеш. Бу кешеләрнең тормыш сыйфатын алга таба да арттырырга мөмкинлек бирәчәк», - диде ул.

Рамил Төхвәтуллин: «Милли мәдәниятләр елын игълан итү – мирасыбызга игътибарны арттыра»

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык артисты Рамил Төхвәтуллин фикеренчә, киләсе елны Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан итү – үзебезнең милли, мәдәни, тарихи мирасыбызга игътибарны арттыру дигән сүз.

– Президент тарафыннан рәсми рәвештә Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителгәч, ул бу өлкәгә игътибарны тагын да арттырачак дигән сүз. Без игътибарга бик мохтаҗ. Чөнки вазгыять катлаулы, киеренке. Шундый вазгыятьтә үз-үзебезне саклау – бер-берсенә бәйле. Милли мәдәният, тел, милли мәгариф – бөтенесе бербөтен организм. Аларны аерып карарга карамый. Без һәрбер юнәлешкә зур игътибар бирергә тиеш.

Президент юлламасы эчтәлекле булды. Ул бөтен өлкәләргә кагылды. Юлламаны атаклы шагыйребез Мөдәррис Әгъләмнең туган тел, туган җиргә багышланган шигыреннән башлавы күңелгә май булып ятты. Юлламада яңгыраган фикерләр күңелне сөендерде, - диде ул.

Ирада Әюпова: «Халык һөнәрчелеген, йолалар мәдәниятен, матди булмаган мәдәни мирасны саклау юнәлешләренә ярдәм булачак»

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова 2023 елның Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан итүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

– Минем фикеремчә, бу хәзер элеккегә караганда мөһимрәк. Милли мәдәният республика дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора.

Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында мәдәният юнәлешендә тормышка ашырылган проектлар тагын да үсеш алачак. Халык һөнәрчелеген, йолалар мәдәниятын, матди булмаган мәдәни мирасны саклау һәм башка юнәлешләргә ярдәм булачак. Алар безгә мәдәни мирасны сакларга мөмкинлек бирә, - диде ул.

Камил Сәмигуллин: «Мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне сакларга кирәк дигән фикерне үзем өчен билгеләп куйдым»

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин әйтүенчә, ислам финанслары буенча халыкара сертификатка ия булган барлык белгечләр Татарстанда яши.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

– Бүген Кремльдә ислам финанслары буенча киңәшмә узды. Бу чара урынлы һәм вакытлы уза дип уйлыйм. Россиядә AAOIFI (иск. – ислам финанс учреждениеләрендә хисап һәм аудит оешмасы) халыкара сертификатына ия булган алты белгеч бар. Аларның барысы да Татарстанда яши. Татарстан бу мәсьәләне күтәрергә лаек һәм без булдырачакбыз.

Мөфти шулай ук 2013 елның Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителүгә карата үз фикерен әйтте.

– Татарстан Президенты юлламасыннан мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне сакларга кирәк дигән фикерне үзем өчен билгеләп куйдым. Диния нәзарәте дә шул юнәлештә хәрәкәт итәчәк», – диде ул.

Илшат Әминов: «Безгә халыкка барып җитәргә, аңлатырга, киләчәкне күрсәтергә кирәк»

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына юлламасында массакүләм мәгълүмат чаралары алдында торган бурычны билгеләде. «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов яңа формалар табып эшләргә кирәклеген әйтте.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Татарстан Президенты сүзләренчә, төп бурыч – чынбарлыктагы вакыйгаларга аңлатма бирү, дөреслеге расланмаган һәм ялган мәгълүматларны таратуга юл куймау, хак фикерләрне һәм ачыкланган фактларны халыкка җиткерү.

– Президент бик дөрес әйтте. Бу – хәзерге вазгыятьтән чыккан сүзләр. Беренче этапта без бераз гына җиңә алмадык. Яңа формалар табып, эшне үзгәртергә, интернетта, социаль челтәрләрдә яхшырак эшләргә кирәк. Журналистлар алдында максат тора – үзгәрергә. Безгә халыкка барып җитәргә, аңлатырга, киләчәкне күрсәтергә кирәк. Хәзерге вакытта фейклар, дөрес булмаган хәбәрләр тарала. Бу очракта без дөрес мәгълүмат биргән ышанычлы утрау кебек булырга тиеш, - диде ул.

Данис Шакиров: «Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллык эшчәнлегенә уңай бәя бирүе безгә көч өсти»

Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сүзләренчә, Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында алар алдында өзлексез рәвештә алып барган проектларны көчәйтү бурычы тора.

– Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның юлламасы халкыбызның бөек шәхесе Мөдәррис Әгъләм сүзләре белән башланып китте. Бу – киләсе елның Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителүнең нигезле булуын күрсәтүче фактор. Бу өлкәдә Бөтендөнья татар конгрессының роле әйтеп бетергесез зур. Президентыбызның юлламада Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллык эшчәнлегенә уңай бәя бирүе безгә көч өсти. Безнең алда өзлексез рәвештә алып барган проектларны көчәйтү бурычы тора, – диде ул.

Равил Әхмәтшин: «Милли мәдәният елы турындагы карар республика вәкиллекләренә дә кагыла»

Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Татарстан Президентны Рөстәм Миңнехановның Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы турындагы карары республика вәкиллекләренә дә кагылуын әйтте.

 

Фото: © Абдул Фархан

– Киләчәктә нинди эшләр булган, алар дәвам итәчәк. Бер программа да тукталмаячак. Икътисадта, дөньяда төрле авырлыклар булса да, нәрсә планлаштырыла – барысы да үтәләчәк, Аллабирса. Минем өчен тагын бер мөһим әйбер – киләсе елда Президент указы белән телне, традицияләрне, мәдәниятне саклау елын игълан итүе. Киләсе ел мәдәни чараларга бай булачагын тагын бер кат исбат итә. Чаралар Татарстанда гына түгел, республиканың төрле вәкиллекләрендә дә булачак, - диде ул.

Зилә Вәлиева: «Президентның юлламасы һәр кешегә мөрәҗәгать булып яңгырады»

Татарстанның Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына юлламасы халыкка, иҗтимагый оешмаларга, гражданнарга мөрәҗәгать булып яңгырады дип саный.

– Рөстәм Миңнеханов, беренче чиратта, эш урыннарында зур нәтиҗәләргә ирешкән укытучыларны, авыл хуҗалыгында эшләүчеләрне, район башлыкларының исемнәрен атады, аларны барыбыз өчен үрнәк итеп күрсәтте. Бүгенге көндә безгә бердәм булырга, бер-беребезне ишетергә кирәк. Кулга-кул тотынышып, бурычларны үтәп, бергәләп эшләргә кала», - диде ул юлламадан соң журналистларга.

Сәрия Сабурская: «Мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләре үзләрен ялгыз хис итәргә тиеш түгел»

Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская сүзләренчә, Татарстан Президентының Дәүләт Советына еллык юлламасын өлешчә мобилизация темасыннан башлавы мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә булган хөрмәтне күрсәтә.

– Юлламада бүгенге вазгыять белән бәйле сораулар күтәрелде. Президентыбызның юлламасын бу темадан башлавы мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә булган хөрмәтне һәм кайгыртучанлыкны күрсәтә. Гаиләләр дә борчыла, без дә алар белән бергә борчылып торабыз. Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына, иҗтимагый оешмаларга гаиләләргә ярдәм итү бурычын куйды. Мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләре үзләрен ялгыз хис итәргә тиеш түгел. Без бергә булуыбызны күрсәтергә тиеш, – диде ул.

Зилә Мөбәрәкшина, Гөлнар Гарифуллина, Гөлүзә Ибраһимова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100