Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Президент сайлау тәмам: Путин 87 процент тавыш җыйды (Тагын ниләр булды?)

Россия Президентын сайлаулар тәмамланды. Ил тарихында сайлаулар беренче тапкыр 3 көн дәвам итте. «Интертат» быелгы сайлаулар нәрсә белән истә калганын һәм тавыш бирүнең беренче нәтиҗәләре белән таныштыра.

news_top_970_100
Президент сайлау тәмам: Путин 87 процент тавыш җыйды (Тагын ниләр булды?)
Фото: «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Илкүләм саннар

Россия Федерациясендә сигезенче тапкыр Россия Президентын сайлаулар узды.

Соңгы нәтиҗәләр буенча Россиядә ил халкының 73 проценты үз тавышын биргән. Бу – президент сайлаулардагы иң зур күрсәткеч.

Россиякүләм үткәрелгән экзит-пул нәтиҗәләре буенча Владимир Путин 87 процент тавыш җыйды. Шул ук нәтиҗәләр буенча башка кандидатлар Николай Харитонов – 4,6 процент, Владислав Даванков – 4,2 процент, Леонид Слуцкий 3 процент тавыш җыйган. Экзит-пул (Exit-pool) – ул сайлаучылардан сайлау участоклары янында сорау алу нәтиҗәләре.

Татарстан күләмендә 81,47 процент кеше сайлауларда катнашкан. Татарстан үткәрелгән экзит-пул нәтиҗәләре буенча, илнең хәзерге Президенты, кандидатларның берсе Владимир Путин 89 процент тавыш җыйды.

«Сайлауларга тәкъдим ителгән тәртиптә Татарстандагы экзит-пул нәтиҗәләрен игълан итәм. Владислав Даванков 1,9 процент, Владимир Путин 89 процент, Леонид Слуцкий 4 процент, Николай Харитонов 4,2 процент тавыш җыйды. 1 проценттан азрак кешеләр бюллетеньнәрне бозганнар», – дип сөйләде КФУның социаль-философия фәннәре һәм массакүләм коммуникацияләр институтының фәнни юнәлеш буенча урынбасары Мария Ефлова.

Экзит-пул 15 марттан 17 мартка кадәр аралыкта үткәрелгән. Татарстанда 11 мең кешене сораштырганнар.

  • 24,4 процент протоколларны эшкәртү нәтиҗәләре дә якынча шул ук саннарны күрсәтә: Даванков – 3,73%, Путин – 87,97%, Слуцкий – 2,96%, Харитонов – 3,8%. Бу хакта Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова хәбәр итте.

Россия Президенты сайлауларында рәсми рәвештә җиңүче 18 март иртән игълан ителә.

  • 2024 елда Россия Президентына кандидатлыкка 4 кеше чыкты. Алар – Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин (үзен үзе тәкъдим итүче). Сайлауларда җиңүче кандидат 6 елга Президент итеп сайлана.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Сайлаулар беренче тапкыр өч көн дәвам итте. 15, 16, 17 март көннәрендә илнең 89 төбәгендә 94 меңнән артык сайлау участогы ачылды. Мәскәүдә һәм калган 29 төбәктә электрон тавыш бирү көйләнгән иде.

Россиядә сайлаучыларның гомуми саны 112,309 млн кеше, чит илләрдә тагын 1,9 млн кеше. 2023 елның июленнән сайлаучылар саны 4,394 млн кешегә арткан. Тавыш бирү өчен 113 миллион 574 мең 550 сайлау бюллетеньнәре ясалган.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Чит төбәкләрдә һәм чит илләрдә тавыш бирү

Чит илләрдә яшәүче һәм сайлауда катнашу хокукы булган 1,9 миллион кеше өчен Россия илчелекләрендә сайлау участоклары эшләде. Мәсәлән, Япониянең Токио, Осаке, Саппоро, Ниигате, Эстониянең Таллин шәһәрендә, Австралия, Яңа Зеландия, Көньяк Корея, Казахстан, Малайзия, Кытай, Румыния, Германия, Беларусь, Молдовия, Англия, АКШ һәм башка илләрдә тавыш бирүчеләр бар. Бу хакта «Газета.ру» яза. Кайбер илләрдә сайлау участоклары янында халык чират та торган.

Лондондагы Россия илчелегендә тавыш бирергә теләүчеләрдән торган чират 1 чакрымга сузылган. Дубайда исә берничә йөз метрга. Шәһәр хакимияте консуллык урнашкан урамны ябып торырга мәҗбүр булган. Бу хакта ТАСС яза.

Шулай ук, Татарстаннан барлыгы 100дән артык хаҗи – Рамазан ае көннәрендә Мәккәдә кече хаҗ – гомрә кылучылар Россия Президентын сайлауда тавыш биргән. Алар Җиддәдә РФ генконсуллыгына барган, анда сайлау участогы эше оештырылган, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте үзенең Telegram-каналында.

Фото: © Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Telegram-каналы

Быелның гыйнварында Үзәк сайлау комиссиясе беренче тапкыр Донецк Халык Республикасында сайлаучылар буенча мәгълүматларны ачты. Алар – 1,971 млн кеше, Луганск Халык Республикасында – 1,652 млн, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә – һәркайсында 470 меңгә якын кеше.

Херсон өлкәсендә РФ Президентын сайлауда катнашучылар саны 83,87%, Луганск халык республикасында да 87,12% тәшкил итте, дип хәбәр итә төбәкләрнең сайлау комиссияләре. Бу хакта «Газета.ру» яза.

Сайлау участогына иң күп килүчеләр дә Россиянең яңа төбәкләрендә күзәтелгән. Бу хакта Россия журналисты Александр Малькевич әйтте.

«Шулай килеп чыкты: мин сайлау кампаниясендә һәм тавыш бирүнең бөтен көнендә дә яңа төбәкләрдә булдым. Гомумән, ил буенча төп тәэсирләремне әйтәсе килә: бу – сайлауга килүчеләрнең моңа кадәр күрелмәгән дәрәҗәсе. Без сайлаучыларның активлыгын күрдек, сайлауга иң күп килүчеләр – яңа төбәкләрдә, чөнки алар Президент өчен тавыш бирү мөмкинлеген күп еллар көтте. Анда бәйрәм мохите 200 процентка булдырылды. Донбасс һәм Яңа Россия халкы бөтен илне патриотизмга өйрәтергә тиеш», – дигән Малькевич.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Зеленка» түгү, ут төртү һәм провокацияләр

Быелгы Россия Президентын сайлау провокация һәм җинаять эшләре ачылу белән дә истә калырлык. Чөнки сайлауның беренче көнендә үк Россиянең берничә төбәгендә сайлау процессына хилафлык ясарга теләүче фактлар теркәлде.

Сайлау көннәрендә Карачай-Черкеск, Воронеж, Курск, Ижевск һәм башка төбәк, шәһәрләрдә тавыш бирү урналарына «зеленка» түксәләр, Мәскәүдә 70 яшьлек хатын-кыз урнага ут төртте.

Шулай ук, Краснодарда 13 яшьлек укучы кыз сайлау участогындагы ашъяулыкка ут төртте. Молдовада бер ир-ат Россия илчелеге ишегалдына яндыргыч катнашма салынган 2 шешә ыргытты.

Сайлауның соңгы көнендә Пермьдәге сайлау участогында 64 яшьлек хатын-кыз шартлау оештырды, дип яза Baza. Елена С. шартлаткычны яшереп алып кергән һәм туалетта шартлаткан. Соңгы мәгълүматлар буенча, хатынның кулына зыян килгән. Сайлау участогында булган 50 кешене эвакуацияләгәннәр.

Билгеле булганча, закон бозучылар барысы да сак астында. Аларга иректән мәхрүм итү яный.

Фото: © «Блокнот Воронежа»

Татарстан сәясәтчеләре мондый провокацияләрне – дус булмаган илләрнең Россия Президентын сайлауга тыкшынырга тырышуына бер мисал, дип бәяләде.

«Моның белән генә вакыйгалар агышын үзгәртеп булмый. Мин моны яшьләрнең кемдер кушуы буенча аңламыйча эшләгән эшләре дип саныйм. Алай ярамый. Россия дәүләтенең эзлекле үсешен болай гына туктатып булмый. Мин моны берәмле, ләкин драматик очрак дип саныйм. Безнең ил өчен драматик түгел, ә шул эшкә барган яшь кыз яки егет өчен. «Зеленка» белән генә прогрессны туктатып булмый, аны башка урында кулланырга кирәк», – дип белдерде КПРФ Татарстан бүлегенең беренче секретаре Хафиз Миргалимов.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев та тавыш бирү урналарына «зеленка» түккән һәм ут төрткән россиялеләрне кырыс итеп гаепләде. Шулай ук, ул Татарстанда тавыш бирүгә комачаулый торган хәлләр булмавын да билгеләп үтте.

«Бу – җинаять эше. 10 мең өчен кеше җинаятькә бара. Ул җинаять аларның бөтен гомерләрен сызып ташлый. Алар барысы да кулга алынган, сорау алулар бара. Мин ышанам, алар җәзаларын алачаклар. Алар гражданнарның тавышларын сызып ташлаганнар. Кайдадыр «зеленка» тавыш бирү урнасының эченә үк кергән, ә кайдадыр капкачка гына буялган», – диде сайлау комиссиясе рәисе.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Татарстан сайлый: җитәкчеләр, тоткыннар, авырлы хатыннар

Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшләде, шулай ук хастаханәләрдә һәм шифаханәләрдә, тикшерү изоляторларында (СИЗОда), вокзалда һәм аэропортта 45 вакытлыча сайлау участогы ачылды. Татарстанда яшәүче 3 миллионга якын кеше сайлау хокукына ия булды.

Татарстан халкы, татар җәмәгатьчелеге дә Президент сайлауларында актив катнашты.

Беренче көнне үз тавышларын Татарстан җитәкчелеге – Рәис Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, аның урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бирсә, икенче көнне сайлау участокларында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Рәисе администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министр урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, ТР халык артисты Салават Фәтхетдинов та күренде.

104 яшьлек фронтовик, Шәймиев, Салават һәм хәзрәтләр тавыш бирә: Татарстанда сайлаулар

Татарстан районнарында Бөек Ватан сугышы ветераннары, өлкән яшьтәге гражданнар да сайлау участокларына килеп, үз тавышларын бирделәр. Күзәтүләр буенча, участокка килеп тавыш бирүче иң өлкән яшьтәге сайлаучы – ул Буадан Рәүф Төхвәтуллин.

Сайлауда бала табу йортында әни булырга җыенучылар да катнашты. Мәсәлән, Нурлат Үзәк район хастаханәсе пациентлары сайлауда үз тавышларын бирделәр.

«Яшь әни буларак, мин балабызның бәхетле киләчәге, аның тормышында барысы да яхшы булсын, тынычлык урнашсын өчен тавыш бирәм. Ирем тавыш бирде инде», – дигән беренче тапкыр әни булырга җыенган Ольга Захарова.

Татарстанның тикшерү изоляторларында да тавыш бирүчеләр саны күп булган. Бу хакта Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская ТНВның «Бөтен гаилә белән сайлыйбыз!» телемарафонында сөйләде.

«Минем вазифам – күзәтү, контрольдә тоту. Мин СИЗОда булып кайттым, бу – ябык участоклар, андагы вазгыятьне карадым. Һәм беләсезме, андагы тоткыннарның 100 проценты да илебезнең киләчәге өчен тавыш бирергә килде», – диде Сәрия Сабурская.

Моннан тыш, сайлау көннәрендә өйләнешеп, сайлауда катнашырга килүче парлар да булды. Казан, Әлмәт, шулай ук Сабада яшәүче яшьләр туй көннәрен шундый вакыйга белән истә калдырыр.

Илназ һәм Ләйсирә Зиннәтуллиннар 17 март көнне Сабада никахларын теркәгән. Шуннан алар «ТНВ» телеканалы үткәрә торган «Гаилә белән сайлыйбыз!» онлайн-марафонына кушылды. Туры эфирда танышу тарихы, гаилә кыйммәтләре турында сөйләделәр.

Фото: © туры эфирдан скриншот

Күзәтүчеләр: блогер, депутат, чит ил кешеләре

Татарстанда сайлауларны үткәрүне сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тәэмин итте. Алар арасында бөтен төрле һөнәр ияләре – журналистлар, табиблар, педагоглар, эшмәкәрләр, мәдәният һәм сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре бар.

Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре – Испания, Индонезия, Доминикана Республикасы, Гватемала, Танзания вәкилләре эшләде. Участокларда Дәүләт Думасы депутатлары да күзәтчелек итте.

Фото: © Эльмира Гайнетдинова, Чаллы

Шулай ук барлык участоклар видеокүзәтү яки видеофиксация белән күзәтелде. Барлык мәгълүмат Иҗтимагый күзәтү үзәгенә килеп барды. Үзәктә теге яки бу хәлгә эксперт бәяләмәсе дә бирелде. Барлык участоклардан трансляция тәүлек әйләнәсе алып барылды.

Татарстанда күзәтүчеләр арасында танылган блогерлар да бар. Мондый тәҗрибәне Татарстан 2020 елдагы сайлауларда да кулланган иде. Блогерлар язылучыларын участоктагы мохит белән таныштырып тора. Мәсәлән, татар блогеры һәм сайлауларда күзәтүче Татар-малай (Ринат Галиәхмәтов) Татарстанның Апас районында үзе эшли торган сайлау участогында эшләгән. «Кызык-мызык» буларак билгеле блогер Илназ Габидуллин Кукмараның Вахит авылында 1732нче сайлау участогында күзәтүче буларак катнашкан.

Фото: © Ринат Галиәхмәтов тарафыннан тәкъдим ителде

Җырчы Лэйна Россия Президенты сайлауларында Казанның 80нче мәктәбендәге сайлау участогында күзәтүче статусында катнашкан. «Мин үзем теләк белдердем, һәм Иҗтимагый палата миңа блогер-күзәтүче статусы бирде. Өлкәнәйгәч, үземнең 2024 елгы сайлауларга катнашым барлыгын хатирәләр итеп искә алырмын», – дип сөйләгән Лейна «Гаилә белән сайлыйбыз» телемарафонында.

12 сәгатьлек телемарафон һәм бушлай транспортта йөрү

Татарстан хөкүмәте сайлауда катнашучы гражданнары өчен бүләкләр, күңел ачу чаралары оештырды. Тавыш биргән һәр кешегә «Мин тавыш бирдем» дигән беләзек тапшырдылар. Беләзек белән сайлау булган көннәрдә маршрут транспортларында бушлай йөреп булды. Шулай ук, беләзекне күрсәтеп, «Ак Барс банк» аренада узган Гаилә фестиваленә дә үтеп булды.

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәракшина

Россия йолдызлары Ваня Дмитриенко, Хабиб, «Иванушки International», «Кар-Мэн» һәм «Хор Турецкого» төркемнәре, татар эстрадасы йолдызлары Салават Фәтхетдинов, Фирдүс Тямаев һәм Гүзәл Уразова чыгыш ясады. Бәйрәм концертында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Ул сайлауларда катнашкан Татарстан халкына рәхмәт әйтте.

«Кадерле дуслар, сайлаулар тәмамланды. Мин сезнең һәрберегезгә гражданлык позициягез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Җиңел вакытлар түгел, әмма безнең барлык дошманнарыбызны җиңүебезгә шик юк. Безнең республика – Россия Федерациясенең терәк субъекты. Безнең башкала Казан – иң яхшы шәһәр. Нигә? Чөнки сез – иң яхшылар, һәм сез бүген монда», – дигән Миңнеханов.

Сайлауның соңгы көне – 17 мартта 8.00дән 20.00 сәгать аралыгында «ТНВ» каналында «Гаилә белән сайлыйбыз!» онлайн-телемарафоны үтте. 12 сәгать эчендә тамашачылар алдында йөздән артык кунак чыгыш ясады. Алар – Татарстанның танылган гаиләләре, йолдызлар, медиаперсоналар. Алар барысы да чарага үз гаиләләре белән килделәр.

Фото: © туры эфирдан скриншот

Актаныш, Лаеш һәм Казан машиналы булды

Тагын бер, дөресрәге 3 зур бүләк – Татарстан сайлаучылары, фотобәйгедә катнашып, «Lada Vesta» машинасына ия булды. Конкурста катнашу өчен, республика халкына сайлау участогында тавыш биргәннән соң алган «Гаилә белән сайлыйбыз!» беләзеге белән фотога төшәргә һәм аны социаль челтәрләрдә #ТатарстанАлга #ВсейСемьейНаВыборы хештеглары белән бастырып чыгарырга кирәк иде. Чара 2024 ел – Гаилә елына багышланды.

«Гаилә белән сайлыйбыз!» конкурсы башланганнан бирле Татарстан халкы үзләренең социаль челтәрләрендә 70 меңгә якын фотосурәт урнаштырды. Сайлауларның беренче көнендә автомобильгә Актаныштан Гардисламовлар, икенче көнендә Лаештан Хөснетдиновлар ия булды. Аларга ачкычларны «Гаилә белән сайлыйбыз!» телемарафонында тапшырдылар.

«Бәйге турында телевизордан ишеттек. Сайлау участогында фотога төшкән идек. «ВКонтакте» челтәрен карап утырганда, башкаларның фотолар куйганын күрдек тә, бәхетебезне сынап карарга булдык. Ул челтәрдә әле мин еш эшләмим. Шуңа күрә фотоларны әкрен генә урнаштырдым. Автомобиль безнеке булгач, хештегларны чыннан да дөрес куйганымны белдем», – дип сөйләгән беренче машинаны откан Флүдә Гардисламова.

Фото: © туры эфирдан скриншот

Алинә белән Ленар Хөснетдиновлар җиңгән мизгелләрен искә төшерделәр.

«Кичә кичке сәгать 9да туры эфир башланды. Кердек, карап утырдык та, җиңүче булдык. Мондый бәйгеләрдә бик катнашкан да юк иде. Катнашсак та, җиңгәнебез булмады. Беренче тапкыр», – дип уртаклашты Алинә туры эфирда.

Фото: © туры эфирдан скриншот

Өченче җиңүчене 17 март көнне 20.10 сәгатьтә туры эфирда ТНВ каналы телемарафонында билгеләделәр. Соңгы автомобильгә Казаннан Митрофановлар гаиләсе лаек булды.

Фотобәйгедә «Иң креатив гаилә», «Иң елмаючан гаилә», «Иң тату гаилә», «Иң җитлеккән гаилә», «Иң яшь катнашучылы гаилә», «Иң күп санлы гаилә» номинацияләрендә дә җиңүчеләрне билгеләделәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100