Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Президент татар эшмәкәрләренә: «Эшебезнең нәтиҗәсен халык санын алгач күрәбез инде»

Татарстанда өч көн Россиянең 39 төбәгеннән татар эшмәкәрләре кунак булды. Эш сәфәрләренең беренче көне секция утырышларында узса, кичә Тукай районы хуҗалыклары эшен карап кайттылар. Бүген исә пленар утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан Бөтенроссия халык санын алу алдыннан үгет-нәсихәтләр дә ишеттеләр.

news_top_970_100
Президент татар эшмәкәрләренә: «Эшебезнең нәтиҗәсен халык санын алгач күрәбез инде»
Салават Камалетдинов

«Татар телен белмәүчеләр дә үзебезнекеләр»

Президент, системалы эш булмаса, бүген үзеңне саклап калу авыр булуын әйтте.

— Бу ел эшебезнең бер нәтиҗәсе булачак. Сентябрьдә, халык санын алу узгач, күрәбез инде. Әлбәттә, татар халкы кимемәде. Үзебез бу эшне матур итеп оештырырга, Россия Президенты сүзләренчә, һәр кеше үзенең кем икәнен әйтергә тиеш. Без Россиядә сан ягыннан икенче халык, бөтен көчне куярга тиешбез. Бүген беркемгә үзен татар дип әйтергә оят түгел. Кая карасаң да, безнең татар шәхесләре бар.

Күпмедер татар туган телен дә белми, үзләштерергә мөмкинлеге булмаган, ләкин ул үзен татар дип саный. Без аларны барыбер үзебезнекеләр, татар халкы дип санарга тиеш, — диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент әйтүенчә, аларга татарлыгын таныту өчен, ниндидер юлларын табарга тырышырга кирәк.

— Үзебездә республикада телнең, гореф-гадәтләрнең дәрәҗәсен күтәрү буенча Марат Әхмәтов белән эш алып барабыз, ә читтә бит бу эш унлата авыр, чыгымнары да бар.

Кая гына барсак та, өлкәләрдә, чит илләрдә дә татарлар белән очрашабыз. Көчтән килгәнчә, китаплар, костюмнар белән ярдәм итеп, урыннардагы җитәкчеләр белән очрашып, милләт мәсьәләсен күтәрергә тырышабыз. Сезнең кебек таянырдай егетләр-кызлар булмаса, бернәрсә дә эшли алмас идек. Сезне татар халкына үрнәк итеп күрсәтергә кирәк. Сез — милләтнең патриотлары. Шундый кешеләр булганда, милләтебезнең киләчәге булуында шик юк, — дип канатландырды эшмәкәрләрне Рөстәм Миңнеханов.

Гаиләләре, балалары белән килгәннәренә мактау сүзләре дә тәтеде. Пленар утырышка кадәр Президент балалы эшмәкәрләрне күргәзмәдә күргән иде.

— Күргәзмәләрне карап чыктык, кешеләр белән аралаштык. Гаилә белән килүчеләр бар, кемдер кечкенә малайларын алып килгән, шулай өйрәнәсең инде. Без барыбыз да әтиләргә ияреп йөреп үскән кешеләр. Кыз бала әнисенә иярә. Бу бит безнең киләчәк. Шундый егетләр әти-әниләренең эшен киләчәктә дә шулай алып барачагына шик юк, — диде Миңнеханов.

«Ковидка каршы институт җитәкчелегендә - безнең татар егетләре»

Президент балаларга, мәктәпләргә, яшьләр лагерьларына, мәчетләргә авылларның киләчәгенә игътибар итәргә кирәклекне әйтте.

— Авыл татарларга гына түгел, бөтен милләтләр өчен дә мөһим. Әгәр авыл бетә икән, киләчәктә нәрсә буласын күз алдына китерә алабыз. Авылда тел, дин, гореф-гадәтләребезне саклыйбыз, — диде ул.

Президент Болгарда ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына да бүгеннән әзерләнергә өндәде.

— 2022 ел — тарихи ел, 1100 ел элек ата-бабаларыбыз Болгарда ислам динен кабул иткән. Әзерләнергә кирәк, көне җиткәч түгел, бүгеннән үк. Кайда татарлар, мөселманнар бар, бу эшне алып барырга тиешбез. Без әлеге тарихи вакыйганы Болгарда матур итеп үткәрербез дип ышанам.

Еллар бик авыр, үзегезне саклагыз. Коронавирус авыр әйбер булып чыкты. Ковидка каршы институтның җитәкчелегендә дә безнең татар егетләре бит. Бу милләтәшләребез нинди булган кешеләр икәнен күрсәтә. Дөнья күләмендә вакцинаны теләсә кем эшли алмый, — дип тәмамлады Рөстәм Миңнеханов чыгышын.

«Кайда гына йөрсәк тә, татар икәнебезне онытмаска кирәк»

Башкортстан Республикасы Федоров районы Батыр авылындагы «Акчурин» крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы, эшмәкәр Илһам Акчурин авыр чакларда да хуҗалык таралмавын, игенчелектән туктамауларын әйтте. Хуҗалык белән 1990 елдан бирле идарә итә икән ул.

— Җир буш ятарга тиеш түгел, акчасы булмаса да, савабы булыр, дип эшләгәнбездер. Ышаныч, өмет беркайчан сүрелмәде. Бүген инде хәлләр яхшырды, ит җитештерү белән шөгыльләнәбез, вакытында техниканы да яңартырга тырышабыз.

Мәктәпне профнастил белән уратып алдык. Авылыбыз уртасында мәчетебез, җиһазланган, якты мәдәният йортыбыз калкып тора. Гармунчылар ансамбле дә ясадык, Акъәбиләр клубы, ир-ат һәм хатын-кыз җыр ансамбльләре, яшьләр бию ансамбле дә бар. Авылдагы барлык мәсьәләләрне Хөкүмәт кенә эшләп бетерә алмый. Шуңа күрә без, авыл эшмәкәрләре, бюджет акчасын гына көтеп тормыйк, кулдан килгәнне үзебез эшлик.

Кайда гына йөрсәк тә, татар икәнлегебезне онытмаска кирәк. Балалар, оныкларыбыз милләте татар икәнлеген белеп, динебез, телебезне саклап эшләргә тиеш дип уйлыйм. Күп милләтле Башкортстанда милли мәсьәләләр туып тора. Милләтне кимсетергә ниятләүчеләр белән кайвакыт бәхәскә кереп китәбез дә, ул кешегә тарихка таянып аңлатырга тырышабыз. Хәзер бик алай бәхәсләшергә кирәкми. «Абзый, Казанга барганың бармы, Казанга барып кайт та, аннары сөйләшербез», - дим андыйларга, — дип сөйләде Илһам Акчурин.

Пермь крае Пермь районы Башкултай авылы иҗтимагый үзидарә рәисе, эшмәкәр Мансур Төхвәтуллин эшчәнлекләре турында сөйләп, оешмага яшьләр килгәненә сөенүен әйтте.

Мордовиянең Саранск шәһәре «Эко Хәләл» Сәүдә йорты директоры Талип Әбүбәкеров халык санын алуга әзерлекләрен әйтте.

— Халык санын алуда без тырышып катнашырбыз. «Татарлар: гамәл стратегиясе»н бердәм булып гамәлгә ашырабыз, — диде ул.

Ул Мордовиядә эре эшмәкәрләр арасында татарлар күп булуын әйтте. Анда 2017 елда татар эшмәкәрләре клубы эше башлап җибәрелгән. Оешмага 40тан артык татар эшмәкәре кергән. Сәүдә йорты хәләл тавык ите белән сату итә.

— Конгресс белән элемтәдә булып, Идел буе татар эшмәкәрләре клубын оештырырга җыенабыз. Саранск шәһәрендә җыен уздырырга ниятлибез. Киләсе елда Бөтенроссия авыл Сабан туен да үткәрергә җыенабыз, — дип Рөстәм Миңнехановны Сабан туена чакырды ул.

Әйтергә кирәк, Мордовия эшмәкәрләре шактый зур делегация белән килгән. Белозерье авылыннан эшмәкәрләр күргәзмәдә продукциясен тәкъдим итте.

— Без шәхси хуҗалыклардан сыер, ат, күркә ите сатып алабыз да, тушенка, казылык ясыйбыз. Аена 30-40 мең банка тушенка, 3 тонна тирәсе казылык чыга. Казылыкның төрлесе бар. Казахлар өчен махсус майлыракны ясыйбыз, алар шундыйны ярата. Якутиядән дә майлыны сорыйлар. 

Президент бүген күргәзмәдә күрде дә, безгә «молодцы» диде. 2019 елда килгәндә, продукция азрак иде, бүген күбрәк икәнен, тушенка, казылыкларның маркасы алмаштырылганны да сизде. «Әйдәгез, егетләр, алга!” дип теләде, — дип сөйләде Мордовия эшмәкәре Адлекәрим Әсәинов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Бу - иң җиңел үтенеч»

Оренбург өлкәсе төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте әгъзасы, эшмәкәр Фаил Әпсәләмов: «Мин эш кешесе, зур сәхнәләрдә чыгышлар ясаганым юк», — дип иҗтимагый эшчәнлеген документаль фильм аша күрсәтте. Фильмда гаиләнең шәл бәйләү юнәлешендә уңышларына да урын бирелгән иде.

Фаил әфәнденең тормыш иптәше дә сүз сорады. «Безнең гаилә өчен җыенда катнашу - зур вакыйга. Сез Татарстан гына түгел, бөтен дөнья татарлары өчен Президент бит, — дип Рөстәм Миңнехановка үтенечен җиткерде. — Минем улларым сезнең белән селфи ясау турында хыяллана. Җыеннан соң шушы хыялларын тормышка ашырсагыз иде».

«Бу - иң җиңел үтенеч», — дип җавап бирде Президент һәм ул сүзендә торды. Утырыш тәмамлангач, фотографиягә төшәргә сүз биргән идем дип, гаилә янына төште.

Якутск шәһәре «Казань Продукт» ҖЧҖ сатып алу бүлеге башлыгы, эшмәкәр Марс Закиров 2019 елда Якутия беренчеләрдән булып «Казанпродукт» дигән исем белән яңа компания ачып җибәргәнен әйтте. Алар татарлар җитештергән хәләл продукция сатыла.

— Минем һәр җирдә милләттәшләребез арасыннан ышанычлы партнерларыбыз бар. Кибет киштәләрендә ассортимент бик бай һәм үзенчәлекле. Мәсәлән, Мордовия республикасында җитештерелгән хәләл тавык итләре, Пенза өлкәсеннән казылык, хәләл колбаса ризыклары һәм Казаннан чәкчәк һәм башка тәм-томнар. Быелгы очрашудан соң минем мөмкинлекләрем тагын да артыр дип өметләнәм, чөнки бу залда күпме татар эшмәкәрләре җыелган. Төбәкләр буйлап эзләп йөрисе дә юк, таныш та эшли башла. Минем кебек киң даирәдә эшләргә өмет итеп килгән кешеләр биредә дә аз түгелдер. Әйдәгез, Казанда үткән ике-өч көнне әрәм итмик, очрашудан файдаланып, бер-беребезне табыйк та тәвәккәлләп эшлик.

 Мин татарлыгым белән һәрвакыт горурланам. Шулай ук быел июнь аенда Татарстан Республикасында Саха-Якутия көннәре уздыру планлаштырыла. Татарстан белән Якутияне берләштерә торган чара бу, Татарстанга моның өчен рәхмәт. Шулай ук рәхмәтләремне Бөтендөнья татар конгрессына, аның җитәкчесе Васил Шәйхразиевка әйтәсем килә, — диде эшмәкәр.

Омск өлкәсе Үләнкүл авылында яшәүче Зәлифә Рәхмәнголова 2020 елда өлкә милли-мәдәни оешмасы Президент грантын отып, Себер татары утары төзү эшенә керешкәне турында сөйләде.

— Утар өчен 60нчы елларда каен агачыннан салынган ике бүлмәле йорт сатып алынды. Авылның иң уңган егете Рифат Кармышакев бригада җыеп, өйне рәткә салды. Ишегалдында абзар, кое, көпкә (себер татарларында - абзар, ИТ) төзеп куйды, барлык корылмалар да 20нче гасыр башында ничек булган, шулай эшләнде. Йортның эче тарихи экспонатлар белән тулды.

Иң зур киртә — авылда юл юк. Безгә юл мәсьәләсендә ярдәм кирәк. Хөрмәтле Президент! Сезнең абруегыз илдә бик югары. Безнең Омск губернаторы белән очрашуларда бу турыда сүз әйтсәгез, бәлки, эш кузгалыр иде. Безнең өчен бу яшәү белән үлем арасындагы мәсьәлә. 40 чакрымдагы юлсыз авыл белән кем киләчәген бәйләсен?! Бу мәсьәлә хәл ителә калса, авылдашлар тагын да канатланып, киләчәккә карап эш итәр иде, — дип мөрәҗәгать итте Зәлифә ханым чыгышында.

Төмән өлкәсе делегациясе Тукай районын бик ошатып кайткан. Транспорт, логистика, төзелеш тармагында эшләүче җиде кеше килгән.

— Биредә җирле хакимият белән эшмәкәрләр арасында багланышлар яхшы, шул үзара бәйләнеш, ярдәм күренә. Безгә шул аппарат белән элемтә җитеп бетми кебек, — дип уртаклашты Вил Маликов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Чувашстан эшмәкәре Рәшит Сәнҗапов:

— Проектларыбызны тормышка ашырдык. Хуҗалыкта 2 мең гектар җиребез бар, фермаларыбыз бар, ит, сөт җитештерәбез, эшкәртеп, тәмле продукция итеп сатабыз. 1 меңгә якын сыердан тәүлегенә 5 тоннага якын сөт савабыз. Иң зур сату базары — Казан, Чаллы, Мәскәү. Бүген үсеш өчен бөтен нәрсә җитә, иң мөһиме - теләк булырга тиеш. Татар халкы курыкмый, эшчән, горур, булдыклы халык,— дип сөйләде. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100