Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Президент милләт, әдәбият, татар киеме, яучылык турында

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 8 март алдыннан хатын-кыз журналистлар белән традицион очрашуын уздырды.

news_top_970_100
Президент милләт, әдәбият, татар киеме, яучылык турында
http://president.tatarstan.ru/

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 8 март алдыннан хатын-кыз журналистлар белән традицион очрашуын уздырды. Президент башта журналистлар белән бергә Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәге эшчәнлеге белән танышты, Казанның 186нчы лицее ашханәсендә балалар туклана торган кайнар ризыкны татып карады. Алга таба ул журналистларның сорауларына җавап бирде.

Рөстәм Миңнехановның татар дөньясына кагылышлы алты фикерен һәм шәхси тормышыннан биш факт тәкъдим итәбез.

Татар стилендәге кием турында: «Без аны киеп күрсәтергә тиеш»

Рөстәм Миңнеханов хатын-кыз журналистлар белән традицион очрашуга күтәртмә якалы татар стилендәге костюмнан килде.

— Без традицион татар стилендәге киемне киеп күрсәтергә, шулай аны күтәреп алырга тиеш. Мондый костюм белән галстук та кирәкми, ул бик уңайлы.

Милләт алыштыручылар турында: «Кемнеңдер башка милләт буласы килә икән — булсын, андыйлар күп түгел»

«Татар-информ» журналисты Татарстан Президентына җырчылар арасында үз милләтен үзгәртеп әйтүчеләр барлыгын искәртеп, аның бу күренешкә карата фикерен сорады. Сорау татар җырчылары Альберт Исмаилның һәм Гүзәл Уразованың үзләрен башкорт дип әйтүләренә нигезләнеп бирелде.

— Кемнеңдер башка милләт буласы килә икән — булсын! Күңелендә андый әйбер булган кеше барыбер эшли инде аны. Милләтең белән дә горурланмагач, кем инде син? Дворняжкаларның гына нәселе юк, кешенең нәселе булырга тиеш.

Гүзәл Уразова үзен башкорт дип әйткән икән, бәлки башкорттыр — моның бер начарлыгы юк. Бу аның карары булсын — мин гаепләмим. Бәлки ул генетик анализда башкорт геннары тапкандыр. Башкортлар — безнең тугандаш халык.

Бүтән милләткә әйләнгән кешеләр була - бүген татар, иртәгә башкорт икән, берсекөнгә ул руска әйләнә.... Минем моңа исем китми, мондый кешеләр күп түгел. Аннан соң, андый эшне кычкырып сөйләмиләр. Мин биш вакыт намаз укыйм яисә чиркәүгә йөрим дип әйтәсең икән, бу дөрес түгел. Болар барысы да синең эчтә булырга тиеш. Әгәр аның татар яки башкорт буласы килә икән, моны да кычкырып йөрергә кирәкми. Бу аның шәхси эше булсын.

Парсызлар турында: «Яңа гаиләләр кору өчен яучылар кирәктер»

Президент демография проблемасын хәл итү юлын перинаталь үзәкләр санын арттыруда гына түгел, ялгызларны парлы итүдә күрә.

— Хәзер күп кызлар һәм егетләр үзләренә пар таба алмый. Бергә укыганда яшьләргә аралашу җиңелрәк. Ә мөстәкыйль яши башлагач, башта кирәк түгел диләр, ә аннары инде соң була. Бу зур проблема. Кешеләрнең үз парын таба алмау проблемасы аеруча авылларда зур. Без моны ничек хәл итәргә дип гел уйланабыз. Кешеләргә аралашу җитми. Безгә кешеләр аралаша алсын өчен ниндидер формалар уйлап табарга кирәк. Бәлки ниндидер электрон база булдырыргадыр. Элек димче әбиләр булган. Алар кешеләрне димләп йөриләр иде. Хәзер алар бетеп бара. Ә бит чынлыкта алар зур бурыч башкарганнар. Бәлки, безгә яучыларга тукталыргадыр.

Күп хатынлылык турында: «Миңнеханов белән Сәфәров күп хатынлылык яклы түгел дип языгыз!»

— Гаиләдә балаларның күп булуы мөһим. Алар бергә үсәләр, киләчәктә бер-берсенә терәк булалар. Кемдер моны аңлаганда соң була. Хәлне төзәтергә тырышып, кат-кат өйләнүчеләр бар. Әмма без андый түгел: Әсгать (Президент аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров - ИТ) белән без хатыннарыбызга тугрылыклы. Шулай дип языгыз: без күп хатынлылыкны якламыйбыз!

Бүгенге татар әдәбияты турында: «Безнең яхшы әсәрләребез юк»

— Дәүләт ягыннан без язучылар сораганның барысын да бирергә тырышабыз. Бәлки, сез — журналистлар ягыннан да әдәбиятка җитәрлек күләмдә игътибар җитмидер. Бу мәсьәләдә нинди сораулар булса, барысын да хәл итәбез. Безнең яхшы әсәрләребез булырга тиеш. Әмма андый әсәрләр юк бит әле. Бу эш нигә аксый икән? Без дә моннан канәгать түгел.

Хатын-кыз миссиясе турында: «Без иң катлаулы эшләргә хатын-кызларны алабыз»

Рөстәм Миңнеханов хатын-кыз Президентка тавыш бирергә каршы түгел.

— Андый кеше була икән, мин хатын-кыз Президентка тавыш бирергә каршы түгел. Иң мөһиме: ул республика өчен кирәкле, файдалы кеше булсын! Хатын-кыз иң катлаулы проблемаларны да чишәргә сәләтле. Без ир-ат булдыра алмаган катлаулы эшләргә дә хатын-кызларны алабыз. Безнең стереотиплар юк. Әмма гаилә — ул беренче чиратта хатын-кыз.

Президент турында биш факт

  • Рөстәм Миңнехановны балачактан уң аяктан атлый башларга, беренче уң аяк киемен кияргә һәм ашагач дога кылырга өйрәткәннәр.
  • Рөстәм Миңнеханов машинасында да, эшкә җәяү барганда да колакчын киеп, татар җырларын тыңлый.
  • Рөстәм Миңнехановка оныгы татарча «бабай» дип дәшә.
  • Рөстәм Миңнеханов ашарга пешерми. «Минем хатыным пешерә. Әмма ашарга пешерергә яраткан ир-атлар бар. Гаиләгә вакытын аз биргәннәре өчен гаепләрен юалар», — дип шаяртты Президент.
  • Рөстәм Миңнеханов мәктәптә география, физика, математика фәннәрен яраткан. «Без укыганда рәхәтрәк иде, хәзер уку программасы катлаулы», — ди Президент.

P. S. «Без барыбыз да „подкаблучниклар“, кемдер ачык формада, кемдер яшерен», — ди Президент бөтен ирләр исеменнән. Шаяруын шаяру булса да…


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100