104 яшьлек фронтовик, Шәймиев, Салават һәм хәзрәтләр тавыш бирә: Татарстанда сайлаулар
16 март – Россия Президентын сайлауның икенче көне. Татарстан халкы һәм татар җәмәгатьчелеге дә сайлауларда үз тавышын бирә.
Россия тарихында беренче тапкыр 3 көнлек Президент сайлаулары дәвам итә. Ил халкы 15, 16, 17 март көннәрендә Россиядә ачылган 96 мең сайлау участогында тавыш бирә ала. Татарстанда 2767 участок җирле вакыт буенча 8.00дән 20.00гә кадәр эшли.
-
Сайлауның икенче көнендә Мәскәү вакыты белән 13 сәгать 32 минутка Россия Президентын сайлауга участокларга килеп тавыш бирү күрсәткече 40,05 процент тәшкил итә. Бу мәгълүматлар РФ Үзәк сайлау комиссиясенең мәгълүмат таблосында чыкты.
Минтимер Шәймиев: «Бу – ышанычлы сайлаулар көне»
Гражданлык бурычын Татарстан халкы, татар җәмәгатьчелеге дә үти. Сайлауның беренче көнендә үз тавышларын ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов биргән иде.
Икенче көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе Президентын сайлауда катнашты. Ул Татарстанның Лаеш районы Матюшино поселогы сайлау участогында тавыш бирде. Бу хакта «Рәсми Татарстан» порталы хәбәр итә.
Бу – бик мөһим көн, чөнки илебезнең киләчәге турында сүз бара. Бик катлаулы чор уздык, илебезгә карата күпме санкцияләр булды. Әмма бүген, инде билгеле нәтиҗәләр буенча, горурлык хисләре белән әйтергә була: без боларны лаеклы үттек. Россия Федерациясе – күп милләтле ил, бөтенесе дә дус, без моны үзебезнең республикабыз үрнәгендә дә күрәбез: барысы да матур итеп, тыныч яшиләр. Бүгенге көндә илнең икътсиады әйбәт эшли. Мин әйтер идем, бу – ышанычлы сайлаулар көне, – дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев.
Салават Фәтхетдинов: «Үзебезнең язмышны үзебез сайлыйбыз»
Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов тормыш иптәше Ләйсән ханым белән килде. Ул Казанның 107нче гимназиясендә урнашкан 258нче сайлау участогында тавыш бирде.
Аллаһка шөкер, кәеф менә дигән! Без бу көнне көтеп алдык. Азагы уңышлы булсын. Бу тормышта һәр кешенең үз позициясе бар. Минеке күптән билгеләнгән, күптән аңлашыла. Үзебезнең язмышны үзебез сайлыйбыз. Мин бөтен кешегә күңел тынычлыгы телим. Автограф биргәндә дә кешеләргә һәрвакыт күңел тынычлыгы һәм тазалык телим. Иң начар яшәгән көннәребез бүген булсын. Без начар яшәмибез, Аллаһка шөкер. Без моңа лаек. Мин һәрвакыт әйтәм: Татарстанда, Казанда яшәгәнгә тормышым түгәрәк, – дип сөйләде ул журналистларга.
Шулай ук, Россия һәм Татарстанның халык артисткасы Венера Ганиева РФ Президенты сайлауларында үз тавышын биргән. Җырчы сайлау участогы каршында төшкән фотосурәте белән социаль челтәрләрдә уртаклашты. Фотосурәттән күренгәнчә, Венера Ганиева Казан Совет районының Халитов урамында урнашкан 366нчы сайлау участогына килеп тавыш биргән.
Васил Шәйхразиев: «Дөнья күләмендә безнең бердәмлекне күрсәтү өчен иң мөһим сайлауларның берсе»
ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев 3нче гимназия бинасында урнашкан участокка килеп, Россия Президенты сайлауларында катнашты.
Быел дөнья күләмендә безнең бердәмлекне күрсәтү өчен иң мөһим сайлауларның берсе уза. Россия Дәүләт Думасы яки Россия Президентын сайлаганда Россия өчен, халык өчен бу – бик мөһим, дибез. Соңгы 2 елда махсус хәрби операция бара: без үзебезнең җирләребезне кайтарабыз. Егетләребез арыслан кебек көрәшә, үзләренең гомерен кызганмыйча, шушы илнең, гаиләнең бәйсезлеге өчен көрәшеп, кайберләре сугышта һәлак була... Шуңа күрә без бердәм, бер зур йодрык булырга тиеш.
Әлеге сайлаулар Россия лидеры, аның халкы бердәмлеген күрсәтеп, алга барырга, эшләр эшләргә мөмкинлек бирә. Дошманнар Россиянең барлык территориясендә 147 миллион халык яшәгәнен белеп тора, – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Данис Шакиров: «Илебезнең язмышы хәл ителә торган көннәрдә юлыбыздан ныклы адымнар белән барырга тиешбез»
Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сайлауда катнашты. Ул Халыкара компетенцияләр үзәге – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы тулай торагында урнашкан 352нче сайлау участогында тавыш бирде.
Быелгы сайлауларның «Бердәмлектә көч – Россия Президентын бергә сайлыйк» шигаре астында узуы символик мәгънәгә ия. Илебезнең язмышы хәл ителә торган җаваплы көннәрдә, бердәмлегебезне саклап, юлыбыздан ныклы адымнар белән барырга тиешбез. Бу – Ватанның куәтен ныгытуны, Республикабызның алгарышына ирешүне максат иткән юл, – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Ул Бөтендөнья татар конгрессының да шигаре «Без бергә! Безнең көч – бердәмлектә» булуын искәртте. «Бердәмлек татар халкына хас», – диде ул.
Данис Зарипов: «Минем өчен тавыш бирүдә катнашу – бик мөһим»
5 тапкыр Гагарин кубогы иясе, «Ак Барс» хоккей клубының элеккеге капитаны Данис Зарипов КНИТУ-КАИда сайлау участогында Россия Президентын сайлауда тавыш бирде.
Минем өчен тавыш бирүдә катнашу бик мөһим, чөнки мин якындагы 6 елда җитәкчелек итәчәк лидерны сайлыйм. Татарстан халкына мөрәҗәгать итәсе килә. Сайлауга килегез һәм үз тавышыгызны бирегез, – дип, «Татар-информ» хәбәрчесенә үз фикере белдерде Зарипов.
Камилә Вәлиева: «Сайлау – ул киләчәккә адым»
Россиянең фигуралы шуу йолдызы Камилә Вәлиева Казанда сайлау участогына әнисе белән килгән. 17 яшьлек спортчы тавыш бирүдә катнашмаса да, бу вакыйга үзе өчен мөһим булуын билгеләп узган.
Дөресен генә әйткәндә, үз участогыма килү дулкынландыргыч булды, быел тавыш бирмәсәм дә, әнигә иптәшкә килергә булдым. Бу көнне илебезнең киләчәген сайлыйбыз. Дәүләт башлыгы әйтүенчә, үз сүзебезне ныклап әйтергә кирәк, чөнки сайлау – ул киләчәккә адым. Бу адым аңлап эшләнгән булсын иде! – дип язган Вәлиева Telegram-каналында.
Имам-хатыйб Илдар хәзрәт Баязитов: «Һәр мөселман хөкүмәт өчен җаваплы»
Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, «Ярдәм» мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов Россия Президентын сайлауларда катнашты. Ул Казанның 94нче гимназиясендә урнашкан 159нчы сайлау участогында тавыш бирде.
Коръән Кәримдә һәм Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) хәдисләрендә җәмгыять белән элемтәдә булырга тиешлегебез күренә. Мөселман кешесе аерым булырга тиеш түгел, шуңа без үзебезнең җәмгыять өчен җаваплы. Мин 18 яшь тулгач сайлауларга йөри башладым. Аның мөһимлеге билгеле. Әйткәнемчә, һәр мөселман хөкүмәт, җәмгыять өчен җаваплы. Шуңа күрә без үзебезнең тавышны бирергә тиеш. Мин мөселманнарны, дин әһелләрен сайлауда катнашырга чакырам. Без бу хакта мәчетләрдә дә әйтәбез. Сорауларга да җавап бирәбез, – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Чаллы мэры: «Мин сайлауларны бәйрәм кебек кабул итәм»
Чаллы мэры Наил Мәһдиев сайлау участогына иртәнге 9 сәгатьтә килеп, Россия Президентын сайлауда беренчеләрдән булып тавыш биргән.
Барлык эшләрдә һәм гамәлләрдә җитәкче беренче булырга тиеш. «Минем кебек эшлә» дигән принцип бар. Син үз үрнәгең белән, Ватанга мөнәсәбәтең белән ничек яшәргә кирәклеген күрсәтәсең. Сайлауларга килеп, кеше үзенең Ватанга мөнәсәбәтен, иртәгә булачак барлык процессларга катнашын сизә. Мин сайлауларны бәйрәм кебек кабул итәм. Мондый катлаулы вакытта сайлаучыларның катнашуы чын патриотизмны белдерә. Әгәр син чын патриот булсаң, үз илеңнең бүгенгесе һәм киләчәге өчен тавыш бирергә тиеш, – дигән Чаллы мэры.
Туй көнендә тавыш бирү
Шулай ук, Татарстанда туй көнендә тавыш бирүчеләр дә бар. Мәсәлән, Казанда яшәүче Илмир һәм Гөлфия Идрисовлар «Казан» гаилә үзәгендә никахларын рәсмиләштереп, 55нче мәктәптә урнашкан сайлау участогына барды һәм Россия Президенты сайлауларында катнашты.
Алар 2 ел элек эштә – авиация заводында танышканнар. Никахларын рәсми рәвештә теркәү көне Россия Президентын сайлаулар көненә туры килүен алар аңлап, уйлап кабул ителгән карар булуын әйтте.
Без – дәүләтебезнең демографик үсеше өчен, Аллаһы боерса, балабыз да булачак. Һәркем киләчәкне үзе сайлый, шуңа күрә без Президент сайлауларына баруны кирәк дип таптык. Никахыбызны теркәү һәм шуннан соң сайлауларга барып тавыш бирү – гражданлык позициясе.
Бу көн гомерлеккә истә калачак. Киләчәктә балаларыбызга: «Никахыбызны рәсмиләштергәндә сайлауларда да катнашкан идек», – дип искә алып сөйләрбез. Туйдан соң, гадәттә, күңел ачу урыннарына баралар, ә безнең өчен иң әһәмиятлесе – сайлау участогына барып, тавыш бирү иде. Дусларыбыз, туганнарыбыз да безнең белән монда, алар да безнең өчен сөенде, – дип сөйләгән яшь пар «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Әлмәттә яшь Колотовкиннар гаиләсе, никахларын тантаналы рәвештә теркәгәннәр соң, 2829нчы сайлау участогына барып тавышларын биргәннәр.
104 яшьлек сайлаучы
Татарстанда өлкән яшьтәге сайлаучылар да участокларга килеп тавыш бирә. Мәсәлән, Бөек Ватан сугышы ветераны 104 яшьлек Рәүф Төхвәтуллин Буада үз сайлау участогында Россия Президентын сайлауда тавыш бирде. Ветеранның өйдә тавыш бирү мөмкинлеге дә бар иде, ләкин ул бюллетеньне урнага төшерү өчен шәхсән үзе килгән. Аның өчен бу – бәйрәм, дип яза «Татар-информ». Ветеран, һәркемгә үзенең гражданлык бурычын үтәргә кирәк, дип саный. «Сайлаулар – ул мөһим, бу – безнең ил, без тавыш бирергә тиеш», – диде ветеран.
Россия Президентын сайлауда үз тавышын бирергә дип, Буа районының Аксу авылында сайлау участогына 97 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны, фронтовик Котдус Мөлеков та килгән.
Ветеран сайлауга улы һәм оныклары белән, орден-медальләре тагылган пиджагын һәм папахасын киеп килгән.
Яхшы вакытта яшибез, сайлауга даими йөрим, минем инде бар нәрсәм дә бар, балаларның якты киләчәге өчен барабыз, – дигән Мөлеков.
- Искәртеп үтәбез, 15 мартта Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады. Шулай ук хастаханәләрдә һәм шифаханәләрдә, тикшерү изоляторларында (СИЗО), вокзал һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылды.
- Үз сайлавын 3 миллионга якын татарстанлы ясаячак.
- Сайлаулар уздыру сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тарафыннан башкарыла. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә.
- Россия Федерациясе Президентын 8нче тапкыр сайлаулар 17 мартка кадәр узачак. Анда 4 кандидат катнаша: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм дәүләтнең хәзерге башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак).
- Бу сайлауларда урналарга зеленка салу, сайлау участогын яндырырга тырышу кебек күренешләр шактый күзәтелде. Шул сәбәпле, сайлауга зыян салучыларга җәзаны катгыйландырырга, дигән закон проекты кабул ителергә мөмкин. Татарстанда мондый вакыйгаларның күзәтелгәне юк.